Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Әхмәтшин урынына Әхәтов «утырып чыккан»

Коронавирус турында язарга алынгач, бер танышымның үзе белән булган кызыклы хәл сөйләгәнен искә төшердем.

– 2021 елның яз айлары иде. Коронавирусның чәчәк аткан чоры. Ул вакытта бөтен кешенең изоляциядә – өйдә утырган вакыты. Авылга да махсус sms кына алып кайткан чаклар. Чир дип күп кеше өйдә утырса, минем эшемне дистанцион рәвештә генә башкарып чыгып булмый иде. Көн саен эшкә йөрибез, биттә маска, кесә тулы кулъяулык, кулны эшкәртә торган гель-кремнар. 

Берсендә шулай эшкә килдем. Җитәкчебез: «Әхәтов, син бит кичә Влад Волков белән күрешкән булгансың. Аңарда коронавирус тапканнар. Синдә дә бу чирнең булуы ихтимал. Бар кайт, чир таратып йөрмә! Кеше күрмәсен үзеңне!» – диде дә, тиз-тиз өемә кайтарып җибәрде. Минем: «Волковны күрмәгәнгә ике-өч көн булды инде», – дигән сүзләремне дә нишләптер игътибарга алучы булмады. Җитәкчебез өйдә генә торырга кирәклеге, көн саен килеп, медицина хезмәткәрләре тикшереп йөриячәкләре турында да кисәтте. Өйдә хатыным, кечкенә балам бар. Алар да өйдә утырмасын дип, тиз генә гаиләмне авылга кайтарып куйдым. Үзем шәһәр фатирында – изоляциядә яттым. Яттым дип әйтүем бер дә ялгыш түгел! Беркая да чыгармадылар, әле бит ап-ак киемнән, маскалар, перчаткалар кигән медицина хезмәткәрләре килеп, минем өйдәме, юкмы икәнемне тикшереп тә йөрделәр. Янәсе, миндә коронавирус. Анализлар алдылар анысы, тик аларны шулай озак тикшерделәр микәнни – анысын белмим, нәтиҗәләрен хәбәр итмәделәр. 

Тормыш иптәшем белән видео аркылы гына телефоннан сөйләштек. Күрешергә ярамый! Ике-өч көннән өйдә ризык та бетеп китте... Аллаһка шөкер, әби белән бабай – шәһәр кешеләре. Алар да телефон аша sms алып, өйдән нинди максатта чыгып китүләрен аңлатып, бер көнне минем янга килеп киттеләр. Дөресрәге, фатир ишек төбендә азык-төлек тутырылган пакетны калдырып киттеләр. Әби белән бабайны ишек «глазогыннан» гына карап тордым. Китеп барулары булды, ишек төбеннән пакетны чыгып алдым. Хәзер боларны искә төшерсәң кызык тоела. Тик ул вакытта мондый нәрсәләрне аңламавым, хәтта килешмәвем дә истә. 
Шулай бер атна вакыт узды. Минем анализлар да әзер булды ахрысы. Эшкә чыгарга да рөхсәт иттеләр. Ә соңыннан шуны белдем: изоляциядә мин утырырга тиеш булмаганмын икән бит! Мин Әхәтовны Әхмәтшин фамилияле кеше белән бутаганнар! Менә сиңа мә! Шуның аркасында бер атна буш фатирда үзем генә ятарга мәҗбүр булдым. Ә коронавирус табылган Волков белән күрешкән Әхмәтшин рәхәтләнеп эшләп йөрде, – дип сөйләгән иде ул. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев