Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Транспортта битлек режимы үтәләме?

Шәһәрдә коронавирус белән вәзгыять катлаулы булуын искәртәләр. Шәһәр җитәкчеләре халыкны вакцина ясатырга өндәү белән рәттән, саклык чаралары турында да гел искәртеп тора. Транспортта, кибетләрдә, җәмәгать урыннарында битлек режимы. Тик ул үтәләме соң? Җәмәгать транспортларында битлек кияләрме?

Эшкә үзем дә «Газель» белән йөрим. Иртән ул, гадәттә, тулы була. Менә бүген дә 20 пассажирның икесенең генә битлеге бар иде. Ишек төбендә баскан бер ир-аттан «Авыручылар күп бит, ник битлек кимисез?» дип сорадым. «Мин чирле кешегә ошаганмени? Битлек киюне кирәк санамыйм, чөнки мин сәламәт, бернәрсәдән дә курыкмыйм», – дип җавап бирде ул.
Бер әбигә урын бирергә булдым. Сөйләшеп киттек.  «Шифаханәдән кайтып барам. Миндә ковид, диделәр балам», – ди әбекәй. Ә үзендә битлек юк! Моны ничек аңларга инде? Иманым камил, салонда бер ул гына чирле түгел. Кем ютәлли, кем төчкерә. Нинди социаль дистанция турында сүз барсын монда?  
Автобус йөртүчеләр үзләре битлектән. Пассажирларга бернинди кисәтү ясамыйлар. 
– Һәр кеше үзе хәл итә инде, битлек кияргәме аңа, юкмы. Акча саныйммы мин, битлеген карыйммы? Юлны да карап барырга кирәк, кеше гомере өчен җавап бирәм бит, – ди 25 ел машина йөртүче булып эшләүче Гадел Хөсәенов. – Үзем битлекне салганым юк, тикшерүчеләрдән куркып түгел,  саклану чарасы буларак һәрвакыт киям. Кешеләргә сүз әйтеп булмый хәзер һәм минем андый вәкаләтләрем юк. 
Электротранспорттагы хәл белән дә кызыксындык.
Трамвай йөртүчеләр битлексез. «Минем кабинкам ябык, кеше керми, үзем алар янына чыкмыйм», – ди 10нчы маршрут йөртүчесе.
Кондукторда да битлек юк. 
– Кесәмдә бар, тик кимим, чөнки кешеләр мине ишетми, – ди ул. – Өч көн элек безнең маршрут үзгәрде. Бу турыда кешеләргә даими аңлатырга кирәк. Пассажирларга килгәндә, кисәтү ясыйм инде, ләкин бөтенесе дә тыңламый. Алар белән тавышка киләсе килми, арасында төрлеләре була. 
Игътибар иттем, унбиш кешенең унысында битлек бар. Безне тикшерүчеләр дип белеп, битлекләрен киеп куючылар да күп булды. Әлфирә Ганиева транспортта һәрвакыт битлектән йөрим, ди.  
– Сакланмыйча мөмкин түгел. Коронавируска каршы прививка да ясатттым, шулай да саклык чараларын күрергә кирәк дип исәплим, – ди ул. – Минемчә, вагон эчендә бушлай битлекләр куелса, уңайлырак  булыр иде. 
Зөлфия Хәсәновага 64 яшь. Ул да җәй көне прививка ясаткан. 
– Битлекне салганым юк, үземне чирдән саклау өчен кирәк. Күп кеше авыруга ышанмыйча иркенләп йөри, битлекләр дә кими. Ешрак сөйләргә, халыкка шифаханәдәге вәзгыятьне күрсәтергә кирәк дип саныйм, – ди ул. 
Шәһәргә 112 трамвай вагоны хезмәт күрсәтә. «Электротранспорт» предприятиясендә коронавируска каршы санитар таләпләрне үтүгә җитди карыйлар. Рейстан кайткач һәр вагонда утыргычлар, тоткычларны махсус препаратлар белән сөртеп чыгалар.  
– Эшчеләребез битлекләр белән тәэмин ителгән. Трамвайда баручыларга килгәндә без битлек киюне сорыйбыз, тик кимәгәннәрен салоннан төшереп җибәрергә яки штраф салырга безнең хакыбыз юк, – ди «Электротранспорт» предприятиясенең генераль директоры урынбасары Вячеслав Мигунов. 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация