Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Бәхетемне үзем җимердем

« Моннан 25 ел элек булган хәл тормышымны 360 градуска үзгәртте», - ди ул.

«Шәһри Чаллы» газетасы укучыларына үземнең ахмаклыгым турында сөйлисем килә. Минем кебек җүләрләнеп, бәхетсез булмасыннар. Кеше хатасыннан гыйбрәт алсыннар», – диде шәһәрдәшебез Марат абый.

– Моннан 25 ел элек булган хәл тормышымны 360 градуска үзгәртте. Ул көнне ун ел бергә яшәгән хатыным минем хыянәтемне белде. Аңа кадәр дә тулай торактагы кызлар белән йөргәнем булды, әмма хатыным сизми иде. Ләкин кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә дигән әйтемнең дөреслегенә үз мисалымда инандым. 

Көзге болытлы көн иде ул. Кич белән карлы яңгыр да яуды. Дус кызым яшәгән авылда юллар коточкыч начар иде. Әнисенең хәлен белергә кайткан идек. Сазга бата-чума чыктык та, трассада машина әллә нишләде. Идарәне югалтып, тракторга бәрелдем, аннары юл кырыена төшеп, баганага төртелдек.
Икебез дә баш белән бәрелгәнбез, ашыгыч ярдәм хезмәте хастаханәгә алып китте. Шуннан соң минем хыянәтемне күп кеше белде. Чит кыз янына йөргәнемне хатын баштарак та сизгәли иде инде, әмма үз күзләре белән күрмәгәч, артык бәйләнми, тешен кысып булса да түзә иде. 

Минем янга хастаханәгә бер генә килде ул. Кием-салым, гигиена әйберләре, башка кирәк-яраклар тутырылган сумканы шәфкать туташы аша тапшырды да, яныма кереп тормыйча кайтып китте. 

Терелеп өйгә кайткач та аерылыштык. Хатынымнан гафу үтендем, әмма ул үз карарын үзгәртмәде. 19 һәм 2 яшьлек кызларыбыз да аны бу адымнан туктата алмады. Күп хатыннар балалар хакына гаиләне саклап калырга тырыша. Мин дә шуңа өметләнгән идем. Тик өметләрем акланмады. 
Хатыным башка кияүгә чыкмады. Балаларны бер дигән итеп үстерде. Олы кызыбыз Гөлназ югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап, яхшы урынга эшкә урнашты. Кияүгә чыкты. Ире белән ике кыз үстерәләр. Төпчегебез 8нче сыйныфта укый. Табиб булырга хыяллана. Сирәк кенә булса да очрашып торабыз. 
Мин генә бәхетсез. Фәниямнән аерылгач, берничә хатын белән яшәп карадым. Әмма тормышым барып чыкмады. Хатыннарны гаепләмим, барысына да үзем гаепле. 

Миңа тиздән 60 яшь тула. Яшь барган саен үземне җүләрлектә гаеплим. Ник читкә йөрдем икән? Шул сорауга җавап таба алмыйм. Без хатыным белән бер-беребезне яратышып, туйлар ясап өйләнештек. Кызларыбыз тугач та шатланып туя алмадым. Өч бүлмәле фатирыбыз, машинабыз бар иде. Ни җитмәгән миңа?! Йөргән кызларымның берсе дә минем уңган, чибәр хатынымның кисеп ташлаган тырнагына да тормый бит. Аерылышсам да, мин беркайчан да ялгыз яшәмәдем. Әмма гомер көзенә кергәндә үз кешең, баларыңның әнисе белән бергә булырга кирәк. Балаларың, оныкларың белән дус, тату яшәүгә ни җитә? 
Ирләр, һавадагы торнага алданып, минем кебек хаталанмагыз, үз бәхетегезгә төкермәгез. Аннары терсәк якын булса да тешләп булмый икән ул. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгы бәхетсезлек ЮХИДИ фаҗига