Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Владимир Путин: "Авырлыкларга карамастан, без алга таба да КАМАЗ га ярдәм итәчәкбез"

Чаллыга эш визиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводында беренче авыр йөк машинасын чыгару көненә 40 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде. Бәйрәмнең төп чаралары заводның автоҗыю мәйданчыгында үтте. В.Путин заводта чыгарылучы яңа автомобиль...

Чаллыга эш визиты кысаларында Россия Президенты Владимир Путин "КАМАЗ" заводында беренче авыр йөк машинасын чыгару көненә 40 ел тулуга багышланган тантаналы чарада катнашты. Дәүләт башлыгын Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, федераль һәм республика министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре озата йөрде. Бәйрәмнең төп чаралары заводның автоҗыю мәйданчыгында үтте.

В.Путин заводта чыгарылучы яңа автомобиль модельләре күргәзмәсен карады. Кама автомобильләр заводы конвейерыннан беренче авыр йөк машинасы 1976 елның февралендә чыккан. Хәзерге вакытка 2 млн. 173 меңнән артык машина чыгарылган. "КАМАЗ" компаниясе бүлекчәләре хезмәткәрләре саны 41 меңгә җитә. Бүген ике сменалы эш режимында заводта көненә 250 авыр йөк машинасы чыгарыла.

Россия Президенты чыгышын "КАМАЗ" ветераннарына рәхмәт сүзләреннән башлады. "Бүген күңелле көн һәм яхшы бәйрәм - беренче "КАМАЗ" автомобилен чыгаруга 40 ел. Бу вакыт дәвамында күп сулар акты, күп эш эшләнде, ләкин, һичшиксез, без һәрчак әлеге искиткеч заводны төзүдә беренче адымнарны ясаучыларны истә тотачакбыз", - диде ул.

Дәүләт башлыгы сүзләренчә, завод төзелешендә йөзләгән кеше катнашкан. Үз заманында әлеге төзелеш бөтенсоюз комсомол төзелеше дип игълан ителгән, ә бу, РФ Президенты сүзләренчә, үзен аклаган: бирегә бик күп яшьләр килгән, алар заводны гына түгел, ә әле дә актив үсүче Чаллы шәһәрен төзегәннәр.

"КАМАЗ" үз тармагында, 11 урынны алып, алдынгы предприятиеләрнең берсенә әйләнде. Ә илдә авыр йөк машиналары базары һәм йөк йөртү базарында "КАМАЗ" 50 процентны били. Бу бик яхшы күрсәткеч, беренче номер!", - дип ассызыклады В.Путин.

РФ Президенты сүзләренчә, заводның сан ягыннан гына түгел, ә сыйфат ягыннан да үсеп торуы мөһим. Яңа технологияләр кертелә, кооперацияләр үстерелә. "КАМАЗ" үзен бик горур һәм тәкәббер тота ала, дип саный дәүләт башлыгы.

Аерым В.Путин "КАМАЗ-Мастер" командасы казанышларын ассызыклады. Бу, Россия Президенты сүзләренчә, машиналарның югары сыйфаты, җитештерүчеләр һәм спортчыларның осталыклары турында сөйли. Алар аркасында "КАМАЗ" бөтен дөньяга билгеле. "Мин хәзер сезнең автомобильләр чыгарыла торган бөтен илләрне санап китәлмим. Кайдадыр бу - локальләштерүнең югары дәрәҗәсе, Һиндстандагы 60 процент кебек, кайдадыр - кимрәк, бу шул предприятиеләр белән эшләргә һәм аларга машина өлешләре җитештерергә һәм партнерларыгыз белән бергә үзегезгә үсәргә мөмкинлек бирә", - дип мөрәҗәгать итте ул хезмәткәрләргә.

"Без һәрвакыт "КАМАЗ" предприятиесенә ярдәм иттек, һәм, икътисадтагы авырлыкларга карамастан, безгә шул хәтле кирәкле предприятиегә алга таба да ярдәм итәчәкбез, - диде Владимир Путин. - Эш урыннарын тәэмин итү өчен, ә ил шушы сез җитештерүче шәп машиналардагы кирәкле продуктлар, товарларны йөртә алсын өчен, без барысын да эшләрбез".

Шуннан дәүләт башлыгы "КАМАЗ" ветераннары белән сөйләште. Ул тагын бер кат аларга рәхмәт сүзләре җиткерде, аларга озын гомер, сәламәтлек теләде.

Моннан тыш, Россия Президенты «КАМАЗ-Мастер» командасы әгъзалары белән очрашты, дип хәбәр ителә команданың «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми төркемендә.

"Абруйлы халыкара ярышларда чыгыш ясаучы, беренче урыннарны яулаучы бу искиткеч команданы бөтен ил белә. Бу машиналар сыйфаты, аларны югары дәрәҗәдә эшләүләре, әлбәттә, безнең, сезнең спортчыларның осталыгы турында сөйли. Алар ярдәме белән "КАМАЗ" дөньяга танылды һәм бөтен дөнья буенча хәрәкәт итә", - диде Владимир Путин.

Искәртеп үтик: Россиянең «КАМАЗ-Мастер» командасы "Дакар-2016" раллиенда икенче урын алуга карамастан, "Дакар" халыкара раллиенда 13 тапкыр чемпион булды. Дөньяда бер генә команданың да мондый уңышка ирешкәне юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X