Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур шәһәрләр көнләшерлек театр!

Чаллы татар дәүләт драма театры 30 елдан соң яңа бинага күчте. Тарихи вакыйгада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты

Театр яктылыкка, нурга илтә
2020 елның 9 сентябре Чаллы тарихына алтын хәрефләр белән язылачак. Бу көнне Чулман буендагы шәһәребездә Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры яңа бинага күчте. Шулай итеп артистларның барлык уңайлыклары булган яңа театрда иҗат итәргә иде,  дигән 30 еллык хыялы тормышка ашты. Артистлар әле моңа ышанып та бетмиләрдер...
Театр коллективының һәм сәнгатьнең бу төрен яратучыларның шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина, “КАМАЗ” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин килде. Кунакларны шәһәр хакиме Наил Мәһдиев сәламләде, ул Чаллыга шундый матур, заманча театр бинасы төзүдә ярдәм иткән өчен Президентыбыз Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде. Республика җитәкчесе театрны Чаллының барлык әдәби-мәдәни йөзен билгеләүче үзәк дип атады. 
“Чаллыда татар дәүләт драма театрына яңа бина ачу безнең күптәнге, зур хыял иде. 30 ел театр шартлары булмаган, кечкенә, кысан  бинада иҗат итеп, бу көнне көтте. Ниһаять, без бүген яңа бинаны ачтык. Бу театр гына түгел, татар халкының милли мәдәни үзәге булырга тиеш. Чаллыга мондый урын бик кирәк. Быел без ТАССРның -100, “КАМАЗ”ның 50 еллыгын билгеләп үттек. Театрның яңа бинасын ачуны шул вакыйгаларга багышлыйбыз”, - дип ул театрның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгуловка матди-техник базаны ныгыту өчен сертификат тапшырды.  
Татар дәүләт драма театрының яңа бинасы республика һәм федераль бюджетлардан финансланды. Барлыгы 1,1 млрд сум акча тотылган. “Татинвестгражданпроект” оешмасы проекты буенча бинаны “Евростиль” компаниясе төзүчеләре тиз арада матур һәм заманча итеп төзеделәр. Хәзер “Бу безнең татар театры” дип аны оялмыйча кунакларга күрсәтеп була. Бина диварларына Аяз Гыйләҗевның акыллы сүзләре язылган, артистларның фотолары урын алган. Тамаша залы 300 урынга исәпләнгән. Репетиция залы 88  кешене сыйдыра ала. Моннан тыш, биредә кафе да эшли. Киенү-чишенү бүлмәләре, артистлар, бәдрәф  барысы да заманча күз явын алырдай итеп эшләнгән. Бина сәламәтлекләре чикле кешеләр мәнфәгатьләрен дә истә тотып проектлаштырылган. Биредә пандуслар, пассажирлар лифты, бәдрәфләр һәм гардероб бар, тамаша залында коляскалардагы тамашачылар һәм алар белән килүчеләр өчен махсус урыннар каралган. 

Монда шулай ук театр исемен йөртүче олпат язучы һәм драматург Аяз Гыйләҗев музее да булачак. Театр ачу тантанасында аның хатыны Нәкыя һәм уллары  Мансур белән Искәндәр Гыйләҗевлар да катнашты. Татар театрына Аяз Гыйләҗев исемен биргәннәре өчен Нәкыя апа Татарстан хөкүмәтенә, мәдәният министрлыгына, шәһәр җитәкчелегенә һәм театр коллективына рәхмәт белдерде. Яңа бинадан артистлар да, кунаклар да канәгать. 

Ринат Әюпов, Кариев театрының  баш режиссеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россиянең атказанган артисты: Мин бина ачылуда катнашып, шаккатып, артистлар өчен шатланып кайттым. Бина бик заманча эшләнгән. Ишектән кереп сәхнәгә кадәр барысы да уйланып эшләнгән. Барысы да артистлар хезмәте һәм тамашчылар рәхәтләнеп спектакльләрне карар өчен. Заманча техник җиһазлар да мине шаккаттырды. Алар заманча эшләнгән. Моннан 10-20 ел элек кулдан эшли торган ут һәм музыка аппаратуралары түгел, барысы да электроника. Шулай ук сәхнә бизәлеше, зал фойе, кафе, гардероб... Театр үзе бик якты, пыяла тәрәзәләр бинаны тагын да зурайта сыман. Ул башкала театрлары өчен дә кызыклы бина, ул зур шәһәрнең зур театры кебек.  Мин аны Мәскәүдәге В. Мейерхольд театр-мәдәни үзәгенә тиңлим. Труппага уңышлар, яхшы репертуар, яхшы авторлар телим һәм яңа ачышлар көтәм.  

Гөлүсә Җамалиева, Татарстанның халык артисты: Без бу көнне 30 ел көттек. Чаллыга театрның яңа бинасы була дип өметләнеп килдек. Без театр  ачылган көннән бирле эшлибез. Яңа бина кирәк дип күпме хат яздык... Аллаһка шөкер, күптәнге хыялыбыз тормышка ашты. Башкала театрлары көнләшерлек заманча, искиткеч матур, иҗат өчен барлык уңайлыклары булган бинабыз булды. Кыска гына вакыт эчендә әкияттәй матур бина, театр паркы барлыкка килде. Моның өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, шәһәр хакиме Наил Мәһдиевкә рәхмәтлебез. Төзелеш барышын даими тикшереп торган ТР Мәдәният министры Ирада Әюповага да рәхмәтебез чиксез. Яңа бинада яңа спектакльләр белән тамашачыларны сөендерергә насыйп булсын. 
Гөлназ Закирова, “Болгар” ансамбле солисты, театрның тугры тамашачысы:
Мин бу бина ачылуга чын күңелемнән сөендем. Чөнки иҗат өчен мөмкинлекләре чикле кечкенә, кысан бинада артистларга да, тамашачыларга да рәхәт булмады. Яңа бина яңа спектакльләргә, артистларга илһам чыганагы булып торачак. Коллективка уңышлар юлдаш булсын. 
Чулпан Казанлы, Татарстанның атказанган артисты:
Театрыбызның яңа бинага күчүен күреп, шатлыгыбыз эчебезгз сыймый. Ышанып та булмый. Барыбыз да зарыгып көткән тарихи вакыйга бүген: Чаллы татар дәүләт драма театры 30 елдан соң заманча, матур бинага күчте. Шундый театрда эшләрмен дип уйламаган идем. Татарстан Президентына, хөкүмәтебезгә, безгә һәм тамашачыларга затлы театр төзүдә катнашкан барлык җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Тамашачыларны яңа бинабызда көтеп калабыз. 

Чаллы театры - Татарстанның иң яшь театр коллективларының берсе. Театрның иҗади юлы 1990 елда Рабит Батулланың “Күбәләк булып җаның кайтыр” спектакле белән башланып китте. Шуннан бирле биредә төрле жанрдагы бик күп спектакльләр куелды. Аларның һәрберсенең яраткан тамашачысы бар. Бүгенге көндә  коллективта 79 кеше кеше эшли, театр труппасында 30га якын артист  тәшкил итә. 

Театр-төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара, “Һөнәр” бөтенроссия яшь режиссерлар, Кәрим Тинчурин исемендәге республика театр фестивальләрендә катнашып призлы урыннар яулады. Театр – татарлар яшәгән төбәкләрдә көтеп алына торган коллективларның берсе.

Бүгенге көндә театрның капитаны - Г. Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев шәкерте, үз эшен яхшы белгән талантлы режиссер, театрыбызның сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов. Театр яңа бинада да мәшһүр шагыйребез Г.Тукай сүзләренә тугры калып, тамашачыларны яктылыкка, нурга илтүче урынга әйләнсен, шәһәрдәшләрне үзенең яңа спектакльләре белән сөендерсен иде. 
Зөлфия ГАЛИМ.

Фото nabchelny.ru, Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: пенсия ана капиталы закон бала пенсионер акча идексация