Шəhри Чаллы

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары: «Без эпидемиянең иң башында гына әле»

Коронавирус инфекциясе эпидемиясе башланганнан бирле Татарстанда 230 авыру очрагы ачыкланган.

Республиканың нинди сценарийны сайлаячагы, COVID-19 авыр формалары нәрсәсе белән куркыныч булуы һәм ни өчен үз-үзеңне изоляцияләү режимын сакларга кирәклеге турында «Татар-информ»га Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары — Казан башкарма комитетының Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков сөйләде.

Үз-үзеңне изоляцияләү режимы сәламәтлек саклау системасына авыруларның пик йөкләнешен булдырмаска ярдәм итә

Владимир Владимирович, пандемия үсешенең төрле фаразларына ничек карыйсыз һәм чынлыкта безне нәрсә көтәргә мөмкин?

Пандемия вакытында алга таба нәрсә булачагы, ниләр белән очрашачагыбыз турында сораулар - иң мөһимнәр рәтендә. Монда предиктив модель төзү белән шөгыльләнү мөһим. Бу кирәкле ресурсларны исәпләргә ярдәм итә.

Нинди дә булса мәгълүматлар булмаганда фаразлау моделе төзү - дөрес юнәлеш түгел. Шуңа күрә предиктив модель төзегәндә мөмкин булган бар мәгълүматны да кулланалар, әйтик, Кытайдан башлап, Италиягә кадәр. Бу ике сценарий капма-каршылыклы. Кытай эпидемия үсеше вакытында ук кырыс карантин чаралары күрсәтте. Ә Италия моны эшли алмады.

Һәм хәзер без бу ике илнең нинди нәтиҗәләргә ирешкәнен күрә алабыз. Кытай бу хәлдән чыкты һәм икътисадын кире торгыза башлады, ә Италиядәге хәлләр әле дә төгәлләнмәде — коронавирус йоктыру дәвам итә һәм үлем очраклары да шактый.

Россия һәм Татарстан чит ил тәҗрибәсен күреп, баштан ук кайбер чараларны кабул итте.

Хәзер бу чаралар халыкның авыру йоктыру динамикасында чагылыш таба. Авыручылар санын киметү өчен халыкның урамга чыгуын чикләү бик дөрес карар булды. Ул сәламәтлек саклау системасына пик йөкләнешен булдырмаска ярдәм итә.

Авыручылар саны артачакмы?

Сәламәтлек саклау системасы төрле математик модельләр белән үзен дә, халыкны да киләчәктә булачак хәлләргә әзерли. Хәзер төрле яктан, янәсе, авырулар саны бездә әз дигән фикерләр булырга мөмкин. 

Әмма ике факторга игътибарны юнәлтәсем килә. Беренчедән, шушы модельгә кире кайтыйк. Анда безнең әле эпидемиянең дебютында, иң башында гына булуыбыз ачык күренә. Һәм алга таба булачак саннарга һәм моның нинди юнәлеш алачагына карап, без вирус йоктырган кешеләр санын күрә алабыз. Ягъни, инфекция йоктыручыларның хәзерге санына нигезләнеп, без авыруга каршы күрелә торган чараларыбызны үзгәртергә тиеш түгел.

Икенчедән, инфекция йоктырган пациентларның үсеш динамикасына игътибар юнәлтәсем килә. Бу динамика безгә авыручылар саны шактый күп булачагын күрсәтә. Бу саннарның әллә ни күп булуына да карамастан, теләсә кайсы эпидемиолог чирләүчеләр саны һәм вирусның авыр формалары күбрәк булачак дип әйтә.

«Коронавирусны ничек җиңүебез кешеләрнең аң дәрәҗәсенә бәйле»

Коронавирусның авыр формасы нәрсә ул һәм нәрсәсе белән куркыныч?

Ул кайвакыт авыруның фаталь нәтиҗәләре белән куркыныч. Аларга берничә сәгать эчендә нәтиҗә ясала һәм без аларны Татарстан Республикасының авыр пациентларны карау тәҗрибәсе ярдәмендә беләбез. Тулаем алганда, соматик авыр хәлдәге пациент артык зарланмый, әмма берничә сәгать эчендә аның хәле кинәт начарлана.

Алай гына да түгел, әгәр үпкәләрнең компьютер томограммаларын карасак, көн башында бер рәсем була, көн азагында ул начарлана һәм бөтенләй башка картинага әйләнә. Үпкәләр организм эшчәнлеген тәэмин итә торган төп үзлеген югалта. Авыручылар саны арта барачак һәм шулай ук авыруның катлаулы формалары да артачак. Кайбер очракларда авыру үсеше бик тиз бара һәм менә шуннан куркырга кирәк тә инде.

Хәзер үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы кешеләр булуын күрәбез. Җәмгыятькә тәэсир итүнең нинди вариантлары бар һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү мөһимлеген кешеләргә ничек нәтиҗәлерәк итеп күрсәтергә була дип уйлыйсыз?

Җәмгыятькә йогынты ясауның берничә варианты бар. Әлбәттә, куркыту варианты - иң гадие һәм кыска дистанциядә иң нәтиҗәлеседер, мөгаен. Әмма безгә җәмгыять алдында максималь дәрәҗәдә ачык һәм ихлас булуны күрсәтү мөһим. Без сәламәтлек саклау системасындагы хәлләрне, шул исәптән авыр пациентларда авыруның ничек баруы турында сөйлибез.

Безнең кешеләр, республика халкы моның ни өчен эшләнүен аңласын өчен. Менә шушы аңлау барлыкка килгәч, һичшиксез, нәтиҗә күпкә зуррак булачак. Шуңа күрә, без бүген сөйләшә торган проблема буенча кешеләрнең үзаңын күтәрү өчен халыкка мөрәҗәгать итү теләгем зур. Бу шаяру түгел.

Һәрберебезнең дә сәламәтлек мәсьәләсе үз кулында. Бу хәлдән никадәр тиз һәм нинди югалтулар белән чыгачагыбыз үзебезне дөрес тотуга, хәзерге вакытта һәрбер экраннан күренгән һәм һәр аудиоязмадан ишетелгән кагыйдәләрне үтәүгә турыдан-туры бәйле.

«Татарстанның сәламәтлек саклау системасы резервлары исәпләнгән, без теләсә нинди сценарийга әзер»

Баштарак InnoSTage компанияләр группасының бизнес-карарлар юнәлеше җитәкчесе фаразлар тәкъдим иткән иде. Аннан күренгәнчә, әгәр Татарстан коронавирус таралуны иң авыр кичергән илләр сценарие буенча барса, авырудан бер көнгә 200 кеше үләргә мөмкин. Бу фараз буенча нәрсә уйлыйсыз?

Без чыннан да авыруның пик чорын көтәбез, әмма безнең хезмәттәшләр тәкъдим иткән саннар уйланырга һәм әзерләнергә мөмкинлек бирә. Шулай да, моның фараз, предиктив модель икәне аңлашыла, шуңа күрә аның чынлыкта ничек булуы хакимият һәм җәмгыятьнең нәтиҗәле элемтәсенә, графикта күрсәтелгән саннарга юл куймас өчен берләшүебезгә һәм никадәр төгәл эшләвебезгә бәйле булачак.

Бу фараздан тыш, хәзер инфекция үсешенең бик күп сценарийлары бар? Сез кайсысына күбрәк ышанасыз?

Вирусологлар һәм эпидемиологлар бердәм фикердә — бу инфекция кешелек өчен нинди дә булса куркыныч тудыруын туктатсын өчен халыкның якынча 70 проценты авырып чыгарга тиеш. Шуннан чыгып караганда, бездәге халыкның күп өлеше чирләячәк.

Хәзер безнең төп бурыч — авырулар санының һәм авыруның авыр формаларының кисәк артуына юл куймау. Бу сәламәтлек саклау системасы үзалдына куелган бурычларны җайлап кына, салмак кына хәл итә алсын өчен мөһим. Италия очрагы нәкъ шушы проблеманы күрсәтә дә инде, ягъни кинәт кенә бик күп кеше авырды һәм сәламәтлек саклау системасы моны күтәрә алмады. Шуңа күрә карантин чаралары гаять әһәмиятле, бу авыру вакыт аралыкларында тигез таралсын өчен кирәк. Шуңа да коронавирус инфекциясе белән көрәштә изоляция иң көчле алымнарның берсе дигән позициядә калабыз.

Италиядә табибларның конкрет авыруга ярдәм итәргәме, итмәскәме дип хәл иткән очраклар да булды. ИВЛ аппаратлары җитмәде һәм кешеләр үлде, ә кемнедер коткарып калдылар. Бездә дә шундый хәл булырга мөмкинме?

Мондый сайлау турында фикер белән килешмим. Безнең белгечләр алдында мондый сайлау булмас дип чын күңелдән ышанам. Татарстан Республикасының сәламәтлек саклау системасы резервлары исәпләнгән һәм без авыруның төрле үсешенә әзер.

Әмма хәзер халык бу миңа кагылмый дип уйларга тиеш түгел, инфекцияне таратмау турында сүз бара. Шуңа күрә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне изоляцияләү, өстәвенә, бик катгый изоляция — мәҗбүри шарт.

Норматив документлар нигезендә күрсәтелгәнчә, эшкә чыкмау, административ ялда, больничныйда калу мөмкинлеге булган кешеләрнең максималь изоляциясе — республика халкының сәламәтлеген саклауның бик мөһим өлеше.

 

 

 

 

Чыганак: Интертат

Фото: Владимир Васильев 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: