Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Зур юл-транспорт фаҗигәсе сәбәпле Татарстанда Сабантуйлары кичектерелә

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды. Исегезгә төшерәбез, бүген 00.37 сәгатьтә, Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый. Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда, Зәй районында фаҗига сәбәпле, матәм көне игълан итү турындагы указга кул куйды. Исегезгә төшерәбез, бүген 00.37 сәгатьтә, Зәйдән Әлмәткә таба чыгу юлында "Неоплан" пассажир автобусы белән "КАМАЗ" йөк машинасы бәрелешә. Бәрелешүдән соң "Самара-Ижау" шәһәрара автобусы кюветка әйләнеп төшә һәм яна башлый. Юл-транспорт һәлакәтендә 13 кеше үлгән, шуларның икесе бала, дип хәбәр итте "Татар-информ"га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте. Авария нәтиҗәсендә 15 кеше зыян күргән, шуларның 12се хәзерге вакытта стационарда. Тагын өч кеше амбулатор дәвалануга юнәлтелгән. Әлеге фаҗига белән бәйле рәвештә Татарстанда матәм көне игълан ителә, күңел ачу чаралары үткәрүдән баш тартыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев