Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Валентин көне изгеме?

Бүген 14 февраль - Гашыйклар көне. Радио-телевидение дә бертуктаусыз "Изге Вәли" көненә чакырып тора. Нинди бәйрәм соң ул "Изге Валентин көне"? Һәм безгә аның ни катнашы бар? Көнбатыш Европада һәм АКШта "Изге Валентин" көнен уникенче гасырда ук бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең тарихы мондыйрак. Рим Империясе чорында рухани Валентин гашыйк солдатларны сөйгәннәре...

Бүген 14 февраль - Гашыйклар көне. Радио-телевидение дә бертуктаусыз "Изге Вәли" көненә чакырып тора. Нинди бәйрәм соң ул "Изге Валентин көне"? Һәм безгә аның ни катнашы бар? Көнбатыш Европада һәм АКШта "Изге Валентин" көнен уникенче гасырда ук бәйрәм иткәннәр. Бәйрәмнең тарихы мондыйрак. Рим Империясе чорында рухани Валентин гашыйк солдатларны сөйгәннәре белән кавыштырып йөргән, ә ул вакытта солдатларга гашыйк булу тыелган булган. Бу турыда император белеп алган да, рухани Валентинны үтерергә боерган. Мәхәббәт өчен көрәштә үзен корбан иткән руханига "Изге Валентин" исеме биргәннәр. Һәм шул чордан башлап әлеге көн Гашыйклар бәйрәме буларак билгеләп үтелә.

Күрше тавыгы күркә булып күренә дигән кебек, үзебезнең милли бәйрәмнәр онытылып барган бер вакытта читтән кергән "Изге Валентин" көне нишләп бик популярлашып китте әле? Без аны хәзер татарчалаштырып "Изге Вәли" көненә әйләндердек, гәрчә татар Вәлиенең ул бәйрәмгә бернинди катнашы булмаса да.

"Гашыйклар көне"н мәктәптә уздырырга кирәкме? Быел ул нинди төсмер алачак? Шул турыда берничә кешедән фикерләрен сораштык.


Илфат Вафин, мәгариф белгече:

- Кайбер мәктәпләрдә, югары сыйныфлар өчен ниндидер чаралар уза. Укучылар бер-берсенә бүләкләр бирә, соңыннан - дискотека. Дөресен генә әйткәндә, мин ул бәйрәмгә зур әһәмият бирергә кирәк дип уйламыйм. Кемнәр өчендер бу отышлы - открытка, башка чүп-чар сатып, акча эшлиләр. "Изге Валентин" урынына Нәүрүз бәйрәмен кертер идем. Нәүрүз дә бит яшьлек, мәхәббәт белән бәйләнгән. Һәм үзебезчә - чын татар бәйрәме булыр иде!


Илгизәр Гайсин, декан:

- "Гашыйклар көне"н факультетта үткәрәбез. Студентлар өчен күңелле бер кичә була ул. Андый бәйрәмнәр кирәк дип саныйм. Һәрхәлдә, студентларга. Ул яшьтә мәхәббәтнең чәчәк аткан чоры бит. "Изге Валентин" көнен татарлар да бәйрәм итсә, гаеп эш дип уйламыйм. Эш бит исемдә түгел, җисемдә. Ул - яшьлек, мәхәббәт бәйрәме.


Раниф Әхәтов, укытучы:

- "Изге Вәли" дип "изгеләштерү" бөтенләй аңлашылмый. Һәрхәлдә, мөселман балаларына католиклардан кергән бу көнне бәйрәм итү сәеррәк хәтта. Яшьләрне шәхес буларак үстерүдә тәрбияви чарасын күрмим ул көннең.


Зөләйха Камалова, укучы:

- Бу бәйрәмнең кирәге юк дип уйлыйм, татарча да түгел ул. Безнең мәктәптә "Валентин көне" уңаеннан ел саен берәр чара була, «йөрәкләр» бирешәбез. Мин «йөрәкләр» алмадым. Дистәләгән кешегә «йөрәк» тарату бик үк аңлашылмый. Ун кешене дә бер юлы яратып булмый бит...


Әдилә Галиуллина, укучы:

- "Изге Валентин" көнен зарыгып көтәм. Мин генә түгел, сыйныфташларым да ярата ул бәйрәмне. Унбиш «йөрәк» алдым инде. Шуларны язып утырам. Мәктәптә әрҗә тора, открыткаларны шунда алып барып салам.

Газинур хәзрәт:

- "Валентин көне" мөселман бәйрәме түгел. Ислам кануннары буенча башка дин бәйрәмнәрен бәйрәм итү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев