Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Төркиягәме, Дагыстангамы?

Җәй – отпусклар вакыты. Халык җәйге ялга планнар корып, юлламалар рәсмиләштереп йөргәндә, Россиягә карата санкцияләр кертелде. Чит илләргә Россия самолетлары да чыга алмый башлады. Бу исә туризм тармагын пандемиядән соң кабаттан астын өскә китерде. Шулай итеп, инде ике ел рәттән чит илгә ял итәргә бару проблемалы булып кала. Инде ПЦР-тестларга, куар-кодларга өйрәнеп кенә беткән идек, югыйсә. Туристлык агентлыклары бүген ничек эшли, туристлар юлламалар аламы? Гомумән, халык быел җәйге ялын ничек үткәрергә җыена? Сөйләшү шулар хакында.

Бу шартларда туристлык фирмаларына эшләү, әлбәттә, җиңел түгел. Аларның күбесе офисларын ябып, өйдә, онлайн режимда эшләргә мәҗбүр. Шундыйларның берсе «Вокруг света» туристлык фирмасы. Ул 2011 елдан бирле эшчәнлек алып бара. 

– Пандемия аркасында без офисларны яптык, чөнки бер илгә дә очышлар булмады. Соңыннан кайбер илләргә бару мөмкинлеге ачыла башласа да, туристлар анда барырга ашыкмады, чөнки пандемия аларны нык куркытты. Аннан соң башка киртәләр дә барлыкка килде: вакцинация, пцр-тестлар, һәр илгә керү өчен HES-код. Болар барысы да туристларның кимүенә китерде. Былтыр офисны ачарга теләгән идек, тик коронавирусның икенче дулкыны башлану сәбәпле, чикләрне яңадан яптылар. Июльдә ачсалар да, чит илгә барырга теләүчеләр аз булды. Шуңа күрә без онлайн режимда эшләүне дәвам иттек. Быел, санкцияләр кертелгәч, чит илләргә чыгу тагын кыенлашты, – ди туристлык фирмасының коммерция директоры Анастасия Кудряшова.

Алар Казан шәһәреннән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, Төркиягә, Сочига туристик юлламалар тәкъдим итәләр. «Сочига караганда, туристлар Төркиягә өстенлек бирәләр, чөнки Сочида ял итү Төркия белән чагыштырганда кыйммәткәрәк төшә», – ди Анастасия Борисовна. 

Ә менә шәһәрнең «Белый песок» туристлык фирмасы гадәти режимда эшчәнлек алып бара. 
– Быелның март аенда фирмабыз эшләмәде, хезмәткәрләремне өйгә җибәрергә мәҗбүр булдым, чөнки чит илләргә рейслар бөтенләй булмады.  Аренда өчен генә акча түләп тордым. Апрель аенда яңадан эшли башладык, – ди фирма директоры Юлия Черепанова. 

Аның сүзләренә караганда, бүген көндә шәһәрдәшләр алдан ук юлламалар алып куймыйлар. 

– Чөнки алга таба нәрсә буласы билгеле түгел. Июнь-июль айларына турлар сатып алалар, аларга ихтыяҗ югары, – ди ул.
Быел чит илләргә бары тик чартер рейслар белән генә барып була, регуляр рейслар юк, чөнки Россия аэрофлотларына санкцияләр кертелде. Шуңа күрә Төркиядә ял итәргә теләүче чаллылыларга шактый гына акча кирәк булачак. Мәсәлән, ике кешегә бер атналык тур өчен 80-100 мең сумыңны чыгарып салырга туры киләчәк. 

– Узган ел белән чагыштырганда бәяләр 30-40 процентка артты. Бу чартер рейсларның чикле булуы белән бәйле. Безнең авиакомпанияләр чит илләргә очмый, без төрек авиакомпанияләренең самолетларында, Стамбул аша очабыз. Бу, үз чиратында, юллама бәясенең артуына китерә. Турларны алдан, бәяләр артканчы алып куйган туристларның һәрберсе белән шәхсән сөйләштек. Кайберәүләренә өстәп түләргә туры килде, кайбер шәһәрдәшләр икенче юнәлешне сайлады, – ди Юлия Черепанова.
Икенче юнәлеш дигәндә, бүгенге көндә туристлар өчен популяр булган Египет һәм башка чит илләргә юллар ябык булгач, чаллылылар Алтай, Байкал, Сахалин, Дагестан, Казахстанны сайлыйлар. 

– Әлеге турлар безнең кешеләр өчен яңа юнәлеш. Моңарчы без беркайчан да Дагестан белән Кыргызстанга путевкалар сатмый идек. Безнең өчен алар чын ачыш булды. Кешеләрне Каспий диңгезе җәлеп итә, алар анда бик теләп баралар. Бу Кырым белән Сочиның альтернатив варианты. Бәяләре дә кулай: Казаннан очкан очракта ике кешегә 8 көнлек тур 60 мең сумны тәшкил итә. Хәзерге көндә туристлар өчен бу иң популяр юнәлеш, – ди туристлык фирмасы директоры.

Моннан тыш, автобус турлары да популяр. Чаллылылар Сочи, Геленджик, Анапа, Кырымны сайлыйлар. «Хәзерге вакытта бер кешелек тур ун көнгә 10 мең сум тәшкил итсә, июнь аенда аның бәясе 15 меңгә кадәр артырга мөмкин», – ди Юлия Черепанова.
Ничек кенә булмасын, туристлар арасында иң популяр ял итү урыны булып Төркия кала. «Чаллыда яшәүчеләрнең 60 проценты Төркияне сайлый, башка турларны – 40 процент кеше», – ди ул.

Коронавирус белән вәзгыять һаман да катлаулы булганга, Төркиягә ял итәргә баручылар өчен ПЦР-тестлар бирү мәҗбүри, ә HES-код кирәк түгел. 

Россиядә июнь аенда ике кешегә бер атна ял итү түбәндәге бәягә төшәчәк:

    Сочи (диңгездән беренче линия түгел, өч йолдызлы отель) – очыш белән 65 мең сумнан башлап; 
    Сочи (үзәк, 4 йолдызлы отель, бөтен нәрсә кертелгән) – 110 мең сумнан башлап;
    Форос, Кырым (4 йолдызлы, тулы пансион) – 100 мең сумнан башлап; 
    Светлогорск, Калининград өлкәсе (4 йолдызлы) – 71 мең сумнан башлап;
    Белокуриха, Алтай өлкәсе (санаторий) – 112 мең сумнан башлап.
Болар – иң популяр юнәлешләр. Бәяләр Мәскәүдән иң экономияле очышны исәпкә алып күрсәтелгән. 

Зөһрә Вәлитова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация