Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Усманов урамын төзекләндерү 30 августка тәмамланырга тиеш

Бүген шәһәр мэры Наил Мәһдиев Усманов урамындагы ремонт барышы белән танышты. Хәзерге вакытта Халыклар дуслыгы проспектыннан алып Хәсән Туфан проспектына кадәрге участокта эш алып барыла. Аның озынлыгы – 1,3 километр.

Юлларны ремонтлау «Куркынычсыз һәм сыйфатлы автомобиль юллары» милли проекты буенча тормышка ашырыла. Бу эшләргә федераль һәм республика бюджетларыннан 100 миллион сум каралган. 
Подрядчы предприятие “Автомобиль юллар предприятиесе”  26 мең квадрат метр мәйданлы юл өслеген яңартачак.  Биредә 350 машина кую урыны барлыкка киләчәк, 205 юл билгесе һәм 20 ясалма юл тигезсезлекләре урнаштырылачак.
Бүгенге көндә объектта 12 техника берәмлеге, 30 кеше эшли.  
“Барлыгы 45 яктырту баганалары куелачак, аларның 28е Халыклар дуслыгыннан Беляев урамына кадәр, 17се – Беляев урамыннан Хәсән Туфан проспектына кадәр. Шулай ук 2 мең квадрат метр тротуар да төзекләндереләчәк. Хәзерге вакытта яктырту баганаларын урнаштыру буенча эшләр алып барыла, алты метрлы баганалар җәяүлеләр кичү урыннарында урнаштырылачак, шулай ук асфальт җәю эшләре бара. Тигезләү катламын җәйгәч, 4,2 мең метр монолит бордюр урнаштырылачак, аннан соң өске катлам”, – диде “Автомобиль юллар предприятиесе” директоры Марат Анисимов. 
Контракт буенча, эшләр 12 октябрьгә тәмамланырга тиеш булса да, мэр Усманов урамын төзекләндерүне 30 августка ук бетерергә дигән бурыч куйды.  
– Чөнки 1 сентябрьдә балалар мәктәпкә, балалар бакчаларына барачак. Алар төзек, матур юлдан йөрергә тиеш. Һава торышы яхшы, бернинди дә тоткарлыклар булмас дип уйлыйм, – диде шәһәр башлыгы. 

Зөһрә Вәлитова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация