Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшь йөрәкләр

Дөньяда иң зур байлык нәрсә микән?

«Күп кеше байлыкны зур акчада күрә, чынлыкта...»

Элек атка утырып йөргәннәр, хәзер машинада җилдерәбез. Аның да кыйммәтлерәгенә кызыгабыз. Элек бер кисәк ипигә дә риза булганнар, ә без тәмле әйбер эзләп йөрибез.
Ни өчен кеше хәзер канәгать түгел? Кешегә канәгать булырга нәрсә комачаулый? «Сәләх» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ белән без шул сорауларга җавап эзләдек.

– Аллаһы Тәгалә “Нәхел” сүрәсендә: “Сезгә зиннәт өчен вә атланыр өчен, йөкләр йөкләр өчен ат, качыр, ишәкләрне яратты һәм дә сез белмәгән нәрсәләрне халык кыла”, – ди. Борынгы буын вәкилләре поездлар, очкычлар, машиналар барлыкка килер дип уйлап та карамаганнардыр. Болар барысы да Аллаһның рәхмәте. Шул ук сүрәдә Раббыбыз: “Ир булса да, хатын-кыз булса да, кем Аллаһка иман китереп, изге гамәлләр кыла, без аңа хәерле, бәрәкәтле тормыш бирербез”, – ди. Хәерле тормышны исә Аллаһы Тәгалә канәгатьсезлектән ерак булган, шөкер итә белгән кешегә вәгъдә итә. Күп кеше байлыкны зур акчада күрә, чынлыкта байлык ул Аллаһ биргән нигъмәтеңә чын күңелеңнән канәгать булу. Канәгатьсезлек чире хәзер генә түгел, элек тә булган. Кешегә беркайчан да бернәрсә дә җитми. Ун сум бирсәң, ул синнән егерме сум сорый. Егермене бирсәң, утыз сум өмет итә. Адәм баласының табигате шундый. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.) тә бер хәдисендә: “Әгәр кешегә ике таба алтын бирсәң, ул өченчесен таләп итәр. Шуңа күрә адәм баласының карынын балчыктан башка бернәрсә дә тутырмый. Аллаһ Тәгалә канәгатьсезлектән тәүбә итүче кешенең тәүбәсен кабул итә”, – ди. Ул биргән нигъмәтләргә шөкер итсәң, нигъмәтен арттырып бирәчәк, әгәр көферлек кылсаң, Аның газабы бик каты булачак. Гадәттә, кеше үзеннән яхшырак яшәгәннәргә карап, үз хәленнән канәгатьсезлек белдерә. Ә нишләп үзеңнән түбәнрәкләргә карап гыйбрәт алмаска. Кемнеңдер кулы, кемнеңдер аягы юк. Кемнеңдер ашарга ризыгы булмаска мөмкин. Шуларны күреп, күңелеңдә булганына шөкер итү хисе барлыкка килергә тиеш. Дин юлындагы иманы нык булган кеше исә һичшиксез канәгатьлек хисе белән яши. Ә канәгать булу ул – зур нигъмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев