Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яшь йөрәкләр

Максим Коволев: “Кул эшләре миңа ләззәт бирә”

–Быел мәктәпләрдә укулар гына түгел, ә күләмле бәйрәм-чаралар да, кызганычка каршы, онлайн форматта узды. Шул исәптән шәһәребездә ел саен зурлап билгеләп үтелүче яшьләр көне дә. Аның кысаларында, быелгы илдәге вәзгыятькә бәйле рә-вештә, битлекләр фестивале үткәрелде. Чараны шәһәребезнең “Заман” яшьләр үзәге оештыр-ды. Бәйге шартлары буенча телә-ге булган һәркем үз фантазия-сенә таянып битлек тегәргә тиеш иде. Иң үзенчәлекле битлек-не үзәкнең социаль челтәрендә онлайн рәвештә билгеләделәр. Беренче урынга шәһәрдәшебез Максим Коволев лаек булды. Егетнең кулы белмәгән эш юк. Аның кебекләр турында “кулын-да ут уйната”, – диләр. Үзенә 28 яшь кенә булуына карамас-тан, ул инде бик күп һөнәрләр үзләштерергә җитешкән.

Мак­сим, һө­нәр­лә­рем күп ди­сең, без­не дә бер­ни­чә­се бе­лән та­ныш­ты­рып кит әле?

Мин кеч­ке­нә­дән бик күп һө­нәр­ләр­гә га­шыйк идем. Мәк­тәп­не бе­тер­гәч, көл­ли­ят­тә укып, ав­то­ме­ха­ник һө­нә­рен үз­ләш­тер­дем. Һәр­бер егет ке­ше кеч­ке­нә чак­тан ук ма­ши­на­лар бе­лән җен­лә­нә­дер ин­де. Ми­нем дә ма­ши­на­лар сү­теп-җыю, алар­ны тө­зек­лән­де­рү ба­ла­чак­тан кил­гән хы­я­лым иде.

Укып бе­тер­гәч, Се­вас­то­поль шә­һә­рен­дә хез­мәт ит­тем. Дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, егет­ләр өчен иң ях­шы тор­мыш мәк­тә­бе – ул ар­мия. Бе­рен­че­дән ан­да ир-ат­лар­ча ха­рак­тер фор­ма­ла­ша, син үзең­не бө­тен­ләй баш­ка ке­ше итеп хис итә баш­лый­сың, авыр­лык­лар­га тү­зәр­гә өй­рә­нә­сең. Кыс­ка­сы, ар­ми­я­гә үз сү­зен­дә әй­тер­гә ку­рык­кан егет бу­лып кит­сәң, ая­гын­да нык ба­сып то­ру­чы ир-ат бу­лып кай­та­сың. Мин бо­лар­ны үзем­нән чы­гып әй­тәм.

Ар­ми­я­дән кайт­кач, вах­та ме­то­ды бе­лән Ерак төнь­як­та эш­лә­дем. Ан­да да бик күп һө­нәр­ләр үз­ләш­тер­дем, ма­ши­на йөр­тү­че ди­сең­ме, ашар­га пе­ше­рү­че, эре­теп-ябыш­ты­ру­чы. Ә иң оша­га­ны тө­зү­че һө­нә­ре бул­ды. Шу­ңа кү­рә дә, чит­тән то­рып тө­зү­че­лек­кә укыр­га кер­дем һәм бү­ген­ге көн­дә әле­ге һө­нәр бу­ен­ча эш­лим.

Бит­лек­ләр фес­ти­ва­лен­дә кат­на­шу те­лә­ге ни­чек ту­ды?

– Әле­ге фес­ти­валь ту­рын­да со­ци­аль чел­тәр­дән бел­дем. Шу­ны­сы кы­зык­лы, мин ин­де үзи­зо­ля­ция баш­лан­ган ва­кыт­та ук ин­тер­нет­та бер та­биб­ның чу­ма­га кар­шы те­гел­гән бит­лек ки­еп төш­кән фо­то­сын күр­гән идем. Кы­зык­сы­нып мин дә үз ва­ри­ан­тым­ны уй­лап та­бып, күн­нән эш­ләп ка­ра­дым. Лә­кин мин аны кем­гә­дер күр­сә­тер, кай­да­дыр кат­на­шыр өчен тү­гел, ә үзем­не кы­зык­сын­дыр­ган өчен ге­нә тек­тем. Ә ин­де әле­ге фес­ти­валь ту­рын­да ишет­кәч, кат­на­шып ка­рар­га бул­дым һәм бит­лек­кә өс­тәп, төс­ле эш­лә­пә дә те­геп тәкъ­дим ит­тем.

Ди­мәк, әле­ге бит­лек күн­нән эш­лән­гән?

Әйе, күн бе­лән эш­ләр­гә бик яра­там. Мин буш ва­кы­тым­да әле­ге ма­те­ри­ал­дан ка­еш, ир-ат­лар өчен сум­ка, ко­шы­лек­лар те­гәм. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, алар­ны мин үзем өчен һәм дус-ту­ган­нар­га бү­ләк итәр өчен ге­нә те­гәм. Ми­ңа кал­са, чын күн­нән үзең яса­ган әй­бер – иң шәп һәм ори­ги­наль бү­ләк­ләр­нең бер­се. Өс­тә­ве­нә, бәй­рәм­нәр­дә нәр­сә би­рим икән дип баш ва­та­сы да юк.

Әле­ге хоб­би­ны биз­нес­ка әве­рел­де­рү те­лә­ге юк­мы үзең­дә?

Аны­сын ва­кыт күр­сә­тер ин­де. Ал­да әйт­кә­нем­чә, ми­нем әле тө­зү­че­лек бе­лән бәй­ле төп эшем дә бар. Ә ми­ңа кал­са, ике эш­не дә берь­ю­лы, ти­еш­ле дә­рә­җә­гә җит­ке­реп эш­ләү бик күп көч һәм ва­кыт та­ләп итә. Бәл­ки, кай­чан­дыр ба­ры тик шул күн бе­лән эш­лә­ү­не ге­нә сай­лап, бар ва­кы­тым­ны шу­ңа ба­гыш­лар­мын. Ә хә­зер­ге ва­кыт­та ми­нем ин­с­таг­рам чел­тә­рен­дә күн эш­лән­мә­лә­ре ку­ел­ган шәх­си би­тем бар. Ан­нан әз-мәз за­каз­лар ка­бул итәм.

Дө­ре­сен әй­тер­гә ки­рәк, биз­нес ул 24 сә­гать буе бер­тук­тау­сыз эш­лә­гән­нәр­не ге­нә яра­та, ял­кау­лар­га ан­да урын юк, бу бе­рен­че­дән. Икен­че чи­рат­та исә, ул зур риск ди­гән сүз, биз­нес­та кә­сә­гә бер­кем дә са­лып алып ки­леп бир­ми. Шу­ңа кү­рә, га­и­лә дә бул­гач, бер көн­дә бер­сен таш­лап, икен­че­сен баш­лап бул­мый, ми­ңа кал­са, мо­ңа нык­лы ни­гез са­лып, ак­рын­лап ки­лер­гә ки­рәк.

Күн бе­лән эш­ли баш­лау та­ри­хы ни­чег­рәк баш­лан­ды?

Мин 6 ел буе Се­бер­дә эш­лә­дем. Ба­ры­быз да бе­лә ан­да бик сал­кын, кыш­ла­рын 50 гра­дус­ка ка­дәр су­ы­та. Ан­да яшә­ү­че­ләр, аз­мы-күп­ме, әле­ге шарт­лар­га кү­нек­кән ин­де. Ә ми­ңа бе­рен­че ва­кыт­лар­да бик кы­ен бул­ды. Ул ва­кыт­та ми­нем иң зур хы­я­лым, өй­гә кай­тып, җы­лы офис­та эш­ләү иде. Шул ва­кыт­та мин бик күп ел­лар буе күн эш­лән­мә­лә­ре бе­лән шө­гыль­лән­гән аб­зый бе­лән та­ныш­тым. Аның ан­дый эш­лән­мә­ләр­гә ку­лы шо­мар­ган иде ин­де. “Бер ге­нә һө­нәр дә зы­ян­га бул­мас” дип уй­лап мин аның яр­дә­ме бе­лән әле­ге һө­нәр­не дә үз­ләш­тер­дем.

Фес­ти­валь­дә бе­рен­че урын яу­ла­гач, әле­ге юнә­леш бу­ен­ча эш­ләү те­лә­ге арт­ма­ды­мы?

Күн эш­лән­мә­лә­ре җи­теш­тер­гән ва­кыт­та мин, дө­ре­сен ге­нә әйт­кән­дә, ләз­зәт алам. Эш­тән арып кай­сам да, мин ди­ван­га су­зы­лып ятып, те­ле­ви­зор ка­ра­ган­чы дип, бар­лык ки­рәк­ле ма­те­ри­ал­лар­ны алам да, кө­не буе баш­та бө­те­ре­леп йөр­гән иде­я­не тор­мыш­ка ашы­ра баш­лыйм. Эш­лә­гән ва­кыт­та ми­нем бар­лык ары­ган­лык оны­ты­ла, ка­нат­лар үсә баш­лый. Ә фес­ти­валь ул ми­ңа үз-үзем­дә ыша­ныч арт­ты­ру өчен дә ки­рәк иде. Мин шун­дый мөм­кин­лек бул­дыр­ган­на­ры өчен бар­лык оеш­ты­ру­чы­лар­га рәх­мә­тем­не бел­де­рәм. Шу­ны­сын да әй­тер­гә ки­рәк, бар­лык кат­на­шу­чы­лар­ның да бит­лек­лә­ре ис­кит­кеч ма­тур һәм ори­ги­нал иде.

Әң­гә­мәң өчен рәх­мәт, Мак­сим

­

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев