Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Яңа бәйге! "Кызыклы хәлгә юлыктым яки мине ничек алдадылар"

    Тиздән көлке көне-1 апрель. Шул уңайдан кызыклы язмаларга бәйге игълан итәбез.

    Үзегез белән булган берәр кызыклы вакыйга яки хәл турында, үзегезне алдаулары бәлкем үзегезнең ялган белән шаяртуларыгыз хакында безгә язып җибәрсәгез, бәйгебезнең җиңүчесе булуыгыз бар. Язмаларның күләме бер биттән артмаска тиеш һәм сез аны 1 апрельгә кадәр "Шәһри Чаллы"газетасының электрон адресына җибәрегез. Язмалар газетабызда басылачак.

    Җиңүчеләрне 1апрельдә билгеләячәкбез. Беренче урынны алучыга 1капчык шикәр комы. 2 урынга эш кораллары җыелмасы. 3 урынга татлы бүләк.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: