Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Үз кешеләребезне бәладә калдырмыйбыз!» (+фотолар)

Бу сүзләрне журналистларга шәһәр башлыгы Наил Мәһдиев шартлау булган 48/20 йорттагы ремонт эшләрен карап йөргән вакытта әйтте.

– Фатирларны торгызу заманча стандартларга нигезләнеп ясала: материаллары да, технологиясе дә, җылыту һәм вентиляция системалары да. Моннан тыш, һәр бүлмәдә ишекләр, тәрәзәләр, тарттырылган түшәмнәр урнаштырабыз, йорт җиһазлары, суыткычлар, кер юу машиналары, телевизорлар сатып алачакбыз. 4-5нче каттагы фатирларның ишекләрен дә алыштырабыз, кирәк булса, 3нче каттагыларныкын да, – диде шәһәр башлыгы.
Төзекләндерү өчен 10 миллион сумлык аванс бирелгән иде. Эшләрне тулысынча башкару өчен тагын 70-80 миллион сум акча кирәк булачак. 
– Без әлеге мәсьәләне хәл итәчәкбез. Үз кешеләребезне бәладә калдырмыйбыз. Кызганычка каршы, бу өлкәдә безнең тәҗрибәбез бар. Сүз 53нче комплекстагы йортта шартлау турында бара. Монда да шул ук схема буенча эшләячәкбез, – диде Наил Гамбәр улы. 
Бүгенге көндә заманча җылыту приборларын монтажлау эшләре башлана. Элек биредә 70-80нче елларда куелган чуен батареялар торган.
– Йортны герметизацияләү этабы да тәмамлана. Киләсе атнада, сишәмбе яки чәршәмбе, җылы биреп, 11нче, 12нче подъездларда буяу-сылау эшләре башлыйбыз. Инженерлык челтәрләре дә үткәрәчәкбез, – диде «Профит» компаниясе төркеменең башкарма директоры Анатолий Кондюков. 
Мэрның эш барышы буенча кисәтүләре юк. Барысы да билгеләнгән вакытта башкарыла, төзелешне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та контрольдә тота.
Искәртеп үтәбез, Наил Мәһдиев әлеге подъездларда яшәүчеләр Яңа елны үз фатирларында каршы алырга тиеш дип әйткән иде. Бүгенге көндә зыян күрүчеләргә күрсәтелгән ярдәмнең гомуми суммасы 1 миллион 300 мең сум тәшкил итте.
Мәгълүм булганча, шартлау нәтиҗәсендә әлеге йортта яшәүче Ивановларның өлкән уллары Евгений бик каты тән җәрәхәтләре алган иде. Хәзерге вакытта яшүсмер Казанда хастаханәдә дәвалана. Сөякләре сынса да аның хәле тотрыклы. Шәһәрдәшебезне реанимациядән палатага күчергәннәр, ул әлегә йөри алмый. Әнисе әйтүенчә, Евгенийны Мәскәүдә үткәреләчәк операциягә әзерлиләр. 


Кече уллары Артемий мәктәпкә йөри. Әтисе Валерий Иванов әйтүенчә, аның хәле уртача, тик кайбер төнне малай калтыранып чыга.
– Ул түгел үземнән дә һаман курку хисе китми. Көчле тавыш ишетү белән йөрәгем «жу» итеп китә, шул кадәр күңелгә кереп калды, – ди Валерий.
Әлегә алар улы белән хатыны Рәмиләнең әти-әнисендә торалар. 
– Кием-салым җитәрлек, шәһәрдәшләребезгә зур рәхмәт, булышалар. Чаллы хакимиятеннән дә матди ярдәм алдык, киләчәктә дә ярдәм итәрбез дип ышандырдылар. Исән булсак бар да булыр. Бүгенге көндә иң мөһиме – олы улымның савыгып аякка басуы, – ди Валерий Иванов. 

 

Зөһрә Вәлитова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация