Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа автобусны сыныйлар

Август аенда НЕФАЗ-4299-30-52 сертификатлаштырылачак. Аннан соң бу модель серияләп җитештерелә башлаячак.

“КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең фәнни-техник үзәгендә яңа НЕФАЗ-4299-30-52 автобусларын сыный башладылар. Түбән идәнле, дизель ягулы белән йөри торган шәһәр автобусының прототибы беренче тапкыр Мәсәкүдә узган “Комтранс-2019” халыкара күргәзмәсендә күрсәтелде. “Кагыйдә буларак, сынау алдыннан техниканың тәҗрибә үрнәге полигон алдында якынча 50 мең километр юл үтә. Бүгенге көндә тикшеренә торган автобус 3 мең километр йөргән. Агымдагы елның август аенда НЕФАЗ-4299-30-52 сертификатлаштырырга җыенабыз. Аннан соң бу модель серияләп җитештерелә башлый”, - ди “КАМАЗ” акционерлык җәмгыятенең пассажир транспорты департаменты директоры Алексей Сергеев. Яңа автобус “НЕФАЗ”да җыелган, ул элеккегеләреннән заманча дизайны белән аерылып тора. Автобус 72 кеше сыйдыра ала. Анда физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен уңайлыклар тудырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация