Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Акчаны алдан ук күчерәбез, башка кешегә сата күрмәгез...»

Интернетта популяр булган «Авито» сату-алу сайтыннан файдаланабыз бит инде. Нигездә, әйберне сату өчен. Баланың кечерәеп калган киемнәрен, машина тәгәрмәчләрен, машинаның үзен дә шуннан саттым.

Андый-мондый шикле очракларга юлыкмадым. Берсендә шулай җир участогы сатарга куйдым. Шалтыраталар берзаман, Татарстаннан да түгел, Россиянең кайсыдыр өлкәсеннән ди, хәтеремдә дә калмаган инде. «Без сезнең белдерүне карадык, сезнең якка күченеп килергә уйлыйбыз, җир участогыгыз бик ошады, шуңа күрә алдан ук алып куярга булдык», – диләр. «Сез безгә картагызның реквизитларын бирегез, башка кешегә сатмагыз, акчаны хәзер үк күчереп куябыз», – диләр. Бу берничә ел элек булган хәл, шуңа күрә мондый алдаулар турында ишеткән юк иде әле. Ышанасы килә килүен, шулай да уйлыйм: ничек инде килеп карамаган килеш участок алырга була? «Юк, – дим тегеләргә, – башта килегез, күрегез, бәлки сез ошатмассыз...» – дим. «Юк, юк, ошатабыз!» – диләр болар. «Юк, мин әйтәм, – мин интернет аша сату-алу килешүе төземим. Килеп карагыз, документларыгыз үзегез белән булсын, мин дә барлык документларны алып киләм. Урында гына сөйләшәбез...» – дим. Тыңлап та бетермәделәр, телефонны куйдылар да. Алга таба сөйләшүне дәвам итүдән мәгънә юк, рәт чыкмады бу кешедән дип уйлаганнардыр инде... 
Лариса Васильева  

Фото: subscribe.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев