Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Аяз Шабутдиновның тормыш кагыйдәләре

Хәрәкәт куркудан азат итә. Ягъни ниндидер эш башларга ниятләп торасың, ләкин куркасың икән – башла. Курку шунда ук чигенәчәк.

Хәрәкәт куркудан азат итә. Ягъни ниндидер эш башларга ниятләп торасың, ләкин куркасың икән – башла. Курку шунда ук чигенәчәк.  

 

Мин атна саен максатлар куям.  

 

Кечкенәдән үк хыялланган машинамны сатып алгач, Ижевск урамнарыннан барам. Үземне бик бәхетле итеп тоям, рәхәт. Шунда трамвай тукталышында басып торган дустымны күреп алдым. Берничә ел элек ул тукталышта без икәү басып тора идек. Шунда миңа кыен булып китте, күрмәсә ярар иде, дип рульгә ябышыбрак утырдым. Без бит “акча эшләү – начар” дигән җәмгыятьтә яшибез. Бу дөрес түгел.  

 


Бөтен нәрсә дә эгоистик, меркантиль мәнфәгатьләрне кайгыртудан башлана.  

 

15 яшьтә мин Куеда бистәсеннән Ижевскига күчеп, үзем генә яши башладым. Бер компаниядә эшли башладым. Хезмәт хакым – 2000 сум иде. Ай саен хезмәт хакы алгач, кафега ролл ашарга керәм. Бик ошый иде. Шуны ашаганда, “күп итеп акча эшли башлагач, иртәнге ашка да, төшкесенә дә, кичкесенә дә ролл гына ашаячакмын”, дип хыяллана идем. Иң кызыгы: акча бар хәзер, ләкин барыбер пилмән ашыйм.  

 

Беренче кабриолетны алгач, гомерем буе бәхетле булып яшәрмен кебек иде. Алдым. Бер атна чыннан да эйфориядә яшәдем. Аннан соң апатия башланды. Шунда матди кыйммәтләр артыннан куып яшәүнең бушлыкка илтә торган юл булуын аңладым. Һәм эшләгән эшемнең башка мәгънәсен эзли башладым.  

 

Кеше бу дөньядан нидер алуга, аның белән бүлешү, кайтарып бирү ихтыяҗы барлыкка килә.  

 

 “Куеда” - метафора. Ул төбәкләрдәге тормышны аңлата.  


 

Адәм баласы көн саен бик күп карарлар кабул итә. Ул карарның һәрберсенә энергия сарыф ителә. Иртән мин офиска 20 минут җыена идем. “Нәрсә кияргә?” дигән сорау күп вакытны ала. Шунда: “70 яшьлек бабай булгач, узган гомерне уйлаганда, 20 минут буена нинди кроссовка киим микән, дип сайланып торуымны искә төшерерменмени?” - дип уйладым. Һәм бардым да бик күп итеп гел бертөрле футболка, джинсы, кроссовка сатып алдым.  

 

Коллективның уңышы игелек һәм яратуга бәйле. Россиядә күп кешеләргә ярату җитми. Яратуга тулышкан кешеләр дә бар. Алар бик игелекле.  

 

Аяз Рифатович, дисәләр, сискәнеп китәм. Миңа гадәттә Аяз дип кенә дәшәләр.  

 

Безнең коллективта үзара ышану хакимлек итә. Минем кул астында эшләүче кешеләр мине тәнкыйтьли дә ала. Яки планеркага соңга каласың икән, барысына да кофе аласың. Мин дә шулай эшлим.  

 

Мин үзем дә үземнән хезмәт хакына эшлим.  

 

“Бишле”гә генә уку – ул кадәр үк кыен түгел. Әгәр инде син “өчле”гә көчкә укып чыккансың икән, мөстәкыйль рәвештә башкасына ирешү кыенрак була. “Троешниклар” стереотибы туксанынчы елларда барлыкка килгәндер, дип уйлыйм. Ул вакытта “бу – минеке” дип кенә дә байлык туплап булган ахрысы.  

 

Әйбәт укырга кирәк. Миңа уңышка ирешергә ярдәм иткән эшсөючәнлек күнекмәсе нәкъ менә мәктәптә барлыккка килгәндер.  

 

Һәм туктаусыз укырга кирәк.  

 

Бизнес башлап, үз эшеңә чумасың икән, син нәрсәдәндер баш тартырга мәҗбүр буласың. Мәсәлән, якын кешеләрең белән ешрак аралашудан.  

 

Бизнес башлыйсың килә икән, минем гап-гади технологиям бар: “Сине нәрсә котырта, шуны тап”. Ләкин ул йөрәктән булырга тиеш. Акыл белән генә башлана икән, беренче кыенлыклару очрауга, син баш тартачаксың. Ә йөрәктән башланган эш өчен көчең ташып торачак.  

 

Үз-үзеңә ышанырга кирәк. Кешенең таланты бик күп булырга мөмкин. Ә менә үз-үзеңә ышанычың юк икән, ул талантлар белән бернәрсә дә эшләп булмый.  

 

Сиңа 70 яшьме, син Куедаданмы, син Мәскәүдә олиграхлар гаиләсендә тугансыңмы (монысы да мотивацияне югалту өчен сәбәп бит), үз-үзеңә ышанычың булса, теләгеңне тормышка ашырырга мөмкин.  

 

“Әйе” дип әйтергә кирәк. Әйтик, бер ишек катында басып торасың. Ишекне ачаргамы, юкмы, дипгәндә, әлбәттә, “әйе, ачарга”. Ачасың, ә анда тагын өч ишек. Сайларга кирәк. Бу үзең өчен дөньяны ача белү дигән сүз.  

 

“Әйе” диюем белән, гольф чемпионатында да җиңеп чыкканым бар. Аңа кадәр бер тапкыр да гольф кәшәкәсе тотып караганым юк иде. Ә ни өчен юк?  

 

Уңыш – нәрсәне дә булса эшләп карауның сан ягы ул.  

 

Бер төнне милиция бүлекчәсендә үткәргәч, әти-әнием мине «өй арестына» утыртты. Бик күп китаплар укыдым һәм фортепианода уйнарга өйрәндем ул вакытта. Шунда аңладым: синең максатың, теләгең бар икән, бары тик башларга гына кирәк.  

 

Әгәр фортепианода уйный белмәгән кеше 10 мең сәгать вакытын уйнарга өйрәнүгә багышлый икән, ул Кремльдә концерт бирә алачак. Талант – өстәмә мең сәгать ул.  

 

Вакыт – акчага караганда кыйммәтрәк. Моны аңлау бик мөһим. Вакытында “юк” дип әйтә белергә кирәк. Вакыт мәсьәләсендә бигрәк тә.  

 

 

 

 

http://syuyumbike.ru/news/rules/ayaz-shabutdinov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев