Шəhри Чаллы

Канлы якшәмбе

А­сия бү­ген кур­кы­ныч төш кү­реп, ман­ма тир­гә ба­тып уян­ды. Имеш, әти­се әни­сен пы­чак бе­лән ка­дап үтер­гән. Ха­тын, ни­гә мон­дый төш кер­де икән дип, үзе­нең ба­ла­ча­гын хә­те­рен­дә яңарт­ты. ...Мәк­тәп­нең си­ге­зен­че сый­ны­фын­да укы­ган­чы­га ка­дәр аның да ба­ла­ча­гы бә­хет­ле иде. Тик бә­ла алар­дан ерак йөр­мә­гән бу­лып чык­ты. Көз­ге яң­гыр­лы көн иде ул. Әти-әни­се...

А­сия бү­ген кур­кы­ныч төш кү­реп, ман­ма тир­гә ба­тып уян­ды. Имеш, әти­се әни­сен пы­чак бе­лән ка­дап үтер­гән. Ха­тын, ни­гә мон­дый төш кер­де икән дип, үзе­нең ба­ла­ча­гын хә­те­рен­дә яңарт­ты.

...Мәк­тәп­нең си­ге­зен­че сый­ны­фын­да укы­ган­чы­га ка­дәр аның да ба­ла­ча­гы бә­хет­ле иде. Тик бә­ла алар­дан ерак йөр­мә­гән бу­лып чык­ты. Көз­ге яң­гыр­лы көн иде ул. Әти-әни­се ике­се бер­гә эш­тән кай­тып кер­де­ләр. Ба­ла­лар­ның өче­се ге­нә кайт­кан. Олы ма­лай­ла­ры Да­мир гы­на кү­рен­ми. Асия аның ип­тәш ма­лай­ла­ры бе­лән ба­лык­ка кит­кә­не әйт­те. Те­ле ар­ка­сын­да го­мер бу­е­на җан яра­сы бе­лән яшә­я­чә­ген аң­ла­ма­ды шул кыз.

Кич­ке ту­гыз ту­лып кит­те, Да­мир гы­на һа­ман кү­рен­мә­де. Са­лих абый нык бор­чыл­ды, ан­на­ры, тү­зем­ле­ге бе­теп, ха­ты­ны­на бәй­лә­нә баш­ла­ды. "Син ба­ла­лар­ны ир­кә­ләп бо­зып бе­тер­дең. Алар, үз­лә­ре те­лә­гән­чә яшәп, эго­ист­ка әй­лән­де­ләр. Да­мир яр­ты сә­гать­тән соң өй­дә бул­ма­са, мин үзем­нең га­мәл­лә­рем өчен җа­вап бир­мим," - ди­де ул.

Мо­ңа ка­дәр Хә­ки­мов­лар өен­дә мон­дый та­выш­ның бул­га­ны юк иде. Са­лих­ның кыч­кы­ру­ын­нан Са­ния апа бе­раз ты­нып тор­ды да, үк­сеп елар­га то­тын­ды. Авыл­да са­быр­лы­гы, уң­ган­лы­гы бе­лән их­ти­рам ка­зан­ган ха­тын ба­ла­ла­ры ал­дын­да ире­нә кар­шы сүз әй­тер­гә җөрь­әт ит­мә­де.

"Яр­ты сә­гать­тән Да­мир кайт­ма­са..." - ди­гән сүз­ләр­не ишет­кән Аль­мир, Эль­за, Асия ба­ры­сы берь­ю­лы өй­дән чы­гып йө­гер­де­ләр. Алар тиз ге­нә абый­ла­рын өй­гә алып кай­тыр­га ти­еш иде­ләр. Икен­че сый­ныф­та укый тор­ган Аль­мир Да­мир­ның дус­ла­ры­на кит­те. Асия мәк­тәп­кә йө­гер­де. Эль­за су бу­е­на юл тот­ты. Тик, ни­чек ке­нә ты­ры­шып эз­лә­сә­ләр дә, абый­ла­рын тап­ма­ды­лар алар.

Ба­ла­ла­ры өй­дә юк­та Хә­ки­мов­лар яшә­гән йорт­та авыл та­ри­хын­да кү­рел­мә­гән-ише­тел­мә­гән фа­җи­га ки­леп чык­ты. "Ба­ла­лар­га үзең­нең игъ­ти­ба­рың җит­мә­де, гел эш дип чап­тың, хә­зер бө­тен нәр­сә­дә ми­не га­еп­ли­сең", - ди­де ха­тын күз­лә­ре ерт­кыч­ны­кы­на әй­лән­гән ире­нә. Са­лих­ка шул сүз­ләр җи­тә кал­ды. Ул аш бүл­мә­сен­нән пы­чак алып кер­де. Аны кул­ла­рын­да уй­на­тып Са­ни­я­не кур­кы­тыр­га те­лә­де. Мо­ңа ка­дәр ире­нең кы­рыс­лы­гы­на түз­гән ха­тын аңа кар­шы урын­дык таш­ла­ды. Ха­тын­нан мо­ны көт­мә­гән Са­лих аның күк­рә­ге­нә пы­чак бе­лән ка­да­га­нын үзе дә сиз­ми кал­ды. Бер ми­нут эчен­дә Са­ни­я­нең күл­мә­ге кып-кы­зыл кан­га бу­ял­ды. Идән­гә сы­гы­лып төш­кән ха­тын янын­да кан­лы күл пәй­да бул­ды. "Ба­ла­лар­ны үзең аяк­ка бас­ты­рыр­сың ин­де..." - дип, ты­нып кал­ды һәм мәң­ге­лек­кә күз­лә­рен йом­ды Са­ния.

Са­лих, ике ку­лы бе­лән ба­шын то­тып: "Мин - ах­мак, нәр­сә эш­лә­дем? Ба­ла­ла­рым­ны ятим ит­тем бит! Хә­зер ми­не ким ди­гән­дә егер­ме ел төр­мә кө­тә", - дип үзе дә сиз­мәс­тән әк­рен ге­нә елар­га ке­реш­те. Ан­на­ры, мин ха­тын­нан баш­ка яши ал­мыйм, ба­ла­ла­рым­ның кү­зе­нә ни­чек кү­ре­ним", - дип аб­зар­га чы­гып йө­гер­де. Ан­нан бау алып кер­де.

Су­ы­ныр­га өл­гер­мә­гән ха­ты­ны­ның мә­е­те яны­на төз­лә­неп: "Бә­хил бул, Са­ни­ям. Без ба­ры­бер бер­гә бу­лыр­быз", - ди­де дә урын­дык алып, тү­шәм­дә­ге ба­ла би­ше­ге эл­мә­ге­нә бау суз­ды...

Ә ба­ла­лар әти-әни дус­лаш­кан­дыр, абый да ба­лык­тан кайт­кан­дыр дип ты­ныч­ла­нып, клуб­та ки­но ка­ра­ды­лар.

Өй­гә бе­рен­че бу­лып Да­мир кайт­ты. Ишек­не ачып кер­гәч, үз күз­лә­ре­нә ышан­ма­ды ул. Го­мер­гә бер-бер­сен хөр­мәт итеп яшә­гән ка­дер­ле­лә­ре ниш­лә­гән соң?! Уй­ла­нып то­рыр­га ва­кыт юк. Да­мир күр­ше Әс­ма әби­гә ке­реп кай­гы­сы ту­рын­да сөй­лә­де. Тиз ара­да Хә­ки­мов­лар йор­ты­на ха­лык җы­ел­ды. Ба­ла­лар да кайт­ты­лар. Авыл хал­кы Са­ния бе­лән Са­лих­ны бер­гә җир­ләр­гә ки­рәк ди­гән иде. Тик ба­ла­лар кар­шы төш­те. "Әти әни­не үтер­гән һәм җа­вап­лы­лык­тан ка­чып, үзе дә без­не таш­лап кит­те. Аның әни янын­да җир­лә­нер­гә ха­кы юк", - ди­де­ләр алар. Ха­лык ба­ла­лар­ның те­лә­ген ка­нә­гать­лән­дер­де.

Мә­ет­ләр­не соң­гы юл­га озат­кан­нан соң, күр­ше-кү­лән, ту­ган-ту­ма­ча өй­не юып чы­гар­ды. Са­ния апа­ның әни­се Са­ра әби шул ук көн­не онык­ла­ры яны­на кү­чеп кил­де. Алар­ның ба­ры­сын да җәм­гы­ять­кә фай­да­лы ке­ше­ләр итеп үс­тер­де ул.

...Асия хә­тер йом­га­гын күз ал­дын­нан үт­кәр­гән­нән соң, ка­дер­ле­лә­ре ру­хы­на до­га кыл­ды­ру өчен мә­чет­кә кит­те. Бу ва­кыт­та алар­ның ка­дер­ле әби­лә­ре Са­ра да ва­фат иде ин­де.

Зөл­фия Га­лим

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: