Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Үзара хезмәттәшлек ныгый

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Төбәкләр арасындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтү мөмкин булды. Татарстан белән Калининград арасындагы үзара товар әйләнеше 2014 елда 709,4 млн сум тәшкил итте. Аны 10 мәртәбә арттыру планлаштырыла, төгәлрәк әйткәндә, бу "КАМАЗ" техникасы исәбенә эшләнәчәк....

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә Калининград өлкәсе губернаторы Николай Цуканов белән очрашты. Төбәкләр арасындагы килешүләрне гамәлгә ашыру кысаларында хезмәттәшлек өлкәләрен киңәйтү мөмкин булды. Татарстан белән Калининград арасындагы үзара товар әйләнеше 2014 елда 709,4 млн сум тәшкил итте. Аны 10 мәртәбә арттыру планлаштырыла, төгәлрәк әйткәндә, бу "КАМАЗ" техникасы исәбенә эшләнәчәк.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, перспективалы юнәлешләр шактый. "Без - машина төзелеше һәм нефть химиясе комплекслары продукциясе, халык куллануы һәм медицина товарлары бирүне күбәйтү, азык-төлек сәнәгате һәм башка тармаклар продукциясе алмашу, Калининград диңгез порты мөмкинлекләреннән файдалануны арттыру яклы", - диде Президент. Шулай ук ул Татарстанда инновацион мәйданчыкларны, IТ-секторны үстерү буенча бай тәҗрибә туплануын, төбәк инжиниринг үзәкләре һәм прототиплаштыру үзәкләре эшләвен әйтте.

"Иң бай тәҗрибәне без сездән алабыз", - диде үз чиратында Николай Цуканов. - Татарстанда теплица хуҗалыкларының ничек эшләвен күреп, без үзебездә дә охшаш объектлар төзи башладык. Бүген без чит илләргә чыгару өчен төрле җиләкләр һәм чәчәкләр үстерәбез". Цуканов фикеренчә, төбәкләр арасында әлегә тиешенчә үсмәгән сәүдә-икътисад мөнәсәбәтләренең киләчәге зур. Хәзер Калининград өлкәсе Чаллыдан "КАМАЗ" компаниясе продукциясен, аерым алганда, йөк автомобильләре һәм автобуслар сатып алырга әзер. Ә Татарстанны Россиянең көнбатыш төбәгендә җитештерелүче әзер балык продукциясе кызыксындыра ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев