Шəhри Чаллы

"Тук" та "тук"

Тукран – өтергесыман томшыклы, агач буйлап үрмәләргә сәләтле, очарга яратмаучы, әмма кирәк чакта, бик тиз оча ала торган кош

Татарстан урманнарында “тук” та “тук” дигән тавыш ишетелмәсә, урманнар ятим кебек тоелыр иде, чөнки безнең як кышын тукрансыз күз алдына китереп булмый. Яз җитү белән, без сыерчыкларны көтә башлыйбыз, җәйге төннәрне, таңнарны сандугач сайравын тыңлыйбыз, мондый “музыка” тирәлегендә тукран онытылып торган шикелле. Ә бит “тук-тук” килүче, исеме дә шушы аваздан ясалган тукраннар булмаса, урманыбыз корт-бөҗәкләр басымы астында калып, һәлак булыр иде. Шуңа күрә тукран белән якыннанрак танышыйк.

Тукран – өтергесыман томшыклы, агач буйлап үрмәләргә сәләтле, очарга яратмаучы, әмма кирәк чакта, бик тиз оча ала торган кош. Тукраннар гадәттә берәм-берәм яисә парлап, бик сирәк төрләре генә зур төркемнәр белән яшиләр. Тукраннарның озынлыгы вак яисә уртача буларак билгеләнә. Алар якынча 60 см озынлыкка, 80-90 грамм авырлыкка ияләр. Канатлары – киң, очлы түгел.Төсләре гадәттә ерактан күренп тора торган кара, яшел, чуар була. Тукранның гомере агачта диярлек уза, шуңа күрә табигать аның аякларын кыска, озын бармаклы һәм үткен тырнаклы итеп яраткан.

Зур чуар тукран кышын нарат һәм чыршы орлыклары белән туклана. Әмма аның кыш көне дә төп эшен – агачларга зыян салучы кортларны чүпләргә онытмавын әйтергә кирәк. Ул агач кайрысын һәм үзәген чүпләп, кортларны таба, озын теле белән эләктерә, ә селәгәй бизләре бөҗәкне телгә ябыштырырга ярдәм итә.

Тукраннар гаиләсе бик тату була: әни тукран күкәй салганнан соң, ул, әти тукран белән чиратлап күкәйләрне саклый, җылыта, ә 10-12 көннән соң алардан шәрә, ярдәмчесез нәни тукраннар чыга башлый.

Менә шундый кызыклы, үзенчәлекле төзелешле ул безнең урманнарда көн күрүче һәм табигатебезне саклауда зур роль уйнаучы тукраннарыбыз!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: