Шəhри Чаллы

Агач утырту – изге эш

Яз көне чыршы, нарат агачлары утыртырга кирәк. Көзен утыртсаң, кышын аларның  туңу куркынычы бар

Агач утырту изге һәм файдалы эш: тәрбияви яктан да, рухи һәм физик яктан да бу иң яхшы гамәлдер мөгаен. Шул җәһәттән яз-көз айларында Чаллыда төрле акцияләр оештырыла. Быел да оешма-предприятие һәм мәктәп коллективлары агач утырту буенча өмәләрдә катнашачак. 

Әлеге изге эшкә керешкәнче агач утырту технологияләре белән якыннан танышыйк. Бөтен гомерен Лубян урман хуҗалыгына багышлаган Петр Сапурин кыйммәтле киңәшләрен  җиткерә:

-Яз көне чыршы, нарат агачлары утыртырга кирәкКөзен утыртсаң, кышын аларның  туңу куркынычы бар.Ә имәннәр көз көне утыртыла . 

Яфраклар   коелгач, җир катырыр алдыннан. Агачлар бик озак үсә, шуңа күрә аларны күпләп утыртырга кирәк.

Үзебезнең якларда үсүче агачларның файдасы, әһәмияте турында да сөйләде Петр ага. Ул  имән, каен, юкә агачларына тукталды. 

-Имән - мәңгелек символы. 800- 2000шәр ел яши имән агачлары. 60 яшьләрдә имән үзенең көчен җыя, 40 метрга кадәр ботакларын җәя. Аларның  буе 60 метрга, юанлыклары 10 метрга, ә тамырлары исә җиргә 7 метрга кадәр җитә. Имән утырту өчен җир бай, майлы, кара җир тагы да  яхшырак була. Бездә имәннең 20 ләп төре билгеле. Имән үзенең мәңгелек икәнлеген күрсәтә: киселгән агач яңадан тамырдан үсеп чыга. Ул яз көне иң соңыннан яфрак яра. Имән яфрак ярганнан соң кыраулар,  суыклар бетә. Имән бик нык каты һәм чыдам агач.Бу агач төзелеш материаллары өчен кулланыла.  Корабльләр төзү өчен такталар ясыйлар. Шулай ук җиһазлар, ишекләр, рамнар,су кисмәкләре ясыйлар. Имән чикләвеге белән кабан дуңгызлары, болан, үрдәк, саескан туклана. Имән согыннан 100 ләп продукт алалар. 

Безнең якларда каен агачлары да күп утыртыла. Гадәти каеннар 120-140ар ел, ә  кайберләре – 300 ел яши. Каеннан мунча себеркесе ясыйлар, яфраклары сәламәтлек   өчен бик файдалы. Каен агачыннан җиһазлар, тәгәрмәч, калак, труба, аяк киемнәре   шикелле әйберләр ясыйлар. Кайрыларыннан, тамырларыннан уксус кислотасы, агач спирты, ацетон алалар. Янганда каен агачыннан куе корым хасил булла, типография   өчен буяу әзерлиләр. Яфраклар согыннан яшел һәм сары буяу алалар.

Безнең як урманнарында тагы бик күп таралган агач -юкә. Юкә агачы уртача 300-400 ел яши. 1000 ел яшәүчеләре дә очрый. Бу агач  уңдырышлы итә, яхшырта. Юкәнең яфраклары тиз чери, үсемлекләргә бик кирәкле кальций бирә. Юкә белән  күршедә ылыслы агачлар тиз үсәләр. Юкә кышка бик чыдам. Бу  агачны күләгәсе өчен   паркларга күпләп утырталар. Агачның чәчәкләрен июль аенда җыялар, юкә себеркесе яшь бозауларга бик файдалы, кайрысыннан мунчала ясыйлар.  

Тәҗрибәле урманчы сөйләгәннәрне искә алып эш итсәк, күңел җылыбызны кушып утырткан агачларыбыз шаулап үсәр! 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: