Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Туган тел көне – дуслык бәйрәме

Күп милләтле калада яшибез. Туган телләргә, милләтләргә багышланган кичә-бәйрәмнәр традицион рәвештә шәһәребездә ел дәвамында үткәрелә. Февраль аенда исә мондый чаралар аеруча күп оештырыла. "Юнеско карары белән 21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән. Шуны истә тотып, февраль аенда барлык белем бирү учреждениеләрендә ункөнлек оештырыла. Ункөнлек кысаларында туган...

Күп милләтле калада яшибез. Туган телләргә, милләтләргә багышланган кичә-бәйрәмнәр традицион рәвештә шәһәребездә ел дәвамында үткәрелә. Февраль аенда исә мондый чаралар аеруча күп оештырыла. "Юнеско карары белән 21 февраль - Халыкара туган тел көне дип игълан ителгән. Шуны истә тотып, февраль аенда барлык белем бирү учреждениеләрендә ункөнлек оештырыла. Ункөнлек кысаларында туган телләргә, шәһәребездә яшәүче тугандаш халыкларның тарихы, мәдәнияте, сәнгате, күренекле шәхесләренә багышлап дәресләр, сыйныф сәгатьләре, бәйге-кичәләр үткәрелә, стена газеталары чыгарыла, очрашулар оештырыла. Халыклар дуслыгы йортында эшләп килүче милли җәмгыятьләр каршында эшләүче якшәмбе мәктәпләрендә укучылар да ел саен бу көнне зурлап бәйрәм итәләр", - ди шәһәр мәгариф идарәсенең баш белгече Халидә Шабалина.

Быел да якшәмбе мәктәбендә шөгыльләнүче балалар катнашында гаҗәеп матур бәйрәм булды. Анда Туган тел көненә багышлап үткәрелгән шәһәркүләм шигырь конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге конкурста 50гә якын тел белүче 200гә якын укучы катнашты. Алар милли киемнәрдән туган телләрендә шигырьләр сөйләделәр.

Якшәмбе мәктәбе укучылары үз милләтләренең йолаларын чагылдырган чыгышлардан төзелгән мавыктыргыч бәйрәм-тамаша тәкъдим иттеләр. Исем кушу, кыз ярәшү кебек борынгыдан килгән гаилә тормышына кагылышлы йолалар да, яңгыр теләү, кояш чакыру кебек табигать белән бәйлеләре күрсәтелде. Чыгышларда төрле милләт вәкилләренең тормыш-көнкүреше, киенү үзенчәлекләре, яшәү рәвешләре, җыр-биюләре дә чагылыш тапты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев