Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Вакыт белән сыналган тотрыклылык

Быел шәһәребезнең беренче коммерция банкы “Камкомбанк” барлыкка килүгә 30 ел тула. Шушы вакыт эчендә булган финанс, икътисадый кризисларны лаеклы үтеп, бу банк тотрыклы эшләвен дәвам итә. Уңышның сере нидә икән? Шул сорау белән банкның идарә рәисе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Розалия Габдуллинага мөрәҗәгать иттек.

- 30 ел адәм баласы өчен ныклап аякка баскан чор. Кешеләрдән аермалы буларак банклар алдында клиентлары, партнерлары, оештыручылары алдында зур җаваплылык тора. Без беренче көннән үк шуны аңлап, уйлап эш итәбез. Безнең тугры клиентларыбыз арасында физик һәм юридик затлар күп. “Камкомбанк” банк эшчәнлегенең барлык юнәлешләре буенча нәтиҗәле эшли. Безнең 10 шәһәрдә 17 офис эшли. Аның 15е Татарстанда, Ижауда - бер, Дмитровоградта. Бездә 3000нән артык исәп-хисап счеты ачылган, 70 меңнән артык физик затка хез-мәт күрсәтәбез, - диде ул.

Татар халкының “Кечкенә дә, төш кенә”, дигән әйтеме “Кам-комбанк”кның эшчәнлегенә туры килә. Эре банклар эшчәнлеген туктатканда шәһәребезнең әлеге финанс оешмасы клиентларының ышанычын аклап, ышанычлы адымнар белән алга бара. Берничә ел элек банк V Россия банк фестивалендә “Халык-ның финанс грамоталылыгын арттыру өлкәсендә лидер” номинациясендә илнең 200гә якын финанс оешмасы арасында җиңде. Бу исемгә банк халыкны мөмкин кадәр күбрәк җәлеп итеп, нәтиҗәле хезмәт күрсәтүе нәтиҗәсендә лаек булды. Фидакарь хезмәт Россия һәм Татарстан җитәкчеләре тарафыннан югары бәяләнде.

Банк Татарстанның сыйфат буенча премиясе, “Эшмәкәр-лектә социаль җаваплылык өчен” милли банк премиясе, Россиядә пластик карталар үсешенә өлеш керткән өчен “Золотая корона” Россия пластик картасы системасы дипломы белән бүләкләнде. Моннан тыш, республика бәйгесендә банкның идарә рәисе Розалия Габдуллина “Кли-ентларга югары дәрәҗәдә хезмәт күрсәткән өчен” номинациясендә җиңеп, диплом алды. Шәһәр башкарма комитеты тәкъдиме белән “Камкомбанк” Россиянең “Почет китабы” на кертелде. Шөкер, мондый бүләкләр банк коллективында шактый. Димәк, банк җитәкчеләрнең дә, халыкның да ышанычын яулаган.

Банкка килеп кешеләр финанс дөньясындагы хәлләрне, документларны, терминнарны аңларга, үзләренең финанслары белән идарә итәргә өйрәнәләр. “Камкомбанкта үз эшләренең осталары эшли. Безне елмаеп каршы алалар, һәрвакыт ярдәм итәләр. Акыллы киңәшләр бирәләр. Бер вакыт 14%лы кертемгә ышанып, Татфондбанк” ка акчамны күчермәкче идем. Кызлар белән киңәшләшкәч, үзебезнең “Камкомбанк” та калырга булдым. Озак та үтмәде, “Татфонбанк” күңел-сез хәлгә юлыгып, күп кеше акчасыз калды. Аллага шөкер, безнең акчабыз сакланды”, - ди шәһәрдәшебез Гөлзадә Нургалимова.

Банкка эшмәкәрләр дә, пенсионерлар да, студентлар да килә. Аларга көнкүрештә кирәкле барлык финанс хезмәтләре күрсәтелә. Биредә тораккоммуналь хезмәтләр, телефон, интернет өчен түләүләрне башкарырга, салымнар, штрафларны түләргә була. Валюта, кыйммәтле кәгазьләр белән операцияләрне дә шунда  башкару мөмкинлеге бар. Кертемнәр, кредитларны исә финанс мөмкинлегеңнән чыгып сайларга була. Кертемнәр иминиятләштерелгән. Интернет түләүләр – заман таләбе. Аларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында башкарырга була. Ипотека, автокредит, пластик карта һәм валюта операцияләре дә халык арасында популяр. “Без пенсионерларга, бюджет оешмаларында эшләүчеләргә кредит тарихын өйрәнеп, шулай ук үзебезнең тугры клиентларыбызга залогсыз һәм поручительсез генә 200 мең сумга кадәр куллану кредиты бирәбез”, - ди Розалия Мирзаевна.

Юбилейны “Камкомбанк” 2019 елдагы планнарны тулысынча үтәп каршылый. Банк ка-питалы – 103%ка, эшләүче активлар – 105%ка, кредит кертемнәре – 106%ка, халык кертемнәре -102%ка, табыш 122%ка үтәлгән. 2020 елның 1 гыйнварына банк 2408 исәп-хисабы счетына хезмәт күрсәткән. 471 исәп-хисап счеты ачылган. 2019 елда счетлардагы калган акча уртача 611 миллион сум тәшкил иткән. 2019 елда юридик затларга 3,6 милли-ард сумлык кредит бирелгән. Болар банк эшчәнлегендәге кайбер күрсәткечләр генә. Тулаем алганда “Камкомбанк” барлык планнарны үти.

“Без “сәламәт” консерватизмга тугры калып, эшчәнлегебезне дәвам итәбез. Клиентларыбыз акчасының куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен заман таләпләренә туры килерлек программалар, җиһазлар алабыз. Эшчәнлегебезне клиентларыбыз, оешты-ручыларыбыз мәнфәгатьләрен күз алдында тотып алып барабыз”, - ди әңгәмәдәшем.

Чыннан да Розалия Габдулли-на җитәкчелегендәге коллектив һөнәри осталык һәм тотрыклылыкка ставка ясый. Мондый стратегия көтелмәгән кыенлыкларны җиңеп, позицияләрен ныгытырга мөмкинлек бирә. “Без киләчәктә дә Россия икътисадындагы хәлләрне исәпкә алып, эшчәнлегебезне алып барырга планлаштырабыз. Банкның бу-рычы планны һәм төп икътисадый күрсәткечләрне үтәү генә түгел, шәһәр һәм анда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга өлеш кертү дә. Банкка килгән һәр кешегә сыйфатлы ярдәм күрсәтелерегә тиеш”, - ди Розалия ханым.

“Камкомбанк” даими рәвештә хәйриячелек белән шөгыльләнә. Дини оешмаларга, уку йортларына, талантлы балаларга, физик мөмкинлекләре чикле һәм өлкән яшьтәге кешеләргә адреслы ярдәм кулы суза. Биредә бәйрәмнәр, спорт ярышлары уздырырга булышалар. Пенсионерлар һәм ветераннар өчен ел саен очрашулар һәм хәйрия ашлары уздырыла. Кунакка килүчеләргә бүләкләр бирәләр. Банк ярдәме белән берәүләр хәрәкәтләнү җайланмасы, икенчеләре яраткан артистларының концертын карый, өченчеләре туган телендә газета уку бәхетенә ирешә, дүртенчеләре яңа мәктәп формасы киеп белем иленә бара... Хыялларын тормышка ашырырга булышкан өчен алар барысы да банк коллективына рәхмәтле.

“Камкомбанк” ның Казандагы өстәмә офислары да уңышлы эшли. Башкала халкы да аның эшчәнлегеннән канәгать. “Мин Петербург урамындагы офиска барам. Бөтен эшләремне шунда башкарып кайтам. Кызлар һәрвакыт ярдәм итәләр. Банкның җитәкчесе Розалия Мирзаевна бик игелекле кеше. Сәнгать үсешенә дә даими ярдәм итә. Аның кебек олы җанлы, миһербанлы җитәкчеләр күбрәк булса, татар мәдәнияте дә, бәйрәмнәр дә, матбугат та яшәр. Киләчәктә дә “Камкомбанк” уңышлы эшләсен иде. Алларны Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын”, - ди Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева.

Бүгенге көндә “Камкомбанк” та 230ләп кеше эшли. Коронавирус инфекциясенә бәйле панде-мия вакытында да алар үз тормышларын куркыныч астына куеп, халыкка хезмәт күрсәттеләр. Шунысы игътибарга лаек, бу финанс оешмасын шәһәр халкы да үз итә, ярата. “Без финанска бәйле барлык эшләрне биредә башкарабыз. Акчаларыбыз шунда кертемнәрдә саклана. Биредә эшләүчеләр үз эшләрен яхшы белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Монда килү безнең өчен бәйрәм ул. Өлкәннәр өчен очрашулар, чәй мәҗлесләре дә оештырыла. Бәйрәмнәрдә бүләкләр белән озаталар үзебезне. Без “Камкомбанк” ны яратабыз, киләчәктә дә чәчәк атсын иде ул”, - ди банкның клиенты Мәрьям ханым. Мәрьям ханым кебек тугры клиентлары бик күп банкның.

“Игелек җирдә ятмый”, диләр. Розалия Габдуллина җитәкчеле-гендәге коллектив эшчәнлеген игелекле гамәлләр белән бергә алып бара. Шуңа да “Камкомбанк” халык ышанычын аклап, тотрыклы эшли. Киләчәктә дә банкның уңышларын күреп, сөенеп яшәргә насыйп булсын!

 

 

Зөлфия ГАЛИМОВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация