Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Җылылык өчен субсидия бирелә башлады

Көн саен 2000гә якын чаллылы җылылык өчен субсидиягә документлар тапшыра. Социаль яклау хезмәте белгечләре фаразлавынча, октябрьдә һава салкынаю белән бәйле рәвештә, халык тагын да артырга мөмкин. Компенсация түләүләре буенча республика үзәгенең 1нче бүлекчәсе белгече Тамара Логинова әйтүенчә, җылылык субсидиясенә иң зур чиратлар 2012 елда булган. Әлегә документлар кабул итү үзәкләрендә...

Көн саен 2000гә якын чаллылы җылылык өчен субсидиягә документлар тапшыра. Социаль яклау хезмәте белгечләре фаразлавынча, октябрьдә һава салкынаю белән бәйле рәвештә, халык тагын да артырга мөмкин.

Компенсация түләүләре буенча республика үзәгенең 1нче бүлекчәсе белгече Тамара Логинова әйтүенчә, җылылык субсидиясенә иң зур чиратлар 2012 елда булган. Әлегә документлар кабул итү үзәкләрендә гариза бирүчеләрне тиз арада кабул итәләр, чиратлар юк дәрәҗәсендә.

- Халык, нигездә, алдан язылып куя яки талоннарны көнендә билгеле бер вакытка гына килеп ала. Чиратларда көтеп утырмыйлар, - дип ачыклык кертә Тамара Логинова. - Гариза бирүчеләрнең беренче агымын 17 августтан 15 сентябрьгә кадәр кабул иттек. Алар субсидияне 1 сентябрьдән ала башлады. Ә инде документларын 16 сентябрьдән 15 октябрьгә кадәр тапшыручылар җылылыкка субсидияләрен 1 октябрьдән алырга тиеш. Документларның кайда һәм кайчан кабул ителүе турындагы мәгълүмат коммуналь түләүләр квитанцияләрендә язылган. Ләкин, субсидияләр алуда өзеклек тумасын өчен, документларның яңартылу чорларын гражданнар үзләре контрольдә тотарга тиеш.

Тик халыкның күпчелеге документлар тапшыруны ахыргача суза. Әйтик, соңгы көндә, ягъни 16 сентябрьдә халык бик күп иде. Нәтиҗәдә, халыкның ризасызлыгы билгеле бер киеренкелеккә китерде. Мондый күңелсезлек булмасын өчен, белгечләр кабатлап искәртә. Яңа шәһәрдә документлар тапшыруга алдан язылу һәм талоннар өләшү 7/11 йортында һәр көнне 7 сәгать 30 минутта башлана. Әлеге пункт 19.00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбә көнне белгечләр 8.00дән 14.00 сәгатькә кадәр кизү тора. 38нче мәктәптә һәм шахмат-шашка клубындагы пунктлар 8.00дән 17.00 сәгатькә кадәр эшли. Шимбә-якшәмбе - ял көннәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X