Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тиздән үз фатирларына кайтачаклар

Мәгъ­лүм бул­ган­ча 10 июль­дә шә­һә­ре­без­нең 53/28 йор­тын­да шарт­лау бул­ган иде, нә­ти­җә­дә 100дән ар­тык шә­һәр­дә­ше­без­нең фа­ти­ры яшәр­гә ярак­сыз хәл­гә кил­де. Чал­лы җи­тәк­че­лә­ре бә­ла­гә та­ры­ган шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не проб­ле­ма­ла­ры бе­лән ял­гы­зын гы­на кал­дыр­ма­ды­лар. Бә­хет­сез­лек чык­кан көн­нән баш­лап, бү­ген­гә­чә яр­дәм итә­ләр.

Тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре өчен баш­кар­ма ко­ми­тет җи­тәк­че­се­нең бе­рен­че урын­ба­са­ры Вла­дис­лав Гав­ри­лов җа­вап­лы. Аның сүз­лә­рен­чә, бү­ген­гә көн­гә тө­зе­леш кон­с­трук­ци­я­лә­рен ны­гы­ту тә­мам­лан­ган, хә­зер фа­тир­лар­ның эчен ма­тур­лый­лар: бу­и­лар, обой­лар ябыш­ты­ра­лар. "Подъ­езд­лар­ны тө­зек­лән­де­рү­гә шә­һәр бюд­же­тын­нан 25 мил­ли­он сум­нан ар­тык ак­ча то­тыл­ды. Әле­гә фа­тир­ла­ры­на зы­ян кил­гән 114 ке­ше ку­нак­ха­нә­дә яши. Алар буш­лай өч тап­кыр тук­ла­на­лар. - ди­де ул. - Мон­нан тыш, ае­ру­ча зы­ян күр­гән ке­ше­ләр­гә 30ар мең сум ак­ча бү­леп би­рел­гән, бу мак­сат­лар­га бар­лы­гы бер мил­ли­он сум­нан ар­тык ак­ча то­тыл­ган. Мах­сус исәп-хи­сап сче­ты­на 1 мил­ли­он 279 мең сум ак­ча җы­ел­ган, ул да зы­ян кү­рү­че­ләр­нең их­ты­яҗла­рын ка­нә­гать­лән­де­рү­гә ки­тә­чәк."

Шә­һәр­дәш­лә­ре­без фа­җи­га­гә ка­дәр бул­ган җи­һаз­лар бе­лән тә­э­мин ите­лә­чәк, ә Haier ком­па­ни­я­се һәр га­и­лә­гә су­ыт­кыч бү­ләк итәр­гә ышан­дыр­ган. Зы­ян күр­гән га­и­лә­ләр­не җы­лы­ту се­зо­ны баш­лан­ган­чы үз фа­тир­ла­ры­на кай­та­рыр­га план­лаш­ты­ра­лар.

"КА­МАЗ" ак­ци­о­нер­лык җәм­гы­я­те 53/28 йор­тын­да яшәү­че хез­мәт­кәр­лә­рен яр­дәм­сез кал­дыр­ма­ды. 16 га­и­лә­гә мат­ди яр­дәм күр­сә­тел­де, ул тө­зе­леш һәм тө­зек­лән­де­рү эш­лә­ре­нә то­ты­ла­чак. Мон­нан тыш, зы­ян күр­гән ка­маз­лы­лар­га проф­со­юз ко­ми­те­тын­нан һәм ком­па­ни­я­дән фи­нанс яр­дә­ме күр­сә­тел­де. Фа­тир­ла­ры­на иң күп зы­ян кил­гән 4 га­и­лә­гә проф­ком­нан 100әр мең сум ак­ча би­рел­де. Ав­то­ги­гант "КА­МАЗ" ку­нак­ха­нә­сен­дә ке­ше­ләр­не то­ту бу­ен­ча бар­лык чы­гым­нар­ны үз өс­те­нә ал­ды.

Фа­җи­гә уку елы баш­ла­ныр ал­дын­нан бул­ган­га, "КА­МАЗ" пред­при­я­ти­е­се ба­ла­лар­ны мәк­тәп­кә әзер­ләү­гә дә үз өле­шен керт­те. Бе­рен­че сый­ныф­ка ба­ру­чы ба­ла­ла­ры бул­ган га­и­лә­ләр­гә һәр ба­ла­га 15 000, ә кал­ган уку­чы­лар­га 8000әр сум ак­ча би­рел­де.

Мон­нан тыш, зы­ян кү­рү­че­ләр­нең мах­сус сче­ты­на шә­һәр­дәш­ләр­дән ак­ча җыю дә­вам итә. Чал­лы ха­ки­ме На­ил Мәһ­ди­ев фа­җи­га бул­ган көн­не "Бә­ла­гә юлык­кан шә­һәр­дәш­лә­ре­без­не яр­дәм­сез кал­дыр­ма­быз", - ди­гән иде. Җи­тәк­че­ләр сүз­лә­рен­дә тор­ды­лар. Шә­һәр­дәш­ләр тиз­дән үз­лә­ре­нең яңар­тыл­ган фа­тир­ла­ры­на кай­тыр­лар дип ыша­на­сы ки­лә. Әл­бәт­тә, тө­зек­лән­де­рү эш­лә­рен­нән һәм мат­ди яр­дәм кү­лә­мен­нән ка­нә­гать бул­мау­чы­лар да та­бы­лыр. Подъ­езд­ны бер­кем дә план­лы рә­веш­тә шарт­лат­ма­ды, шу­ңа кү­рә күр­сә­тел­гән яр­дәм­гә ри­за бу­лып, шө­кер-ана кы­лып яшәр­гә ту­ры ки­лә­чәк. Иң мө­һи­ме: әле­ге фа­җи­га­дә ке­ше­ләр­нең го­ме­ре­нә зы­ян кил­мә­де, га­и­лә­ләр урам­да кал­ма­ды.

Зөл­фия ГА­ЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев