Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Тәнкыйтьчеләр килә

    Тиздән Чаллы дәүләт татар драма театрына Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус комиссиясе килүе көтелә. Башкала кунакларының төп максаты - коллективның 20 еллык юбилей уңаеннан чыгарылган яңа спектакльләренә бәя бирү. Татарстанның дәүләт театрлары спектакльләрен карау өчен төзелгән махсус комиссиясе составына Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, театр тәнкыйтьчесе,...

    Тиздән Чаллы дәүләт татар драма театрына Татарстан Мәдәният министрлыгының махсус комиссиясе килүе көтелә. Башкала кунакларының төп максаты - коллективның 20 еллык юбилей уңаеннан чыгарылган яңа спектакльләренә бәя бирү.

    Татарстанның дәүләт театрлары спектакльләрен карау өчен төзелгән махсус комиссиясе составына Мәдәният министрлыгының һөнәри сәнгать һәм мәгариф бүлеге башлыгы Дилия Хәйретдинова, театр тәнкыйтьчесе, Галиәскәр Камал исемендәге академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов, Фәннәр Академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының бүлек җитәкчесе Рауза Солтанова, "Сәхнә" журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, Казан театр училищесы педагогы, ТР театр әһелләре берлегенең иҗат бүлеге белгече Адилә Хәбибуллина керә.

    Комиссия хозурына 28 февраль 18 сәгатьтә Карло Гольдониның "Ике хуҗаның хезмәтчесе" комедиясе (режиссеры - Илгиз Зәйниев), ә 1 март 18 сәгатьтә театрның баш режиссеры Фаил Ибраһимов сәхнәләштергән татар драматургиясе классигы Аяз Гыйләҗевнең "Өч аршын җир" драмасы тәкъдим ителә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: