Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

"ТР Халык контроле" яңартылды

"ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Аерым алганда, хәзер заявкаларны картадан тыш, сервисның браузер версиясендәге кебек исемлек буенча да карап булачак. Гаризалар бирүне җиңеләйтү өчен яңа фильтлар өстәлде, хәзер...

"ТР Халык контроле" кушымтасының яңасы эшли башлады. Анда уңайлы интерфейс сакланды, кулланучыларның иң кызыклы тәкъдимнәре һәм теләкләре исәпкә алынды, дип хәбәр итә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы. Аерым алганда, хәзер заявкаларны картадан тыш, сервисның браузер версиясендәге кебек исемлек буенча да карап булачак.

Гаризалар бирүне җиңеләйтү өчен яңа фильтлар өстәлде, хәзер мәгълуматны территория һәм вакыт буенча карарга мөмкин. "Поделиться" функциясе барлыкка килү үз заявкаларыңны яки башка кулланучыларның кызыклы хәбәрләрен дусларга һәм танышларга күрсәтергә мөмкинлек бирде. Әлмәттә һәм Казанда яшәүчеләр "Торак-коммуналь хуҗалык" категориясе буенча заявкаларны смартфон яисә планшет аша җибәрә ала, чөнки ул кушымта категорияләре исемлегендә пәйда булды", - дип ачыклык керттеләр ведомствода. Элеккечә, кушымтаны Android һәм IOS операцион системалары базасындагы корылмаларда кулланып була, дип хәбәр итә http://tat.tatar-inform.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев