Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Центральные новости

Марат Әхмәтов: Татарстан Президенты призына комбайнчылар бәйгесе игълан иттек

«Урып-җыю кампаниясендә комбайнчылардан күп нәрсә тора», - диде министр.

Татарстанда быел урып-җыюда катнашучы комбайнчылар арасында республика Президенты призына конкурс игълан итү турында карар кабул ителде. Бу хакта бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы «урып-җыю кампаниясендә комбайнчылардан күп нәрсә тора», диде. «Агымдагы елда без, узган еллардагы кебек үк, республика Президенты призына комбайнчылар арасында республика конкурсы игълан итәбез», - диде ул.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Арча районында комбайнчыларга ашлык күләме буенча атна саен премия биреләчәк, 2 мең сумлык биш премия каралган. Моннан тыш, уңышлы эшләүче комбайнчыларны бүләкләү өчен 10 мең сум күләмендә 20 премия каралган.

Шулай ук Балтач районында комбайннар маркасын исәпкә алып, суктырылган ашлык күләме буенча атна саен 2 шәр мең сум премия каралган. Алдынгы машина йөртүчеләр өчен атна саен тапшырыла торган премиянең күләме 1 мең сум тәшкил итә.

Зәй районында 600 тонна ашлык суктырган комбайнчыларны 1 мең сум, 1200 тонна -1,5 мең сум, 2000 тонна -2,5 мең сум белән бүләкләү планлаштырыла. Урып-җыю кампаниясе йомгаклары буенча иң яхшы комбайнчыларны бүләкләү өчен 100 мең сум күләмендә 8 премия каралган.

Аграр ведомствода әйтүләренчә, бу урыннарда иң яхшы механизаторларны кызыксындыруның аерым мисаллары гына. Республиканың Лениногорск, Ютазы, башка күп кенә муниципаль районнарында да урып-җыю эшләрендә катнашучыларны матди кызыксындыру чаралары каралган.

Фото: Салават Камалетдинов

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/27/190513/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X