Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңа елда Чаллыда 5 йорт төзеләчәк

2018 елда социаль ипотека программасы буенча яңа шәһәрнең 63нче микрорайнында бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә 5 йорт төзәргә планлаштыралар. Бу 80 мең квадарат метр торак дигән сүз. Микрорайонда юллар да төзеләчәк.

"Без төзелеш актив барсын өчен уңайлы шартлар тудырырга тиешбез. Инженерлык челтәрләре, рөхсәт докуметлары буенча барлык мәсьәләләрне хәзердән үк хәл итәргә кирәк", - ди шәһәр хакиме Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләр алдына бурычлар куеп. Ул шулай ук яңа микрорайонга юллар, ике мәктәп һәм өч балалар бакчасы төзергә кирәклеген ассызыклады.

Шәһәрнең әлеге планнарын күптән түгел Чаллыда булган Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Ул 2018 елда юллар төзелеше буенча программаның дәвам ителүен әйтте. 2017 елда әлеге программа буенча шәһәребезгә төрле чыганаклардан 2 миллиард сумга якын акча бүлеп бирелгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев