Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Традицион ярминкәләр башланып китте

Санитар-эпидемиологик хәл комачауламаса алар яңа елга кадәр дәвам итәчәк.

Шәһәребезнең өч урынында быел беренче тапкыр көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе булды. Санитар-эпидемиологик хәл комачауламаса алар яңа елга кадәр дәвам итәчәк.
Быел да ярминкә “Төзүче” стадионы алдындагы мәйдандаЮ “Ипподром”да һәм “Южный” агро-сәнәгать паркныда булды. Шәһәргә барлыгы 340 тоннадан артык авыл хуҗалыгы продукциясе китерелгән иде. Сатып алучылар ярминкәдә бәяләрнең чагыштырмача арзан һәм сыйфатлы булуын әйттеләр. “Без Минзәлә районы Әтрәкле авылынннан Ләйлә ханым саткан сыер итен генә алабыз. Чөнки аның итләре бик тәмле була. Быел аның килгәнен көтеп, яз, җәй буена ит алмадык”, - ди Хәниф абый. Сыер итенең килограммы 300 сумнан башлана. Авыл тавыгының килограммын 170 сумнан башлап саталар. Бәрәңгенең бәясе 12-18 сум, кишер 18 сум, кызыл чөгендер 10-18 сум. Балга бәя быел арзанрак. Карабодай балының литры уртача – 500, чәчәк һәм юкә балы 700 сум. Бал бәяләре литрына уртача 500-600 сум.
Ярминкәдә Әгерҗе, Актаныш, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Сарман, Тукай, Чирмешән районнарыннан һәм Удмуртиядән товар җитештерүчеләр килгән иде.
Удмуртиядән килгән Фирая ханым хәләл ризыклар сата. Күрше республикадан китерелгән сыер мае, колбаса һәм башка ризыклар чыннан да бик тәмле. Шунысы игътибарга лаек, ярминкәдә акчадан тыш, онлайн түләп тә була.
“Ярминкәне зарыгып көттек. Мин азык-төлекне ярмнкәдән алырга тырышам. Чөнки сыйфатлы ризык икәнлеге күренеп тора. Бәрәңгене ел да бер кешелән, итне дә гел бер сатучыдан алабыз. Ярминәкне оештыручыларга да, безне азык-төлек белән тәүмин итүчеләргә дә Аллаһының рәхмәте яусын”, - ди шәһәрдәшебез Әлфия Сафина.
Ярминкә мәйданнарында Татпотребсоюзның идарәсе рәисе урынбасары Дамир Җамалиев карап йөреде. Ул Чаллыдагы ярминкәләрдән канәгать калуын белдерде. Киләсе ярминкә шул ук урыннарда шимбә көнне булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация