Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Урман көне

Узган шимбәдә Татарстанда “Урманны саклыйк” бөтенроссия акциясе узды. Бу көнне 300 гектардан артык мәйданда 1,2 млн үсенте утыртылды. Акциядә шәһәрдәшләребез дә актив катнашты.

“Урман көне”ндә барлыгы 1200 агач утыртылды. Шәһәребезне яшелләндерү эшендә хаким урынбасары Ирина Сәгыйдуллина, башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова, идарә башлыклары, башкарма комитет хезмәткәрләре, мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. “Шәһәребезне яшелләндерү, чиста тоту – саваплы һәм игелекле гамәл. Коръәннең бер хәдисендә мондый юллар бар: “Син утырткан агач төбенә утырып, юлчы ял итсә,  бик күп савап була”.  Алай гына да түгел, агачлар шәһәрнең үпкәләре, алар һаваны чистартуга саллы өлеш кертә. Шуңа күрә мондый чараларны даими оештырабыз, үезебез дә катнашабыз. Аннары мондый чаралар кешеләрне берләштерә. Бүген шәһәребездә 1200 үсенте утыртылды. Алар үсеп китсә, шәһәребез тагын да матурланыр. Бу эш әле дәвам итәчәк”, - ди башкарма комитетның аппарат җитәкчесе Гөлнар Әхмәтова.

“Яшелләндерү” муниципаль унитар предприятиесе директоры Азамат Вильданов әйтүенчә, бу көнне шәһәрнең төрле районнарында 360 пирамидаль тупыл, 270 нарат, 170 миләш белән башка агач һәм куаклар утыртылды. РИЗ боҗрасында 300 яңа яшел үсенте барлыкка килде. 65нче микрорайонда 42нче мәктәп янында 34 каен утыртылды. 

ГЭСтагы беренче  бистәсендәге 9нчы май скверында 51 миләш, юкә, өрәңге агачлары үсәчәк. Мәчет янын 10 миләш бизәячәк. Мәгариф һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре янына 200 агач һәм куак утыртылды. Торак йортлар яннарында да яңа 357 агач һәм куак барлыкка килде. Әлеге күркәм чарада барлыгы 1 158 кеше катнашты. Агач утырту салкыннар башланганчы дәвам итә.

Ун ел эчендә Татарстанда 6,5 мең гектардан артык мәйданда яңа урман үсентеләре утыртылды. Россия Урман хуҗалыгы җитәкчесе Сергей Аноприенко республиканың урманнарны саклау буенча 2024 ел план күрсәткечен арттырып үтәвен билгеләп үтте.

Зөлфия ГАЛИМ.

Фото:nabchelny.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация