Шəhри Чаллы

Студентлар да эшли һәм эш эзли

Уку дәверендә бер мәртәбә булса да эш эзләп карамаган студент юктыр ул. Туган нигездән чыгып киткәч, буш вакыт булганда яки акча кирәк чакта, бераз эшләп алу теләге уяна. Ә эшне кайдан табарга? Гомумән студентка эш табу мөмкинме?

Ике  ел элек бу сораулар мине дә борчыган иде. Әлбәттә инде башта дуслардан, таныш-белешләрдән сорашасың, Элегрәк эшне газета-журналлар яки урамда ябыштырып куелган игъланнардан тапсалар, хәзерге интернет заманында игъланнарны компьютер һәм смартфоннар аша да эзләп табып була. Мин дә эш эзләү максатыннан интернетка кереп киттем.

Җыештыручыларның, идән юучыларның хезмәтенә аеруча да хөрмәт белән карый башладым

Беренче эш көннәремдә Казанның бер кунакханәсендә идән юарга туры килде. Әлеге эш турында игъланны Инстаграм социаль челтәрендәге бер төркемнән таптым. Төнге сменага кешеләр кирәк булганлыктан, төнге сменада эшләдем. График кичке сәгать 7 дән иртәңге сәгать 7 гә кадәр. Ике көн төнлә эшлисең һәм ике көн ял итәсең. Эш өчен махсус форма бирәләр. Монда эшләү дәверендә җыештыручы эше авыр һәм пычрак хезмәтләрнең берсе икәнен аңладым. Минем эшем көн саен кунакханәдә булган барлык унитазлар һәм туалет идәннәрен юу, чүп пакетларын алыштыру, юыну бүлмәсендә душ кабиналарын һәм идәнәрен юу, аннары сауна бүлмәсен җыештыру иде. Юыну бүлмәсенең идәннәрен юу аеруча авырга туры килде, чөнки идәндә чәчләр бик күп. Югач, идәндә бер чәч бөртеге дә калырга тиеш түгел. Бу эштә озак эшли алмадым. Чөнки эш авыр, аеруча төнлә эшләү. Эштән соң ялыктыра башлый, бил һәм куллар сызлый, аяклар авырта. Җитмәсә хезмәтеңне дә түбән бәялиләр. Төне буе йокламыйча җыештырып, пычрак юып чыгасың, ә сиңа бер төн эшләгән өчен якынча 600-700 сум. Шуңа да карамастан, җыештыручы булып эшләп, әлеге эшнең никадәр авыр икәнен аңлаганнан соң, җыештыручыларның, идән юучыларның хезмәтенә аеруча да хөрмәт белән карый башладым

Кибеттә эшләүчеләрнең коллективлары белән тартуларына аптырыйсы юк

Өч атналап идән юучы булып эшләгәннән соң, мин Казандагы “Магнит” кибетенә эшкә урнаштым. Башта киштәләргә товар тезеп, товарларның бәясен ябыштырып йөрдем. Тора-бара кассада эшләргә өйрәндем.Эш графигы ике көн иртәнге сәгать 8 яртыдан кичке сәгать 11гә кадәр эшлисең, ике көн ял итәсең. Биредә мин нәкъ ике атна эшләдем. Башка кибетләрдән аермалы буларак монда бәяләр арзанырак. Шуңа да халык күп керә. Касса янында су буе чират җыела, кешеләр ризасызлыкларын йөзләренә чыгарып, карап тик торалар. Аннан: кайбер сатып алучылар «без бит эштән кайтабыз, тизрәк эшли алмыйсызмы әллә?”,- дип тә зарланалар. Кассада утыручыларны көне буе тик утыра дип уйлыйлар күрәсең. Ә кассада утыручыларның да эшләре бик авыр. Тиз һәм дөрес итеп, ялгышмыйча, исәпләп товарларны сатып алучыга биреп җибәрергә кирәк. Көндез кибеткә гадәттә товарның составын җентекләп укый торган әби-чәбиләр, гел акцияләр хакында сорап-торучы апа-абыйлар керә. Ә кичкә таба кибеттәге атмосфера бөтенләй икенче була. Бирегә бер шешә хәмер өчен әллә ниләр эшләргә әзер булган ир-атлар агыла. Гадәттә андый кешеләрнең акчасы булмый. Шуңа күрә алар кибеткә кереп, берни дә алмыйча чыгып китәләр.

Кассада эшләү читтән караганда гына җиңел тоела икән.Аның да үз авырлыклары бар. Беренчедән, җитез һәм ялгышмыйча эшләргә кирәк. Икенчедән, биредә һәр клиентка ярар өчен ай-хай күпме нервы таләп ителә. Кибеткә көненә мең төрле кеше керсә, һәрберсенең үз характеры. Һәрберсенә ярарга кирәк. Шуңа күрә монда эшләүчеләрнең коллективлары белән тәмәке тартуларына да аптырыйсы юк

Массажист булып эшләү өчен матур булу да җитә

“Магнит” кибетендә эшләгәндә бер егетне бик еш күрә башладым. Көннәрнең берсендә, ул яныма килеп сүз башлады. Ул миннән ни өчен монда эшләвем һәм күпме хезмәт хакы алуым турында сорады 

Ә аннары “массаж ясаучы булып эшлисең килмиме соң?”,- дип сорады. Әлбәттә күңелемдә шунда ук шик туды, артык сүзләр әйтмичә, “массажистка булырга белемем юк шул”, - дип җавап бирдем. Ә егет исә, “бездә эшләү өчен белем дә, тәҗрибә дә кирәкми, тышкы кыяфәтеңә караганда чибәр күренәсең, шул да җитә”,- димәсенме. Зарплата 50 000гә кадәр дип тә өстәп куя. Баксаң, бу егет интим хезмәтләренең бер оешмасыннан икән. Миңа соңыннан бу хакта кибеттә идән юучы апа әйтте. “Синең кебек яшь һәм матур кызларны алдалап, башларына җитәләр алар”,- диде ул миңа.

“Эшкә урнашасың килсә, акча түлә”

Вконтакте социаль челтәрләрендә “Работа в Казани”, “Работа студентам” дип исемләнгән, вакансияләр тәкъдим итүче төркемнәр бик күп. Шуларга кереп үземә туры килерлек эш эзли башладым. “Офис архивына кеше кирәк, хезмәт хакы көнгә 990 сум”, - дип язылган игъланга тап булдым. Игъланда офисның адресы да, телефон номеры да, башка төрле мәгълүмат та күрсәтелмәгән иде. Офисның адресын һәм эш буенча сорауларымны язып игъланны куйган кешнең шәхси битенә хат юлладым. Җавапны озак көтәргә туры килмәде. Эш бер зур компаниядә, документларны тупларга, сораган кешегә кирәкле мәгълүматны табып бирергә кирәк икән. Компаниянең исемен белүгә, интернетка кереп, аның турында информация укырга керештем. Зур, синең алда күп мөмкинлекләр ача торган компания диелгән. Моның белән чикләнмичә, шунда эшләп караган кешеләрнең бәяләмәләрен дә укыдым. Тик компаниягә карата бер уңай фикер дә тапмадым. Интернетта язылган тискәре фикерләр бераз шүрләтте әлбәттә. Шулай да икенче көнне күрсәтелгән адрес буенча, әлеге компаниягә юл тоттым. Килеп җиткәч, компаниянең интернетта язылганча алай ук зур һәм дәрәҗәле булмавы ачыкланды. Гап-гади, бина. Бинага кергәч, минем кебек эш эзләп килүчеләр күп булуын күрдем. Эш эзләүчеләрнең күбесе минем кебек яшь студентлар. 20-30лап кеше җыелгач, бер зул залга кертеп утырттылар. Аннары бер хатын-кыз компаниядә булган карьера үсеше һәм башка мөмкинлекләр турында лекция укыды. Карьера төзү өчен укыту дәресләре һәм аның өчен нибары 7000 сум

түләргә кирәклеген әйткәч, бөтен кеше аптырашта калды, шаулаша башладылар. Ә хатын-кыз исә мондый мөмкинлек аларда гына булуы һәм аларда эшләү өчен 100 000 түләп университетта укырга кирәкмәве белән акланырга тотынды. “Әйбәт карьера төзисегез килсә, акча түләгез” , диде ул. Менә сиңа мә! «Эшкә урнашу өчен дә акча түләргә кирәкме икән ни?», дигән уйлар белән әлеге офистан чыгып киттем. Шулай итеп әлеге эш эзләү тәҗрибәм уңышсыз булып чыкты.

Эш дип, эшлим дип әйтү генә җиңел. Ләкин чынлап торып эш эзли һәм эшли башлагач кына, аның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлыйсың. «Эшнең җиңеле дә, авыры да юк, яратканы һәм яратмаганы бар», – дигән берәүләр. Тулысы белән килешәм. Эш эзләү барышында бик күп авырлыкларга тап булдым. Әмма акча кирәк дип ялгыш юлга басмадым. Ә бит күпләр җиңел юл эзли. Шуның аркасында ялгыш юлга киткәнен сизми дә кала…

 

 

 

Алинә Кадриева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: