Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа ел шәһәргә уңышлар алып килсен!

Шәһәребез хакиме Наил Мәһдиев матбугат чаралары вәкилләре белән очрашуны традициягә кертте. 41нче мәктәп китапханәсендәге очрашуда ул узып баручы 2017 елга нәтиҗә ясады. Хаким 2017 елның тулаем алганда Чаллы өчен уңышлы булуын билгеләп үтте. Икътисад уңай үзгәрешләр кичерә.

Сәнәгать өлкәсендә "КАМАЗ" акционерлык җәмгыятендә үсеш күзәтелә. Автогигант, үз продукциясен сатуны арттырып, Россиянең йөк автомобильләре базарында лидер булып кала. Базарда сатылган товарның 50% "КАМАЗ"га туры килә. Күптән түгел кабина каркаслары җитештерә торган завод төзелеп бетте. Әлеге проектны гамәлгә ашыруга 3 млрд. сумга якын акча тотылды. Яңа кабина каркаслары КАМАЗ һәм Mercedes-Benz автомобильләре җыю конвейерларына җибәреләчәк. "Боларның барысына да Сергей Когогин һәм аның командасының профессиональ эшчәнлеге нәтиҗәсендә ирешелде", - дип ассызыклады Наил Мәһдиев.

Шәһәр хакиме башка предприятиеләрдә эшләүчеләрнең дә елны уңышлы тәмамлауларын билгеләп үтте. Мәсәлән, товар әйләнеше күләме яңадан кризиска кадәрге дәрәҗәгә җитте. Халыкның табигый үсешендә дә уңай тенденция күзәтелә. Шәһәр бюджеты салым түләүчеләр саны арту исәбенә өстәмә профицитка ия булды. "Монда яңа предприятиеләр ачу, шәхси эшмәкәрләр саны арту зур роль уйнады. Кече эшмәкәрлек өлкәсендә эшләүчеләр саны 18% тан да артып китте һәм ул хәзер 57,5 мең кешене тәшкил итә. Алар шәһәр бюджетының да, тулаем территориаль продуктның да өчтән берәр өлешен формалаштыра. Бу - шәһәребез икътисадын һәм социаль-мәдәни өлкәсен үсешкә илтүче көч", - дип билгеләп үтте Наил Гамбәрович.

Федераль, республика һәм муниципаль программалар буенча Чаллыга өстәмә рәвештә 8 млрд. сум акча җәлеп ителгән, хаким әйтүенчә, бу шәһәр бюджетына тиң. "41нче мәктәп төзелешенә 1 млрд. 200 млн. сум акча тотылды", - диде Наил Мәһдиев.

Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә кертелгән "Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар" программасы кысаларында шәһәргә бирелгән 625 млн. сум акчага Мәскәү проспекты капиталь төзекләндерелде. Моннан тыш, торак фонды, балалар бакчалары һәм шифаханәләр капиталь төзекләндерелде, мәктәп, социаль ипотека буенча йортлар, Е.Н. Батенчук исемендәге ресурс үзәге, күпфункцияле үзәк төзелде.

Быел Чаллыда 418 млн. сум акча иҗтимагый киңлекләрне төзекләндерүгә тотылды. Бу акчаның 60ар млн. сумы Шишкин бульвары белән Кәрим Тинчурин исемендәге скверга, 98 млн. сумы - Габдулла Тукай исемендәге яр буеның икенче чиратына, 200 млн. сумы "Азатлык" мәйданының беренче чираты өчен файдаланылды.

Шәһәр хакиме Наил Мәһдиев әйтүенчә, "Колизей" күңел ачу үзәге бинасын төзекләндерү проектын "Татинвестгражданпроект" оешмасы әзерли. Моннан бер ай элек бина муниципаль милек итеп рәсмиләштерелгән. Проект эшләнеп беткәч, бинаны театр итеп үзгәртү башланачак. Моның өчен республика бюджетыннан 600 миллион сум акча бүлеп бирелгән. "Театрларның бинасын яхшырту эшләре дәвам итәчәк. Аннары курчак театры бинасы төзекләндереләчәк. Анда үзенчәлекле сәхнә. Без ул мәсьәләне хәл итәчәкбез. "Колизей" янындагы мәйдан да тәртипкә китереләчәк. "Парклар һәм скверлар" программасы буенча анда парк ясап, ял итү урыны һәм машина кую урыны ясарга кирәк. Финанслар килә башлагач, паркны төзекләндерү буенча җәмәгать тыңлаулары үткәреләчәк", - диде очрашуда.

Бүгенге көндә ТОСЭРның 17 резиденты бар. Шәһәргә 13 млрд. 700 млн. сум акча җәлеп ителгән, 2215 өстәмә эш урыны булдырылган. "Бу эш урыннарыннан керемгә салым тотыла, элек ул юк иде. Чаллы суыткычлары, төзелеш арматурасы, энергетиклар өчен продукция барлыкка килде. ТОСЭР - КАМАЗ төзелеше елларыннан соң икенче сулыш ачылу ул һәм яңа мөмкинлекләр. Ул - шәһәрдәшләрне яңа эш урыннары белән тәэмин итү. HAIER компаниясенә бүлеп бирелгән 124 гектарлы яңа сәнәгать мәйданчыгында яңа производстволарны үстерү турында да килешүләр бар. Бу сәнәгать паркына 1 млрд. доллар күләмендә акча кертеләчәк. 2019 елда әлеге мәйданчыкта кер юу машиналары һәм телевизорлар эшләп чыгару күздә тотыла. Планда - катлаулы көнкүреш техникасы җитештерү» , - диде шәһәр хакиме.

Матбугат чаралары вәкилләрен бүгенге көндә шәһәрдә якын арада хәл итеп булмаслык нинди төп проблема булуы кызыксындырды. Наил Мәһдиев үз җавабында 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге балаларның балалар бакчалары белән җитәрлек тәэмин ителмәүне шундый проблемаларның берсе икәнен әйтте. "Бакчаларга ихтыяҗ зур. 10 меңләп балага урын кирәк. Бу - хәл ителергә тиешле проблема. Балага яшь ярым булганнан соң пособие түләү туктатыла һәм гаилә бюджетында кыенлыклар килеп туа. Ә баланы яслегә бирү мөмкинлеге юк. Ничек яшәргә? Бу - җитди һәм ил масштабында хәл итүне сорый торган проблема", - диде ул.

Яңа елда да Чулман буендагы матур шәһәребездә эшләр гөрләп барсын. Планлаштырылган эшләр тормышка ашсын.

Зөлфия ГАЛИМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X