Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Тумыштан эшмәкәрләр алар (+фотолар)

Чаллыда «Яшь эшмәкәр – 2021» шәһәр конкурсының финалы узды. Әлеге чара «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси инициативага ярдәм» милли проекты кысаларында унберенче тапкыр үткәрелә.

Утыз эшмәкәр арасыннан финалга җидесе үтте. Алар жюри хөкеменә «Ел ачышы», «Уңышлы старт», «Социаль эшмәкәрлек», «Иң яхшы бизнес идея», «Автошәһәр эшмәкәре» номинацияләре буенча үз бизнес-проектларын тәкъдим итте. Традиция буенча җиңү өчен 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшь һәм гамәлдәге эшмәкәрләр көч сынашты.
Яшь эшмәкәрләр төрледән-төрле проектлар тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Эльвира Динмөхәммәтова «Аxioma» математика клубы оештырып, кечкенәдән балаларны уеннар ярдәмендә беренче математик осталыкларга өйрәтә. Аның клубына 140 бала йөри, алар арасында өлкән сыйныф укучылары да бар. Алар дәүләт имтиханнарына әзерләнеп, аны уңышлы гына биргәннәр. Эльвира Динмөхәммәтова проекты «Социаль эшмәкәрлек» номинациясендә җиңү яулады.
Ренат Саяповка 18 яшь. Ул экономика колледжының өченче курсында белем ала, шул ук вакытта эшли дә. Ренат «Кибер пещера» дип аталган компьютер клубы оештыру нияте белән йөри. Шәһәр башкарма комитетының яшьләр белән эшләү идарәсе башлыгы Айзат Мәхмүтов аңа «Нур» яшьләр үзәгенә килеп, аларның бу өлкәдәге эш тәҗрибәсе белән танышырга кирәк дип киңәш бирде һәм егеткә бу проектны тормышка ашыруда, һичшиксе, ярдәм итәчәген белдерде.
Сергей Акатьев мобиль парклар һәм аттракционнар проекты белән «Ел ачышы» номинациясендә җиңде.
Азат Булатов автомобиль порталын булдыру һәм үстерү буенча «Автобелешмә» проектын яклады. Анда машиналар буенча бөтен мәгълүматны алырга була. Бу проект «Уңышлы старт» номинациясендә иң яхшы булып табылды.
Иван Шевелев жюри әгъзаларына «EcoAir» һаваны ультрашәмәхә чистарту системалары проектын тәкъдим итте. Шулай ук ул юл буендагы яктырту баганаларында да чистарту фильтрлары кую идеясе белән чыкты. Иван «Иң яхшы бизнес идея» номинацясендә җиңде.
«Чаллының яшь эшмәкәре – 2021» конкурсының абсолют җиңүче исеменә исә «Jomga» проекты белән Ләйсән Таҗиева лаек булды. Ул караоке-клуб ачып, үзенең күптәнге хыялын тормышка ашырган.
– Кечкенәдән җырчы булырга хыялландым, тик бу теләгем чынга ашмады. Кешеләрнең матур итеп җырлаганын тыңларга яратам. Шуңа күрә караоке-клуб ачу турындагы идея барлыкка килде, – ди шәһәрдәшебез.
Ләйсән Әлмәт шәһәрендә Сәүдә-технология көллиятендә укыганда кафеда официант булып эшли. Аннан соң бөтенләй икенче юнәлеш буенча, банк сферасына китә. Тик күңеле кушуы буенча ул янәдән җәмәгать туклануы өлкәсенә кайта. Кафелар челтәрендә башта администратор вазыйфасында, аннан соң идарә итүче була. Ләйсән әкренләп үз хыялына таба бара һәм 2019 елда Әлмәт шәһәрендә беренче караоке-клубын ача.
– Әлмәт – ул үсеш өчен, яңа мөмкинлекләр өчен кулай шәһәр. Биредә яхшы караоке-клублар юк иде, шуңа күрә үз эшемне нефтьчеләр каласыннан башларга булдым. Ә быел җәй көне инде Чаллыда да караоке-клубка нигез салдык, – ди Ләйсән.
Анда исә төп зал һәм ике караоке-зал бар. Биредә тукланып чыгарга да, мәҗлесләр үткәрергә дә була. Әлбәттә, алар тере музыка белән үрелеп бара.
– Бездә туган көннәр һәм башка бәйрәмнәрне уздыру өчен залларны арендага алалар. Кунакларны сый-хөрмәттән кала, ризыкларның эстетик яктан матур бизәлеше белән дә таң калдырабыз, – ди Ләйсән Ирековна.
«Jomga»да барлык хезмәткәрләр дә талантлы, алар җитәкчесенең бөтен идеяләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Узган елда үз көчләре белән караоке-клубның клибын төшерәләр. Шул ук вакытта клуб хезмәткәрләре хәйрия белән дә шөгыльләнәләр: ветераннарны котлыйлар, балалар йортларында булалар, сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм күрсәтәләр.
– Күп яшьләр безгә стажировкага килеп, биредә эшләргә калалар. Аларга квалификацияле белем бирү өчен Санкт-Петербургның атаклы шеф-поварын чакырдык, – ди клуб җитәкчесе.
Клуб ачылып, өч ай үткәч, пандемия башланды. Шул вакытта Ләйсән Таҗиева, эшчәнлеген саклап калу максатыннан тиз арада аның юнәлешен үзгәртергә, ягъни ризыкларны китереп бирүгә эшләргә мәҗбүр була. Бүгенге көндә исә аның клубыннан кеше өзелми һәм ике елдан ул Казанда да караоке-клуб ачу нияте белән янып йөри.

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация