Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Яңгырлар ява башлый, көннәрне суыта

4 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә +9..+14, көндез +12..+17,...

4 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән күпчелек районнарда яңгыр, урыны белән көчле, яшенле яңгыр явачак. Көндез урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяк-көнчыгыштан, көчле, урыны белән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип хәбәр итә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Төнлә +9..+14, көндез +12..+17, көньяк-көнчыгыш районнарда +20 градуска кадәр җылы булачак. 5 сентябрьдә аязучан болытлы һава, урыны белән бераз яңгыр. Җил төньяктан, талгын. Төнлә +6..+11, көндез +11..+16 градус җылы. 6 сентябрьдә дә аязучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми. Җил төньяктан һәм төньяк-көнчыгыштан, талгын. Төнлә +4..+9, көндез +12..+17 градус җылы булыр дип фаразлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев