Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

“Арзанлы ипотека”, син кайда?

Бү­ген­ге ир-ат­лар по­ша­ман­да. Өчен­че бу­рыч­ла­рын үти ал­мый ин­те­гә­ләр. Агач утыр­тыл­ган, ма­лай "ясал­ган", ә ме­нә йорт тө­зү бе­лән зур кы­ен­лык­лар. Җир кыйм­мәт - аның өчен ге­нә өч-дүрт ел эш­ләр­гә ки­рәк баш­та, ан­на­ры җе­ле­гең сы­гыл­ган­чы ун ел йорт тө­зи­сең. Тө­зеп бе­тер­гәч тә әле та­гын биш ел шу­ның бу­ры­чын тү­ләш­ле. Фа­тир са­тып алу...

Алар әле та­гын әз­ме-күп­ме тү­бән­гә тә­гә­ри­я­чәк ди­гән фи­кер­дә кай­бер бел­геч­ләр. Ка­зан­да, Ала­бу­га­да, шул исәп­тән Чал­лы­да да. Соң­гы ике ел­да то­тыл­ган фа­тир­лар­ның ха­кы 300-400 мең тәң­кә­гә ар­за­най­ды. Бу аз ак­ча­лар тү­гел.

- То­тыл­ган фа­тир­лар өчен бә­я­ләр тө­шә, аңа ка­рап са­тып алу­чы­лар гы­на һа­ман, ник­тер, кү­бәй­ми. Чөн­ки бә­я­ләр тө­шү­гә ка­рап ха­лык­ның ак­ча­сы арт­мый, - ди "Рес­пуб­ли­ка" кү­чем­сез ми­лек агент­лы­гы мө­ди­ре Юрий Ко­мо­лов. Аның сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, шә­һәр­дә яңа за­ман­ча фа­тир­лар күп тө­зел­гән. Алар яшәү өчен күп­кә җай­лы­рак һәм уңай­лы­рак. Со­вет за­ма­нын­да тө­зел­гән фа­тир­лар­ның уңай­лы­лы­гы ни дә­рә­җә­дә бу­луы әйт­мә­сәң дә аң­ла­шы­ла тор­ган­дыр. Шу­ңа да бү­ген 5 һәм 9 кат­лы йорт­лар­да­гы фа­тир­лар бик авыр са­ты­ла икән. Ке­сә­сен­дә ак­ча­сы бул­ган бү­ген­ге са­тып алу­чы­га бе­рен­чел чи­рат­та фа­тир­ның мәй­да­ны мө­һим. Ис­ке фа­тир ху­җа­ла­ры­на бел­геч­ләр бер ге­нә ки­ңәш би­рә­ләр: мөм­кин ка­дәр ашы­гыр­га, фа­тир­лар­ны тиз­рәк са­тып ка­лыр­га ки­рәк. Та­гын ар­за­най­ма­гае, янә­се.

Лә­кин ар­за­най­са да күп­кә бул­мас ин­де ул. Та­гын ил­ле яи­сә йөз мең­гә тө­шәр. Ул ил­ле, йөз мең­не ба­ры­бер ара­даш­чы­лар үз ке­сә­лә­ре­нә шу­ды­ра­чак.

Ник бәя тө­шү­гә ка­ра­мас­тан, то­тыл­ган фа­тир­лар са­тып алу­чы­лар са­ны аз соң? Җа­вап га­ди. Ак­ча­сы әз­ме-күп­ме бул­ган ке­ше­ләр ни­гез­дә яңа тө­зел­гән йорт­лар­га ым­сы­на. Ак­ча­ла­ры күп бул­ган­нар өчен­че ир­лек бу­рыч­ла­рын үти - җир са­тып алып йорт тө­зи ягъ­ни мә­сә­лән. Ә ак­ча­сы бул­ма­ган­ның те­ге­ләй дә юк ин­де, бо­лай да юк. Аң­лый­сыз­дыр - ак­ча­сы бул­ма­ган­нан алар без - күп­че­лек­не тәш­кил итү­че га­ди ха­лык. Га­ди ха­лык­ка хө­кү­мәт яр­дәм ки­рәк. Ан­сыз үз кө­че бе­лән ге­нә үл­сә дә ерып чы­га ал­ма­я­чак ул аны. Хө­кү­мәт яр­дәм итә баш­ла­са, ягъ­ни ипо­те­ка про­цент­ла­рын күп­лә суб­си­ди­я­лә­сә, ул бә­я­ләр та­гын өс­кә үр­мә­ли­я­чәк. Чөн­ки со­рау ар­та­чак бит. Шу­шы юнә­леш­тә­ге фа­ра­зы бе­лән бү­леш­кән бел­геч фи­ке­ре­нә ко­лак са­лыйк.

- Фа­тир бә­я­лә­ре тот­рык­ла­на­чак, үсә­чәк, - ди икъ­ти­са­дый ана­ли­тик Ва­дим Лож­кин. - Мо­ңа ал­шарт­лар җи­тәр­лек. Без бит чи­мал җи­теш­те­рү­че ил. Чи­мал хак­ла­ры соң­гы ара­да кү­рү­е­без­чә, кү­тә­ре­лә баш­ла­ды. Ди­мәк, каз­на­га ак­ча күб­рәк ага­чак. Каз­на­да ак­ча бул­са, хө­кү­мәт ипо­те­ка­ны суб­си­ди­я­ли баш­ла­я­чак. Фа­тир­лар­га со­рау ар­та­чак. Со­рау арт­кач, бә­я­ләр дә ки­ре үз уры­ны­на ме­неп уты­ра...

Әйе, кү­чем­сез ми­лек ба­за­рын фә­кать ипо­те­ка гы­на кот­ка­ра ала. Хә­зер­ге ва­кыт­та без­дә ипо­те­ка­ның про­цент­ла­ры ко­точ­кыч зур. Ун­си­гез, ун­ту­гыз про­цент бе­лән тәкъ­дим итә­ләр хәт­та. Ан­дый про­цент бе­лән өч­лә­тә кай­та­рып би­рер­гә ту­ры ки­лә­чәк - кыс­ка­сы ыш­та­ның­ны да са­ла­сың, акыл­дан да яза­сың. Чит ил­ләр­дә исә ипо­те­ка бү­ген - күп­кә, бик күп­кә ар­зан. Әй­тик, Бө­екб­ри­та­ни­я­дә егер­ме ел бү­леп тү­ләү шар­ты бе­лән 3,3 про­цент­ка ка­дәр ар­зан­лы кре­дит би­рер­гә ри­за­лар. Ал­ма­ни­я­дә ипо­те­ка- 3,9; Ис­па­ни­я­дә - 4,3; Кипр­да- 3,6; Фран­ци­я­дә - 2,9; Из­ра­ил­дә - 3,5 про­цент тәш­кил итә. Без­нең ил­дә мон­дый про­цент кү­ләм­нә­ре әле­гә төш вә хы­ял­лар­да гы­на. Алар­да банк­чы­лар да күп­кә "киң кү­ңел­ле­рәк", хө­кү­мәт тә про­цент­лар­ны ару суб­си­ди­я­ли. Шу­ңа кү­рә без­дә дә бар ыша­ныч хө­кү­мәт­тә. Шун­дый­рак мак­сат бе­лән бы­ел ел ба­шын­да уз­ган ел­гы "Дә­ү­ләт яр­дәм­ле ипо­те­ка" прог­рам­ма­сын озы­найт­ты­лар үзе. Хә­те­ре­гез­дә бул­са, уз­ган ел Үзәк банк про­цент чи­ген 10,5 про­цент­тан ки­нәт 17 про­цент­ка кү­тә­реп куй­гач, шун­дый мах­сус прог­рам­ма бул­ды­рыл­ды. 1 ел­га! Ме­нә та­гын бер ел өс­тә­де­ләр. Әле­ге "из­ге эш" Рос­сия бюд­же­ты­на 16,5 мил­ли­ард тәң­кә­гә төш­те. Бу ак­ча­лар ха­лык­ның "Дә­ү­ләт яр­дәм­ле ипо­те­ка" прог­рам­ма­сы ни­ге­зен­дә уз­ган ел­лар­да ал­ган ипо­те­ка­лар­ның про­цент­ла­рын кап­лау өчен то­ты­ла. Тө­гәл­рә­ге - про­цент­лар­ның бер өле­шен. Шу­лай ук бы­ел алыр­га те­ләк бел­де­рү­че­ләр­гә дә күп­ме­дер дә­ү­ләт өле­ше тә­ти­я­чәк. Чик 12 про­цент. Ва­дим Лож­кин фи­ке­ре вә фа­ра­зы­на ку­шы­лып, ки­лә­се ел­дан, ка­ра­май бә­я­лә­ре та­гын да кү­тә­рел­сә, суб­си­дия кү­лә­мен, бәл­кем, арт­ты­рыр­лар да. Фа­раз­лар вә өмет­ләр... Бир­сен Хо­дай! Ев­ро­па­ны ни­чек ке­нә сүк­сәк тә, аңа тиң­лә­шер сук­мак-юл­лар шак­тый шул әле без­нең.

Яңа­дан үз Чал­лы­быз­га кай­тыйк. Хә­зер­ге көн­дә ав­то­ка­ла­да то­рак бә­я­лә­ре ни­чек соң? "Нур" кү­чем­сез ми­лек агент­лы­гы вә­ки­ле Зөл­фия Зәй­дул­ли­на сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, бү­ген Чал­лы­ның Си­до­ров, ЗЯБ бис­тә­лә­рен­дә иң ар­за­ны - 1 мил­ли­он 100 мең сум. "Ты­ры­шып эз­лә­сәң, та­бар­га бу­ла", - ди бел­геч. Ур­та­ча бә­я­ләр - 1 мил­ли­он 300 мең сум. Яңа шә­һәр­дә исә - 1 мил­ли­он 500 мең, 1 мил­ли­он 700 мең ти­рә­сен­дә чай­ка­ла­лар. Мон­да сүз якын­ча 30 квад­рат метр­лы бер бүл­мә­ле кеч­ке­нә фа­тир­лар ту­рын­да ба­ра. Ике бүл­мә­ле­ләр­гә та­гын 200-300 мең тәң­кә өс­тәр­гә ки­рәк бу­ла­чак. Өч бүл­мә­ле­ләр­гә янә шул­ка­дәр арт­ты­рып тү­ләш­ле.

Чал­лы­да фа­тир са­ту­чы­лар элек­ке дул­кын­га ия­реп бә­я­ләр­не юга­ры итеп куй­ган бу­ла­лар. Ахыр чик­тә ба­ры­бер тө­ше­рер­гә мәҗ­бүр­ләр. Фа­ти­рың са­тыл­ма­гач, аны юга­ры бә­я­дә то­ту­дан ни мәгъ­нә?

Кү­чем­сез ми­лек вә­кил­лек­лә­ре Чал­лы­да җит­тин аш­кан. Ин­тер­нет­тан ка­зы­нып, та­ри­хы, ха­лык­ның фи­ке­ре бе­лән та­ны­шып чык­кан­нан соң, ара­дан ыша­ныч­лы­сын сай­лар­га ки­ңәш итә бел­геч­ләр. Шул ук "Нур"­да, мә­сә­лән, фа­тир та­бып, рәс­ми­ләш­те­реп, до­ку­мент эш­лә­рен җай­лап бир­гән өчен 30 мең тәң­кә ак­ча со­рый­лар. Ипо­те­ка рәс­ми­ләш­те­рү - өс­тә­мә 15 мең тәң­кә­гә тө­шә. Ипо­те­ка­ның про­цен­ты - 12,4. Зөл­фия Зәй­дул­ли­на сүз­лә­ре­нә ка­ра­ган­да, Чал­лы­да мон­нан да тү­бән про­цент­лы ипо­те­ка та­бу кы­ен. Аны­сы да әле фа­тир бә­я­се­нең, ким ди­гән­дә, 30 про­цен­тын ал­дан тү­лә­гән оч­рак­та гы­на би­ре­лә. Бер­дән­бер "Сбер­банк" кы­на 20 про­цент тәкъ­дим итә, ди.

Ме­нә шун­дый хәл­ләр, җә­мә­гать. Ха­лык фи­ке­рен дә тың­лыйк.

- Ипо­те­ка ул то­рак йор­ты­на мох­таҗ­лар өчен уй­лап та­был­ган ысул-ча­ра. Без­дә­ге ка­гый­дә­ләр бу­ен­ча мил­ли­он ярым­лык фа­тир алыр­га те­лә­гән ке­ше, ким ди­гән­дә, яр­ты мил­ли­он тәң­кә ак­ча­га ия бу­лыр­га ти­еш. Мох­таҗ ке­ше­дә яр­ты мил­ли­он тәң­кә ак­ча бу­ла ала­мы икән? Бу­ла ал­мый­дыр, ми­ңа кал­са. Ман­тый­гы дө­рес тү­гел ке­бек...

Рай­нур Әгъ­лә­мет­ди­нов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев