Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Укытучылар көненә - "Шәһри Чаллы"дан өр-яңа бәйге!

Укы­ту­чы – ул иң из­ге һәм иң җа­вап­лы һө­нәр ия­лә­ре­нең бер­се. Чөн­ки ба­ла­ла­ры­быз­ның, хал­кы­быз­ның имин ки­лә­чә­ге нәкъ ме­нә алар бир­гән бе­лем-тәр­би­я­гә бәй­ле. 

Гадәттә, һәр кешенең үз гомерендә “менә ул чын укытучы” диярлек остазы була. Нәкъ менә шундый мөгаллимнәрне барлар һәм халкыбызга танытыр өчен  “Шәһри Чаллы” газетасы “Яраткан укытучым” дип исемләнгән бәйге башлап җибәрде.

Инстаграм аккаунтыбызда игълан ителгән әлеге конкурска 2-3 көн дигәндә дистәләгән фотосурәт килде.  Шунысы куанычлы: катнашучылар Чаллыдан гына түгел, ә Тукай, Актаныш районнары һәм Казан шәһәреннән дә бар. Әйе, милләттәшләребез безгә бер-берсен уздыра-уздыра яраткан укытучылары белән төшкән фотоларын җибәрде. Аларны кабул итү 2 октябрь көнне тәмамланды. Хәзерге көндә газетабызның рәсми сайтында (shahrichalli.ru) тавыш бирү этабы бара. 38 катнашучы арасыннан кем җиңүче дип танылыр, монысын инде 10 октябрьдән соң ачыкларбыз. Тавыш бирү шул көнгә кадәр дәвам итәчәк.

Безнең белән калыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация