Яңа комплекслар да яшелләнсен иде
Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда алып барылган "нокталы" төзелеш күп кенә урыннарда яшеллекнең кимүенә, бик күп агачларның киселүенә китерде. Ә алар урынына яңаларын утырту беразга тукталып торды. Яшеллек бит матурлык кына түгел, сулар һавабызның сафлыгын тәэмин итүче табигый чыганак та. Шуңа күрә шәһәребездә быел 500 меңнән артык агач һәм куаклар утырту...
Яшерен-батырын түгел, соңгы елларда алып барылган "нокталы" төзелеш күп кенә урыннарда яшеллекнең кимүенә, бик күп агачларның киселүенә китерде. Ә алар урынына яңаларын утырту беразга тукталып торды. Яшеллек бит матурлык кына түгел, сулар һавабызның сафлыгын тәэмин итүче табигый чыганак та. Шуңа күрә шәһәребездә быел 500 меңнән артык агач һәм куаклар утырту тәкъдимен бөтен халык хуплап кабул итте.
Чаллыны төзекләндерү, яшелләндерү һәм санитар чистартуга багышланган язгы икеайлык кысаларында 200 меңнән артык яшел үсенте утырту күздә тотыла. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы һәм халык яшәешен тәэмин итү идарәсе башлыгы Рафаил Кыямов җиткерде.
- Кагыйдә буларак, мондый шәһәркүләм эшләр шимбә өмәләрендә башкарыла. Быел әлеге чара 18 апрельгә билгеләнде. Шәһәрне кыш буе җыелган чүп-чардан арындыра торган коммуналь техника да, каты көнкүреш калдыкларын кабул итүче полигон да шимбә өмәсенә әзер. Шушы ук көнне ПЭК һәм Горзеленхоз предприятиеләре чүп калдыкларын бушлай кабул итүне планлаштыра.
Ике айлык барышында шулай ук яңа эскәмияләр урнаштыру һәм искеләрен төзекләндерү күздә тотыла. Апрель аенда җәмәгать урыннарындагы чүп-чар урналары да яңартыла.
- Бүгенге чүп савытлары шәһәрнең ямен җибәрү өстенә, куллану өчен дә уңайсыз. Шуңа күрә якын арада аларны үзебездә ясалган һәм күпкә күркәмрәк урналарга алыштырырга җыенабыз, - диде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев хуҗалык җитәкчеләре белән очрашуда ясаган чыгышында.
Сүз дә юк, шәһәребезнең чиста һәм ямьле булуы, килгән кунакларны шаккатыру өчен түгел, ә үзебез, балаларыбыз һәм оныкларыбызның сәламәт яшәеше, көчле рухлы булып үсүе өчен кирәк. ГЭС бистәсе, бу нисбәттән, иң яшел зоналардан санала.
- Ямьле җәй көннәрендә йорт алдындагы клумбада балкып утырган гөлләрнең хуш исенә хозурланып, ябалдашлары күккә ашкан агачларның сихәтле күләгәсендә утырып ял итүләргә ни җитә! Безнең 6,7нче комплекслардагы йорт яннары җәй буе яшеллеккә күмелеп утыра. Шуңа күрә караңгы төшкәнче саф һавада хәл алып, эскәмияләрдә чөкердәшеп утырырга яратабыз. Монда бит, нигездә, өлкән буын вәкилләре, ветераннар яши. Кайчандыр үзебез утырткан агачлар инде әнә ничек колачлап алмаслык булып үстеләр, дип сөенәбез. Яшеллек, гомумән, яшәеш һәм тормыш бит ул, - ди 7/8 йортында яшәүче хезмәт ветераны Тәнзилә апа Закирова.
- Ә менә без яши торган яңа йортлар янәшәсе әлегә шыр ялангач. 2008 елда ук бирегә күчсәк тә, агач-куаклар 1-2 ел элек кенә "төртеп куелды", күбесе тернәкләнеп тә китә алмады. Шуңа күрә шәһәрне яшелләндерү планында безнең Раскольникова урамына төп игътибар бирелсен иде. Йортларыбыз күрер күзгә күркәм булса да, елның кайсы гына фасылында да һич туктамыйча җил исеп торган "сквозняклар" зонасында яшибез. Яр буйлап агачлар утыртылса, беренчедән, ышык, икенчедән, яшеллек аерым ямь өстәп, сулар һавабызны сафлатып торыр иде. Балалар мәйданчыклары да бүгенге кебек күз ачкысыз ком буранында утырмас, - ди 37/1 йортында яшәүче Гөлфания Кадыйрова.
Тәвәккәлләгән эшнең ахыры хәерле булсын дип телик. 500 мең төп агач һәм куак утыртылса, шәһәребездә яшәүче 524 мең кешенең һәркайсына берәр генә төп туры килә. Ә кеше үз гомерендә бер генә төп булса да агач утыртырга тиеш дигән сүзләр инде күптән тормыш ихтыяҗына әйләнде.
Рәзинә Насыйбуллина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев