Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиягә – Россия паспорты белән

Төркиягә россиялеләрне Россия эчке паспорты белән кертү мөмкинлеге карала, дип хәбәр итә INTERFAX.RU Анталия сәүдә-сәнәгать палатасы президенты Давыт Четинның Россия журналистлары белән очрашуда әйткән сүзләренә сылтама белән.

"Без россиялеләрнең барысында да Төркиягә ял итәргә бару өчен кирәк булган чит ил паспортлары бардыр дип уйламыйбыз. Бигрәк тә Мәскәү һәм Санкт-Петербург кебек зур шәһәрләрдән ераграк урнашкан төбәктә яшәүчеләрдә. Шунлыктан, Анталия сәүдә-сәнәгать палатасы хөкүмәт һәм илнең законлы органнарыннан Төркиягә россиялеләрне Россия эчке паспорты белән кертү мөмкинлеген карауны сорый, дигән Четин.

Ул Анатолия сәүдә-сәнәгать палатасының Төркия хөкүмәтендә Россия туристларын кертүгә бәйле чаралар каралуын әйтеп узган. Аерым алганда, кунакханәләрдә, сәүдә нокталарында, хезмәт күрсәтү урыннарында түләүне Россия акчасы белән башкару мөмкинлеген карыйлар. Биредә курорт зоналары турында гына түгел, бөтен Төркия территориясендә куллану турында сүз бара.

"Биредә кыенлык бу өлкәдә рәсми закон базасы булмауда. Барысын да исәпләп, Төркиядә рубльның рәсми курсын билгеләү кирәк", - дип аңлаткан ул.

Төркиянең икътисад министры Нихат Зайбекчи Анталиядә узган форумда хөкүмәт Россия туристларына Россия акчасы белән түләү мөмкинлеге тудыра ала, дигән иде.

http://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев