Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Данис Садыйков чын офицер иде - ФОТОРЕПОРТАЖ

Чаллыда Россия Эчке эшләр идарәсенең полиция башлыгы урынбасары Данис Илһам улы Садыйковны соңгы юлга озаттылар. Офицерның гомере 4 майда Чаллы-Казан юлында юл-транспорт һәлакәтендә өзелде. Әлеге фаҗига М-7 юлының 916нчы километрында, Балык Бистәсе районының Алан һәм Таулар авыллары арасында була. Хушлашу мәрәсименә мәрхүмнең туганнары һәм якыннары, хезмәттәшләре, җитәкчеләр һәм аны белгән кешеләр җыелды.

Данис Садыйков янында хәтер вахтасын шәһәр мэры Наил Мәһдиев, Татарстан буенча эчке эшләр министры урынбасары, полиция генерал-майоры Алексей Соколов, Чаллының полиция башлыгы, полковник Надир Закиров, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Фәрид Сәлахов, коллегалары тоттылар.  

Хушлашу чарасын Алексей Соколов ачып җибәрде. 

– Данис Илһамович соңгы көненә кадәр яраткан шәһәренә, республикасына тугры булып калды. Полициягә хезмәткә ул 1986 елда килде һәм һәрвакыт җаваплы вазыйфларны биләде. Беркайчан да йөзгә кызыллык китермәде, үз эшен яратып, намус белән башкара белде. Теләсә нинди кешегә алмаш табып була, диләр! Юк, булмый! Данис Илһамович алыштыргысыз иде. Ул үз һөнәренә, хезмәтенә, антына тугры калды, кул астында эшләүчеләргә, гомумән, барча кешегә ачык булды. Шулай булып истә калачак та. Барысы өчен дә рәхмәт Сезгә! Урыныгыз җәннәт түрләрендә булсын! – диде ул. 

Аннары сүзне шәһәр мэры Наил Мәһдиев алды. Ул Данис Садыйков гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашты.

– Бүген бөтен Чаллы гарнизоны тирән кайгыда. Данис Илһамович бик яшь иде. Нибары 55... Аның белән соңгы тапкыр 1 майда очраштык. Үзе минем яныма килде дә: «Наил Гамбәрович, сезнең белән төшкән фото да юк бугай! Төшик әле», – диде. Ни кызганыч, бу беренче һәм соңгы фотосурәтебез булды. Без аның белән планнар кордык, булачак чаралар турында сөйләштек. Данис Садыйков чын офицер иде. Ул яшьләр өчен дә үрнәк булды. Хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкарды, – дип сөйләде. 

Данис Садыйковның улы Денис Садыйков хушлашу чарасына килгән барча кешегә рәхмәт әйтте.

– Әтием бик таләпчән кеше иде. Шуңа да карамастан, кирәк вакытта йомшак та була белде. Гаиләдә нинди, эштә дә шундый иде ул. Безне дә кешеләр белән җылы мөнәсәбтләр урнаштыра белергә, уртак тел табарга өйрәтте. Кечкенәдән үк әтинең хокук сакчысы булырга теләвен беләм. Андый кешеләр бүтән юк. Минем бер генә теләк – әтиемнең эшен дәвам итсеннәр, аның киңәшләрен истә тотсыннар иде, – дип сөйләде ул.  

Гөлия Ибатуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация