Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Уйланырга урын бар

Тот, рульне шофер, тот, туры

Ма­ши­на хә­зер бай­лык тү­гел. Ә хә­рә­кәт итү ча­ра­сы. Мөм­кин ка­дәр тиз­рәк. Ма­ши­на­ның тиз йө­рүе аның тө­ре­нә ге­нә тү­гел, ә бен­зин­га да бәй­ле бит әле. Ок­тан­нар са­ны юга­ры­рак бул­ган са­ен ях­шы­рак ча­ба дип сөй­ли­ләр. Әм­ма аңа ка­рап, бө­тен ма­ши­на­га да "АИ-98" ле бен­зин са­лыр­га ки­рәк ди­гән сүз тү­гел әле. Әгәр ма­ши­на...

Ма­ши­на хә­зер бай­лык тү­гел. Ә хә­рә­кәт итү ча­ра­сы. Мөм­кин ка­дәр тиз­рәк. Ма­ши­на­ның тиз йө­рүе аның тө­ре­нә ге­нә тү­гел, ә бен­зин­га да бәй­ле бит әле. Ок­тан­нар са­ны юга­ры­рак бул­ган са­ен ях­шы­рак ча­ба дип сөй­ли­ләр. Әм­ма аңа ка­рап, бө­тен ма­ши­на­га да "АИ-98" ле бен­зин са­лыр­га ки­рәк ди­гән сүз тү­гел әле. Әгәр ма­ши­на җи­теш­те­рү­че оеш­ма ма­ши­на­ның кул­лан­ма ки­та­бын­да "АИ-98" дән дә тү­бән­рәк ок­тан­лы бен­зин сал­мас­ка дип яз­ма­ган бул­са­лар ин­де, бил­ге­ле. Языр­га ти­еш тү­гел­ләр бо­лай үзе. Ан­дый ма­ши­на­лар Га­рәп Әмир­ле­ге шә­ех­лә­рен­дә, яи­сә Рә­сәй фут­бо­лист­ла­рын­да гы­на. Ә га­ди ке­ше йө­ри тор­ган ма­ши­на­лар "АИ-95" тән юга­ры мен­мәс­тер. Ни­гез­дә, "АИ-92"ле­се дә хуп­ла­на. Әй­тик, ма­ши­на­ның кул­лан­ма ки­та­бын­да "95ле" бен­зин са­лыр­га ки­ңәш ител­гән. Ә сез 92ле­не сал­са­гыз, мо­тор­га зы­ян ки­лә дип кур­кыр­га ки­рәк­ми, ди бел­геч­ләр. Юга­ры ок­тан­лы бен­зин­га көй­лән­гән ма­ши­на нәр­сә­се бе­лән ае­ры­ла? Акыл­лы ке­ше­ләр­не тың­лыйк. Алар ни сөй­ли­ләр? Алар сөй­ли­ләр ин­де! Сөй­ләр­гә куш кы­на. Нин­ди­дер көч аг­ре­га­ты, ди­ләр. Шул аг­ре­гат­ның бен­зин­ны кы­су ко­эф­фи­ци­ен­ты төр­ле бу­ла, ди­ләр. Ме­нә шул ко­эф­фи­ци­ент юга­ры бул­са, 95ле­не са­ла­лар, ди­ләр. Юга­ры ок­тан­лы бен­зин­га көй­лән­гән мо­тор­лар­ның шу­лай ук за­жи­га­ние сис­те­ма­сы җи­тез­рәк бу­ла икән. Тиз­рәк ка­бы­нып ки­тә ди­гән сүз ин­де мо­ны­сы. Ки­та­бын­да "95" дип язы­лып та, тү­бән­рәк, ягъ­ни "92ле"­не са­лу­дан мо­тор эш­тән чык­ма­я­чак. Ав­то­мо­биль­ләр тех­но­ло­ги­я­се үс­кән­нән-үсә ба­ра. Яңа чы­га тор­ган ма­ши­на­лар хә­зер ба­ры­сы да элек­тро­ни­ка бе­лән ида­рә ите­лә­ләр. Шул исәп­тән, мо­тор да. Шу­ңа кү­рә, 95ле ти­еш бу­лып та, ял­гы­шып яи­сә баш­ка сә­бәп­ләр ар­ка­сын­да 92 ле­не сал­ган­сың икән, элек­трон бен­зин сип­те­рү сис­те­ма­сы мо­тор эш­чән­ле­ген ти­еш­ле тиз­лек­кә үз­лек­тән көй­ли­я­чәк. Те­ге бел­геч әйт­кән көч аг­ре­га­ты­на бер­нин­ди дә зы­ян ти­ми. Бер­дән­бер зы­ян - күп­ме­дер егәр юга­лыр­га мөм­кин, ба­ры тик шул гы­на. Фай­да­лы ягы да бар, тү­бән­рәк ок­тан­лы бен­зин сал­ган оч­рак­та ма­ши­на ягу­лык­ны элек­ке­ге­гә ка­ра­ган­да әз­рәк ягар­га мөм­кин. Бә­я­се дә ар­зан­рак, бә­рә­кәт­ле дә - ике ку­ян­ны берь­ю­лы то­та­сың ди­гән сүз.

Әгәр сез­нең ма­ши­на­гыз­ның егә­ре җи­тәр­лек икән, тү­бән ок­тан­лы бен­зин са­лу­дан әл­лә ни аер­ма сиз­мә­я­чәк­сез дә.

Ме­нә шун­дый ки­ңәш­ләр сез­гә ат­ка­зан­ган бел­геч­ләр­дән. 95ле дә ярый, 92ле­се дә ба­та - те­лә­сә кай­сын са­лы­гыз, иң мө­һи­ме бен­зин­лы дви­га­тель­гә ди­зель ягу­лы­гы гы­на са­ла күр­мә­гез. Ме­нә аны­сы дө­рес­тән дә на­чар. Бер дус ма­лай бе­лән са­лып ка­ра­дык ин­де. Ма­ши­на­сы бар­ган көй­гә сүн­де дә, кө­не буе ка­бы­за ал­мый­ча эт­лән­дек. Бө­тен та­ныш ме­ха­ник дус­ла­рын ча­кыр­тып, кө­не буе ма­ши­на сү­теп җый­ды­лар. Ал­ла сак­ла­сын, аның хә­ле­нә ка­лыр­га яз­ма­сын.

Са­лон­нан бен­зин исе кил­сә...

Бел­геч­ләр исәп­ләп чы­гар­ган. Без (так­сист, йөр­тү­че ке­бек һө­нәр ия­лә­ре­нә ка­гыл­мый) ур­та­ча тә­ү­лек бу­е­на якын­ча өч сә­гать ма­ши­на­да йө­ри­без икән. Елы­на - 46 көн, ай ярым ягъ­ни мә­сә­лән. Әз тү­гел шу­лай бит? Шу­ңа да ке­ше­гә ма­ши­на­ның ыша­ныч­лы, егәр­ле бу­лу­ын­нан тыш, аның уңай­лы­лы­гы әһә­ми­ят­ле. Җи­теш­те­рү­че­ләр мо­ны бе­лә­ләр. Шу­ңа да ха­лык­ка ярар­га ты­ры­ша­лар, уй­лый­лар, эз­лә­нә­ләр, ма­ши­на­ның эч­ке уңай­лык­ла­рын ях­шыр­ту өс­тен­дә эш­ли­ләр. Әм­ма ма­ши­на нин­ди ге­нә уңай­лы бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, са­ло­ны­на чит ис ке­рә тор­ган бул­са, ул уңай­лы­лык шун­дук то­ма­ла­на, күз­гә кү­рен­ми баш­лый. Чи ис­ләр­нең бер­се - ягу­лык исе. Биг­рәк тә арт­кы утыр­гыч­та уты­рып бар­ган ва­кыт­лар­да ул ис­ләр­дән күз­ләр тиз "то­ма­ла­на". Арт­та бе­лү­е­без­чә, бо­лай да чи­тен, бол­га­та, тул­га­та, ди­гән­дәй. Ае­ру­ча, йөр­тү­че­се үзен "Шу­ма­хер" дип хис ит­кән бән­дә эләк­сә. Хә­те­ре­гез­гә тө­шә­ме­дер. Ма­ши­на ча­ба, син арт­та. Бо­лай да көч-хәл бе­лән су­лыш ала­сың, аш­ка­за­ның­да­гы сый-нигъ­мәт­ләр­гә ял­ва­ру­лы сүз­ләр: "Тү­зе­гез, зин­һар, күп кал­ма­ды. Бе­рүк үз уры­ны­гыз­да гы­на уты­ра кү­ре­гез." Һәм шул миз­гел­дә са­лон­га убы­лып ягу­лык исе ки­леп ке­рә. Ян­га­ны да, ян­ма­га­ны да... Мон­да ин­де, җә­мә­гать, бер­нин­ди ял­ва­ру вә үте­нү­ләр дә яр­дәм итә ал­мый, кыз­га­ныч­ка кар­шы. Тук­тап ишек­не ачар­га гы­на өл­гер...

Кү­ңел­ле миз­гел­ләр тү­гел. Ә та­гын да на­ча­ры - ул ис­нең са­лон эчен­дә тот­рык­лы­га әве­ре­лүе. Утыр­гач та, бәл­ки, ун-ун­биш ми­нут эчен­дә ул әл­лә ни йо­гын­ты яса­мас. Ә ме­нә сә­гать­ләр буе шул ис­не ис­нәп бар­саң, баш тү­гел, без уй­ла­ма­ган җир­ләр кай­ный баш­лар.

Әй­дә­гез, ис­тән ко­ты­лу ча­ра­ла­рын эз­лик. Ме­нә сез­гә бе­рен­че ки­ңәш, иң ак­ту­аль ча­ра: тә­рә­зә­лә­ре­гез­не ачып җил­лә­тер­гә! Бел­мә­гән иде­гез­ме?

Икен­че урын­да һа­ва­ны хуш­лан­ды­ру­чы та­гыл­ма-асыл­ма уен­чык­лар. Так­тың - бет­те-кит­те. Тик асы­лы­нып йө­ри. Хуш ис та­ра­тып.

Сүз дә юк, бо­лар яр­дәм ит­ми­чә кал­мас­лар. Тик, аң­ла­вы­быз­ча, ва­кыт­лы­ча гы­на. Ма­ши­на эче­нә ин­де бен­зин исе сең­гән бул­са, ниш­ләр­гә? Мон­да ин­де тә­рә­зә ачып җил­лә­теп ке­нә ко­ты­лып бул­мый.

Ко­лак­ла­ры­гыз­ны тор­гы­зы­гыз, ачыш ача­быз хә­зер. Бе­рен­че эш итеп ка­ян бен­зин исе ки­лә, шул урын­ны эз­ләп та­бар­га ки­рәк. Та­бып, чис­тар­тыр­га. Ков­рик ас­ты­мы, ба­гаж­ник­мы - ба­ры­сын да җен­тек­ләп тик­ше­рер­гә, чис­тар­тыр­га. Биг­рәк тә ба­гаж­ник­ны. Күп оч­рак­та ан­да бе­рәр май­мы, бен­зин­мы тү­ге­леп кал­ган бу­ла. Нәр­сә бе­лән чис­тар­тыр­га? Ма­ши­на шам­пу­не бе­лән! Алай да бет­мә­сә ин­де... Бер­дән­бер юл ка­ла - ма­ши­на­дан ки­чек­мәс­тән ко­ты­лыр­га. Са­тып җи­бәр, дус­тым. Бү­тән ча­ра юк. Бар, әл­бәт­тә, ша­я­ра бер мәгъ­нә­се­зе.

Ис­кит­кеч ча­ра - кәһ­вә! Го­мәр абый мә­сә­лән, гел кәһ­вә кул­ла­на. Ә Го­мәр абый ул ме­нә утыз ел ин­де йөк ма­ши­на­сы­на уты­рып ерак шә­һәр­ләр­гә та­у­ар­лар та­шый. "Даль­но­бой­щик»лар­га уты­рып йөр­гә­не­гез бар­мы? Алар­ның са­ло­нын­нан һәр­ва­кыт яңа тө­ел­гән кәһ­вә исе ки­леп то­рыр. Кәһ­вә ярат­кан­га гы­на тү­гел... Са­лон­га бен­зин тү­гел­сә, Го­мәр ба­бай аны кәһ­вә бе­лән эш­кәр­тә. Го­ме­ре­нең өч­тән ике өле­ше ма­ши­на­да йө­реп уза, шу­ңа ан­дый эш­ләр­не бел­ми эш­лә­мәс.

Ник нәкъ ме­нә кәһ­вә соң? Кәһ­вә­нең сос­та­вын­да чит ис­ләр­не йо­тар­га сә­ләт­ле май­лар бар. Бер ат­на си­беп то­та­сың, си­ге­зен­че көн­гә ин­де бен­зин яи­сә сә­ләр­нең эзе дә, исе дә кал­ма­я­чак. Кыйм­мәт­ле кәһ­вә алыр­га ашык­ма­гыз, те­лә­сә нин­дие ба­та. Иң ар­зан­лы­сы да хәт­та.

На­чар ис­не үте­рү­че кәһ­вә ге­нә тү­гел. Алар күп әле. Ми­сал өчен аш со­да­сы. Бен­зин исе илеп тор­ган урын­га сип­тең, бер тә­ү­лек тот­тың, ту­зан су­ырт­кыч бе­лән су­ыр­тып ал­дың - эш тә­мам.

Та­гын бер уни­каль ча­ра - аш сер­кә­се. Сип­те­рә тор­ган тә­рә­зә чис­тарт­кыч са­вы­ты­на са­ла­сың да, бен­зин исе ки­леп тор­ган җир­гә си­бә­сең дә си­бә­сең. Шу­ны­сын гы­на оны­тыр­га яра­мый: сер­кә бик үк фай­да­лы әй­бер тү­гел, шу­ңа кү­рә ош­бу "опе­ра­ция"­дән соң ма­ши­на­ны тә­ү­лек дә­ва­мын­да җил­лә­тү мө­һим.

Хә­ер, тә­ү­лек дә­ва­мын­да җил­лә­тә­се бул­гач, ул на­чар ис бер­ни сип­ми­чә дә очып җил­лә­неп бе­тәр­гә ти­еш ин­де үзе. Бел­геч­ләр шу­лай, ди. Ба­гаж­ни­гы, дүрт ише­ге ка­е­рып ачыл­ган ки­леш тә­ү­лек буе тор­са ма­ши­на, яңа юып кип­те­рел­гән күл­мәк сы­ман һуш­ла­на ди икән...

Чис­та, саф һа­ва­лы ма­ши­на­лар­да гы­на йө­ре­гез, җә­мә­гать. Ни ди­сәң дә, сә­ла­мәт­лек ба­ры­бер бе­рен­че урын­да бу­лыр­га ти­еш.

Үз­гә­реш­ләр га­мәл­гә кер­де

­Ма­ши­на йөр­тү хо­ку­кың бар­мы? Бул­са, син бә­хет­ле. Ә ме­нә ки­лә­чәк­тә йөр­тү­че хо­ку­кы алыр­га җы­е­ну­чы­лар­га бик үк ях­шы бул­ма­ган яңа­лык­лар бар. ЮХИ­ДИ­да им­ти­хан тап­шы­ру тәр­ти­бен­дә яңа үз­гә­реш­ләр бар­лык­ка кил­де. Асыл­да аны кат­лау­лан­дыр­ды­лар. Мо­ңа ка­дәр сүз­дә ге­нә бул­са, 1 сен­тябрь­дән ин­де ул га­мәл­гә дә кер­де. Үз­гә­реш­ләр өч сы­нау тө­ре­нә дә ка­гы­ла.

Те­о­ри­я­дән баш­лыйк. Элек җай­лы һәм га­ди иде. 20 со­рау - 20 ми­нут. Өч ха­таң бул­са - си­нең көн тү­гел, елап чы­гып кит­тең, ике ха­таң бул­са - син бә­хет­ле, им­ти­хан тап­шы­рыл­ды ди­гән сүз. Хә­зер алай тү­гел. Хә­зер ике ха­та җи­бәр­сәң, та­гын өс­тә­мә 10 со­рау­га җа­вап би­рер­гә ту­ры ки­лә­чәк. Бер ха­та өчен - өс­тә­мә 5 со­рау. Һәр со­рау­га бер ми­нут ва­кыт би­ре­лә. Ике ха­та­дан соң чык­кан өс­тә­мә со­рау­лар­га җа­вап бир­гән­дә ин­де ял­гы­шыр­га яра­мый. Чөн­ки дө­рес бул­ма­ган җа­вап­лар са­ны өч­кә җы­е­ла­чак. Өч кы­зыл ут, бе­лү­е­без­чә, им­ти­хан тап­шы­ру­лар өчен "ка­ра кай­гы".

Мах­сус мәй­дан­чык - ав­тод­ром­га кай­тыйк. Элек, бә­хет­ле за­ман­нар­да, бар­лы­гы өч кү­не­гү ге­нә үтә­лә иде. Ә хә­зер, за­ма­на­лар кат­лау­ла­на, кү­не­гү­ләр са­ны - биш. "Елан", "га­раж­га арт бе­лән чи­ге­неп ке­рү", "эс­та­ка­да" ке­бек кү­не­гү­ләр­гә бар­лык мөм­кин бул­ган 7 кү­не­гү ара­сын­нан та­гын икәү өс­тә­лә­чәк. Бо­лар ара­сын­да яңа төр кү­не­гү­ләр - "арт бе­лән чи­ге­неп ма­ши­на­ны пар­ко­вать итү һәм пар­ков­ка уры­нын­нан чы­гу", "тук­сан гра­дус­ка уң­га һәм сул­га бо­ры­лу", "юл ча­тын­нан чы­гу" ке­бек сы­нау­лар бар.

Шә­һәр шарт­ла­ры­на кү­чик. Ан­да да үз­гә­реш­ләр шак­тый. Ни­гез­дә бә­я­ләү - штраф бал­ла­ры бил­ге­ләү бу­ен­ча. Штраф бал­ла­ры 5 тән ар­тыр­га ти­еш тү­гел. Элек тә шу­лай иде. Тик элек урын­нан куз­га­лып ки­тә ал­ма­ган өчен штраф ба­лы бил­ге­лән­мә­де, ә хә­зер бил­ге­лә­нә (җи­ңел­чә ха­та бу­лып исәп­лән). Кур­кы­ныч­сыз­лык ка­е­шын так­мый­ча урын­нан куз­гал­ган өчен - 3 балл (ур­та­ча ту­пас­лык­та­гы ха­та), стоп сы­зы­гын чы­гып кит­кән, җә­я­ү­ле­ләр­гә һәм баш­ка ма­ши­на­лар­га ти­еш бу­лып та юл бир­мә­гән өчен һәм баш­ка­лар (ту­пас ха­та) - 5 балл. "Биш"­ле бо­лай үзе әй­бәт бил­ге, тик ЮХИ­ДИ­да им­ти­хан тап­шыр­ган­да гы­на тү­гел.

Та­гын бер яңа­лык - мо­ны­сы им­ти­хан тап­шы­ру һәм чи­рат кө­тү ва­кы­ты­на ка­гы­ла. Бо­ла­рын әз­ме-күп­ме бу­ла­чак йөр­тү­че­ләр фай­да­сы­на дип әй­теп бу­ла­дыр, шәт. Им­ти­хан тап­шы­ру да, чи­рат­ны кө­тү дә 15 ми­нут­тан арт­мас­ка ти­еш. Арт­са - им­ти­хан алу­чы­га штраф­лар ка­рал­ган.

Яз­ма­ны шу­шы "ку­а­ныч­лы" но­та­да бе­те­рү иде те­ләк. Та­гын бул­ма­ды ин­де. Им­ти­хан­нар­ны ка­бат­тан тап­шы­ру бу­ен­ча на­чар яңа­лык­лар бар икән. Им­ти­хан­ның бе­рәр­сен (те­о­рия, ав­тод­ром, шә­һәр) уңыш­лы тап­шы­ра ал­ма­ган оч­рак­та, ке­ше­гә бер ат­на­дан соң ки­леп тап­шы­ру хо­ку­кы би­ре­лә. Өч тап­кыр. Әгәр им­ти­хан­ның бер өле­шен дә уңыш­лы тап­шыр­ма­саң, бер ай уз­га­нын кө­тә­се. Яр­ты ел "тә­гәр­мәч­лә­рең бер урын­да буш­ка әй­лә­неп тор­са", бө­тен им­ти­хан­ны өр-яңа баш­тан тап­шы­рыр­га ту­ры ки­лә­чәк.

Ә, әй­тер­гә оны­тып то­рам, яңа ел­дан плас­тик "пра­ва" алу өчен дә­ү­ләт са­лы­мы ике мең сум­нан өч мең­гә кү­тә­ре­лә­чәк.

Уңыш­лар сез­гә!

Рай­нур Әгъ­лә­мет­ди­нов әзер­лә­де.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев