Шəhри Чаллы

«Коронавирус белән авыручыларны ерактан тоям»: Галия Рәхимованың терелү тарихы

Галия Рәхимова (исеме үзгәртелде) — коронавирус белән авырып, көчкә исән калган. Ләкин мәкерле чир аның иң кадерле кешесен — әнисен алып киткән.

Галия апа — дус кызымның танышы. Аңа шалтыратып сөйләшер алдыннан, ватсаптагы статусына игътибар иттем. Зур хәрефләр белән: «Мин исән!» — дип язып куйган ул.

Авырган вакытта теге дөнья белән бу дөнья арасында адашып йөргән Галия апа коронавирусны ниндидер кара көчләр белән бәйләп аңлата. Бик каты авырып, үлемнән көчкә котылган ул. Ләкин мәкерле чир кочагыннан иң кадерле кешесен — әнисен йолып кала алмаган. 

«Язсаң, исемемне үзгәрт, Гөлназ. Социаль челтәрләрдә безне дәвалаган табибларга рәхмәт әйтеп пост куйган идем, нинди генә пычрак комментарийлар язып бетермәделәр. «Әниеңә ярдәм күрсәтә алмаганнар. Ә син аларга рәхмәт әйтәсең. Үзеңнең дә үләсең калган», — диючеләр булды хәтта. «Безнең халык бик усал», — диде ул, үзләренең кыска арада үкенечле нәтиҗәләргә китергән авыру тарихын сөйли башлаганда. 

«Авырый башлаганда начар төшләр күрдем»

«Коронавирус юк, дибез бит инде. Гаиләбезгә килеп кермичә ышанмыйбыз. Безнең белән дә шулайрак булды. Башта тормыш иптәшем җиңелчә генә авырып алды. Аларның оешмаларында коронавирус йоктыручылар булгалаган иде.

15 май төнендә үзем чирли башладым. Ниндидер шомлы төн иде ул. Куркыныч төш керде, нык саташтым, бастырылдым. Кулымны сузган идем, кулымны әллә нинди кара әйберләр эләктереп алды. Йөрәгем дөп-дөп тибеп, куркып уянып киттем. Тыным кысылды, сулыш алуы кыенлашты. Хәзер генә организмга вирус шул вакытта кереп утыргандыр дип уйлыйм.

Иртән хәлем яхшы түгел иде. Ләкин коронавирустыр дип башыма да китермәдем. Берничә көн ял итим, дәваланыйм дип, хастаханәгә барып больничный ачтырдым. Өйдә утырасы килми бит. Әнине дә алып, авылга кайтып килдек. Эх, хәзер шуңа үкенүләрем! Әни янына, гомумән, барасым калмаган да бит. Алай дисәң, вирус беркая да китми. Әни барыбер өйдә бикләнеп утыра алмаган булыр иде. Чүп чыгарганда да эләктерергә мөмкин бит аны. 

18 май көнне иртән температурам 37,5 булды. Аннары 38гә менде, тагын да күтәрелде. Кызышып, бик авыр хәлдә өйдә яттым. Әнигә шалтыратам, ул да: «Эх, кызым, чирли башлыйм ахры мин дә», — ди. «Әнкәй, авылда салкын тидереп килдек, ахры», — дим аңа һаман.

Югары температура белән өйдә бер атна яттым. Коронавирус вакытында ис, тәм тою югала, диләр. Анысын хәтерләмим, бәлки игътибар итмәгәнмендер. Ләкин шатыр-шотыр китереп, бер лимонны ашап бетергәнемне беләм. Карале, бу нигә әче түгел дип уйладым. Әгәр тәм тойсам, аны ашый алган булыр идемме икән?

Ул арада әнинең хәле начарланды. Аның янына улымны җибәрдем. «Әбинең хәле авыр, бертуктаусыз су сорый, иреннәре ярыла, бөтен тәне авырта», — дип шалтырата. Үземнең авыртуларымны онытып, әнигә чыгып йөгердем. Ашыгыч ярдәм чакыртып, йогышлы авырулар хастаханәсенә киттек. Ә анда су буе чират. Югары температура белән шул чиратны торып бетереп, көчкә табибларга эләгә алдык. Алар караганнан соң: «Бүгенгә урын юк», — дип безне өйгә кайтарып җибәрделәр. 

Әнинең хәле начар булу сәбәпле, өйдә дәвалану турында сүз булуы мөмкин түгел иде. Танышлык аша гына безне икенче көнне хастаханәгә яткырдылар. Тикшерүләр әнинең үпкәсенә — 50, минем үпкәмә 25 процент зыян килгәнлеген күрсәтте.

Антибиотиклар куя башладылар. Өч көн ятканнан соң, безне шәһәрнең СOVID үзәге булган 2нче шәһәр хастаханәсенә күчерделәр. 

Хастаханәдә яткан дәвердә безгә өч тапкыр тест ясадылар. Әнинең бөтен тест нәтиҗәләре дә уңай, ә минеке өчесе дә тискәре күрсәтте. Без әни белән көне-төне бергә булдык. Икебез бер палатада яттык. Ничек шулай булганлыгын аңлый алмыйм.

Минем организмым өйдә яткан вакытта вирусны җиңгән, ләкин аннан соңгы нәтиҗәләре үпкәмә тәэсир иткәндер дип уйлыйм. Әниемдә шикәр чире бар иде. Шуңа күрә аның организмы вируска тиз биреште. Үпкә томографиясе күрсәткечләре начарлана барды. Үпкәсенә су җыела башлады. 

«Ул вирус күкрәктә утыра»

Үзем дә нык авыр кичердем бу чирне. Хастаханәдә ятканда да саташыплар авырдым. Имеш, ниндидер кара көч мине болгый-болгый пычрак суга сала, китереп җиргә бәрә. Кара көчләр белән бәйле вирустыр бу. Нинди начарлыклар эшләдем соң бу дөньяда, дип уйлап бетердем. Җибәрегез инде мине, зинһар, дип ялвардым кара көчләргә. Башка терелеп чыккан танышларым белән сөйләшәм. Алар да шулай саташтык дип әйтәләр. 

pixabay.com

Үлгән якыннарым гел янымда йөреп торды. Үлгән иремне дә күрдем. Мин ятам, ул кырыемда басып тора, имеш. Ул мине алырга килгән дип уйлыйм. Кит моннан, кит, дип куам. Ә ул мине башка дөньяга алып китмәсеннәр дип саклаган, ахры. 

Тагын бер кызыклы факт: 38 ел элек май аенда мин шушы ук хастаханәдә авырып яткан идем. Шул вакытта, каны агуланып, безнең авылның бер укытучысы үлде. Мин, 16 яшьлек кыз, яшьлегем белән курыкмыйча, мәетен дә барып караган идем. Авырып ятканда, ул укытучы да төшемә керде. Әллә аның да җаны минем тирәмдә йөрде инде…

Төннәрне шулай ике дөнья арасында буталып чыга идем. Антибиотик кадый башлагач, температурам да төште, югыйсә. Ләкин ул вирус күкрәктә утыра. Бу әле үпкәмә 25 процент зыян килгән килеш. 80шәр процент зыян күрүчеләр була, алар ниләр кичерә икән?

«Коронавирус канны куерта, тромбоз китереп чыгара»

Коронавирусның иң куркыныч нәтиҗәсе — ул канны куерта, тромбоз китереп чыгара. Организмга кислород килми башлый. Әнигә дә нәкъ шушы авырлыклар белән очрашырга туры килде. Аның бер яктан кулы зәңгәрләнә башлады. Аны соңгы көннәрендә үпкәсе түгел, шул кулы күбрәк борчыды. Шәфкать туташлары кан алганда аптырап бетәләр иде. Тамырын эзләп таба алмыйлар, тапкач та катетерга кара, ямьсез кан килә. 

Әнине шәһәрнең Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә алып китеп, кулына операция ясадылар. Берничә көннән кире минем яныма күчерделәр. Монда кайтканда әни сулган иде инде. Кулы бик нык авыртты. Авыртуны баса торган уколлар белән генә торды. Яңа тромбоз башланды. Кызганыч, икенче операцияне ул инде күтәрә алмады. Наркоздан чыга алмыйча вафат булды. 

Табиблар кулларыннан килгәннең барысын да эшләделәр дип уйлыйм. Гел яныбызда булдылар, яхшы карадылар.

Бер генә үкенечем калды. Коронавируска каршы яңа «Авифавир» дигән дару чыкты бит. Аны күптән түгел Чаллыга да кайтардылар. И ялындым табибларга, бирегез инде шуны әниемә дип. Аның тискәре йогынтысы күп дип, бирмәделәр.

79 яшь иде әниемә. Әле йөгереп йөри иде. Яңа фатир алып, ремонтлар ясаган идек. Шул фатирда өч ай гына торып калды. Хәзер исән булса, эшләпәләр, бриджилар киеп, минем иптәш кызлар белән гөмбәгә-җиләккә чыгып йөгерер иде. 

«Үлсәк, мөселманча күммиләр дип, хастаханәгә бармыйча ятучылар бар»

Әнинең гәүдәсен алган вакытта, кыенлыклар булмады. Моргта вакытта ук полиэтиленга төреп, агач тартмага салып чыгардылар. Табут түгел, агач тартма. Агач барыбер җирдә чери, дип үземне юаттым. Әнә Башкортстанда чын табутка салып күмәләр икән, ди. Моргтагы татар егетләренә кәфенлекләр дә биргән идем. Пакет өстеннән төрделәр микән кәфенлеккә, юкмы икән… Авылыбыз мулласы, тартмасын кадаклаганчы, кырыена бер уч туфрак салып калдырырга кушты. Анысын үтәдек. 

Әнине авылга катафалка белән алып кайттык. Авылдашлар кабер казып куйганнар иде. Шул бригада егетләре кабергә үзләре иңдереп, бераз балчык аткач, авыл ир-атлары да керде. Әниемне бик ярата иде авыл халкы. Куркып тормаганнар, бик күп килгәннәр иде. Рәхмәт авылдашларыма барысы өчен дә. 

Коронавирустан үлгәннәрнең җәсәдләрен төрмичә генә бирә башлаячаклар дип ишеткән идем. Ләкин монда финанс ягы да уйланылган кебек. Ул табутларны ясап, морг кырыена өеп куйганнар. Ясагач, аларны сатарга кирәк. Катафалка хезмәте дә түләүле. Әнә, күршемнең каенанасы да үлгән. Күмү мәшәкатьләре 70 меңгә төште, ди. Мин табут һәм катафалка яллап, әнинең гәүдәсен авылга алып кайту өчен 22 мең түләдем.

Авылда әниемнән соң тагын ике кеше үлде. Анда авыручылар күп. «Үлсәк, мөселманча күммиләр», — дип, авыл кешесе хастаханәгә барырга куркып ята.

  «Терелгәч, дөньяга башкача карый башладым»

Зинһар дип сорыйм, авырсагыз, өлкән яшьтәгеләр янына бармый торыгыз. Әгәр әни янына бармасам, бәлки ул бүген исән дә булыр иде. 

Кеше күп урыннарны читләтеп үтегез. Саклану чараларын күрегез.

Бүген Гренада паркы яныннан үтеп барам. Андагы халык… Болар бер-берсен чирләтеп бетерәләр бит, ни уйлыйлар икән, дип өзгәләнәм. 

Хастаханәдән чыгарганда, үпкәмә килгән зыян 5 процентка калган иде. Хәзер тулысынча терелеп беттем. Бу караңгылыктан чыккач, дөньяга күзләрем яңадан ачылган кебек булды. Яшәүнең тәмен сизә, гүзәллекне тагын да камилрәк итеп күрә башладым. Төсләр дә ничектер яктырак тоела.

Үзем шуның аша үткәч, урамда, даруханәләрдә, хастаханәдә кемнең шушы чир белән авыруын, кемнең сәламәт икәнен сизәм, ышанасызмы? Мин аны тоемлыйм. Авыручылар бик күп. Бу көннәрдә әллә никадәр кеше яза. Ниләр белән дәваладылар сезне, без дә авырыйбыз, диләр.

Дөрес, бу вирусны һәр кешенең организмы төрлечә кичерә. Безнең белән контактта булган улым ике генә көн авырды да терелде. Минем дә тестым тискәре нәтиҗә күрсәтүе сәер. Әни белән гел бергә булдык бит. Авылга кайткан вакытта күршеләр белән аралашкан идек. Аларга да берни дә юк. 

Башка моның аша үтәргә язмасын. Барыбызга да Ходай исәнлек насыйп итсен иде». 

«Тестларның дөреслеге бары тик 60%ны тәшкил итә»

Галия апаның соравына ТР Сәламәтлекне саклау министрлыгы баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов ачыклык кертте.

«Бөтен авыруга да диагноз клиник, лаборатор һәм инструменталь тикшерү мәгълүматларына таянып куела. Шулай ук һәр кешенең организмы индивидуаль икәнлеген дә билгеләп үтәргә кирәк.

Коронавирус инфекциясе турында сөйләгәндә, лаборатор тикшерүләрнең ПЦР ысулы кулланыла: борын һәм тамактан мазок алына. Ләкин тестның дөреслеге бары тик 60 процентны гына тәшкил итә. Бу — тестның ялган уңай һәм ялган тискәре нәтиҗәләре булу ихтималы зур дигәнне аңлата. 

Әгәр вирус өске сулыш органнарында күренмәсә, мазокны бронхлардан алып, тикшерүләр уздырырга мөмкин. Эндоскоп авыруның бронхларына төшерелә. Ләкин моның авыру өчен бик авыр процесс икәнен ассызыклап әйтәм.

Коронавируслы кеше белән бер палатада, COVID үзәктә ятучы авыру турында сүз бара икән, бу кирәкме? Клиник тикшерүләр организмда вирус барлыгын күрсәтә икән, диагноз тест нәтиҗәсе тискәре булган очракта да куела. Аңа да коронавирус белән авыручыны дәвалаган кебек препаратлар билгеләнә.

Шуңа күрә: «Без бер палатада яттык, ул кешедә коронавирус бар, ә миндә юк дип әйтүне, минем холестериным — 5, күршемнеке — 10, аның инфаркт булды, ә минем юк», — дию белән чагыштырырга була.

Коронавирус нәтиҗәсендә тромбоз барлыкка килү ихтималын медицина кире какмый. Ләкин бу тулысынча дәлилләнмәгән. Коронавируслы авыруларга канны сыеклата торган препаратлар билгеләнә. 

Әйе, без бүген кайбер авыруларга вируска каршы торучы «Авифавер» дигән препарат кулланабыз. Тик клиник сыналу дәрәҗәсендә генә. Аның нәтиҗәлелеге тулысынча дәлилләнмәгән.

 

Чыганак: Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: