Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Актаныш икмәге

Яшә, гөрләп туган Актанышым Син матурсың һәм дә икмәкле!

Балачактан тәме авызымда
Әллә инде берәр хикмәтле
Синең кебек ризык юктыр җирдә
Актанышның тәмле икмәге!

Тургайларның моңы сеңгән сиңа,
Ал таңнарның сеңгән аһәңе
И ипикәй, синдә генә бит ул-
Туган җирнең яме һәм тәме.

Кайткан саен алам күчтәнәчкә
Балаларга, туган, якташка
Актанышның йомры икмәген
Ошатам мин якты кояшка.

Рәхмәт сиңа, тырыш игенче дус
Бу хезмәтне изге күрүче
Табын күрке - син үстергән икмәк
Көч һәм гайрәт безгә бирүче!

Ипиләр күп, әммә Актанышның
Ипикәе үзгә, хикмәтле
Яшә, гөрләп туган Актанышым
Син матурсың һәм дә икмәкле!

                Мирһади Разов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев