Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Бәхетле булырга хакы бар...

Райнур Әгъләметдинов. Без нәрсә күрәбез, шуны әйтәбез. Кеше турында, теге яки бу гамәле хакын-да билгеле бер нәтиҗәләр ясала. Акыллы кешеләр вакыйга-күренешкә төрле яклап карарга куша. Кеше турында нидер әйтергә, гаепләргә ашыкма, ди.

Баш-та үзеңне аның урынына куеп кара, ди. Бәлки, син белмәгән нечкәлекләре, серләре, сәбәпләре бардыр. Ул сәбпәләрдән соң нәкъ менә шушы адымы, шу-шы гамәле иң дөресе, иң акыллысыдыр? Без бит белмибез, без бит барысын да күрмибез... Тик кайчакта дәлилләр була. Дәлилләр чылбыры.

Голливуд артистлары, иң үрнәк гаиләләрнең берсе саналган Бред Питт белән Анжелина Джоли да аерылдылар. Сәбәпләре билгеле. Билгеле булмаганнары да бардыр. Питт, Джоли кебекләр татар авылларында да җитәрлек...

...

Берсендә капка төбе көрәп йөрим. Бер малай узып бара. Сигез, тугыз яшь-лек микән. Таныш түгел бу.

– Иәнмесез! – ди чатнатып.

– Тукта, кем малае соң әле син? Кемнәргә кунакка кайттым? – дим моңа.

– Кунакка кайтмадым. Искәндәр малае мин! – ди теге, ике дә уйламыйча. Бик озак башыма килә алмый торды. Бер генә Искәндәрне беләм бит инде мин. Аның малайлары белән дә таныш. Бер кызы бар. Монысы кем?

Өйгә кергәч әнидән сораштырам.

– Бер малай сәлам биреп китте. Таныш түгел. Искәндәр малае мин ди. Кем ул?

– Ник Искәндәр абыең өйләнде бит! Яңа хатынының ияреп килгән малае.

Шуннан соң гына башка барып җитте. Менә бит дөнья булгач. Шат идем мин никтер әлеге яңалыкка. Никме? Хәзер аңлатам..

...

Менә дигән үрнәк тыныч гаилә иде алар. Һәрхәлдә халыкка шулай тоелды. Хатын белән ияреп килгән бер уллары бар, аннан тыш тагын ике бала: бер ма-лай белән кыз табып үстерделәр. Ирнең начар гадәтләре юк, уен-көлкеле, мы-ек астыннан елмаеп кына йөри торган кеше. Тыныч, сабыр. Кеше белән бер-кайчан да бәхәскә кермәс, авыр сүз әйтмәс. Гомер буе тракторда эшләде. Ир-тән – бер, кич – бер күрше-күләннәренең өй каршыннан үтеп китә.

– Искәндәр абый эшкә китте! – дип эшкә озатып кала иртән иртүк күзләрен чекрәйтеп торып утырган бала-чага.

– Искәндәр абый эштән кайта! – дип кич тракторны каршы ала йокларга яра-та торганраклары.

Хатыны – Минзилә шулай ук якты йөзле, ачык, мөлаем, авыл халкы белән теләп аралашты. Җәберләсәләр, кимсетсәләр, турысын да бәреп әйтә белә. Үзе беренче булып бәхәскә керми. Кешенең мөнәсәбәте аңа карата нинди – аныкы да шундый.

– Акыллы хатын, мировой! – дип беренче көннән үк нәтиҗә ясадылар.

Искәндәр белән Минзилә – исемнәре дә ничектер үзара үрелеп торалар сы-ман. Матур гаилә, башкаларга үрнәк. Үз гомерләрендә авыл халкы ник бер та-лашканнарын, бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен ишетсен! Уналты ел дәва-мында тату яшәделәр.

Балалары да тыныч иде. Аеруча Искәндәрдән туган икесе сабырлар, тәртип-леләр. Ияреп килгәне генә бераз бәләчерәк. Бигрәк тә кечкенәрәк чагында. Еларга гына тора иде ул. Минзилә асылда шул баласын ныграк яклады да ин-

де. Аны да аңларга була. Ияреп килгән булгач, авыл халкы кага, кимсетә дип уйлагандыр, бәлкем. Тик малайның холкы шундыйрак иде, бүтән әти холкы. Күрше-күлән малайлар белән сугышалар да, елап әнисенә кереп әйтә. Минзи-лә чыгып, улын кимсеткән малайларның иманын өшкереп керә аннары. Ачуы чыкса – усал иде Минзилә. Барысының да тетмәсен тетә. Ә менә иренә бер тапкыр да тавыш күтәрмәве, гаҗәп. Ачуын чыгармаган микәнни тегесе? Искән-дәр хатынының көеннән генә торганмы?

Вакыт бара, Искәндәр белән Минзиләнең уртак балалары да үсеп җитә. Кыз-га – 15, малайга – 11 яшь. Авыл мәктәбенә укырга йөриләр. Бергә чыгып китә-ләр, бергә кайталар. Ул чакта инде ияреп килгән малай укып бетергән, шәһәр-дә эшли. Авылга кунакка кайтып китеп кенә йөри.

Мәктәп белән Искәндәрләр яшәгән йорт арасы күп булса ярты чакрымдыр. Ул чакта мәктәптә “оптимильләшү” җилләре кагылганнан соң туган үзгәрешләр вакыты: күршетирә кечкенәрәк авыллардагы мәктәпләрне кайсын ябып, кай-сын урта, йә башлангач мәктәпкә генә калдырып, укучыларны сары автобуслар белән ташый башладылар. Автобусның шоферы – Габделхәй исемле, күрше авылдан. Иртә белән укучыларны мәктәпкә иң беренче үз авылыннан алып ки-лә. Уку беткәч, үз авылыныкыларын иң соңыннан алып кайтып китә.

Гәбделхәй сүз өчен кесәгә керә торганнардан ир-атлардан түгел. Уен-көлке-ле, мәзәк кушып та сөйли, хатын-кызларга да шаян, шул ук вакытта төртмәле сүзләр белән бәйләнеп ала торган гадәте бар. Өйләнгән үзе. Тик кайбер ирләр өйләндем дип хатын-кыз янәшәсендә авызына су кабып утырмый, гадәттә. Бигрәк тә Габделхәй кебекләр. Кияүдәге укытучыларга да йомры-йомры-матур сүзләр әйтеп ала, кияүдә булмаганнар белән дә иркен сөйләшә. Аш пешерүче булып мәктәптә Гөлсәрвәр исемле ирен вакытсыз алдан югалткан хатын эшли. Берсендә аңа да матур сүзләр әйтә.

– Кара әле, Гөлсәрвәр. Синең белән озаклап та сөйләшеп утыра алабыз ин-де без, әйеме?

– Ник озаклап? – дип сорый пешекче.

– Ни... Син ирсез бит, – ди. Ягъни “ирекле”, “көнләшүче кешең булмаячак” дип әйткән шаяру катыш әйткән сүзе.

Гөлсәрвәр моны мыскыл сүзе буларак кабул итә. Дөрес кабул итә.

– Син ник минем ирсезлегемә бәйләнәсең соң әле?! Борчылма, юк өчен! Беркемнән дә ерак йөрми ул толлык! Шул исәптән синнән дә!

Ник бәйләнгәненә үкенгәндер шулчак Гәбделхәй әлеге хатынга. Ә бәлки, исе дә китмәгәндер – кем белсен. Ә менә калган халык – Гәбделхәй белән бергә табын артында ашап утыручы укытучылар өчен бу рәхәтләнеп сөйләрлек бер вакыйга була инде. Соңыннан кабат-кабат искә алачаклар әле алар бу сөйлә-шүне. Ни өчен дисезме?!

...Икенче көнне үк авылга керә торган борылышка җитәрәк олы юлда һәлакәт була. Нива машинасы юл чистарта торган Камаз белән бәрелешә. Йөртүчесе исән кала – җәрәхәтләр белән генә чикләнә, ә кырыенда утырып барган пасса-жир хатын вафат була.

«Кем ул хатын?” – диләр! Туры килсә киллер икән шулай! Язмыш шаяруы-мы? Язмышлар хуҗасының кемнеңдер үлчәми әйткән сүзен чынга алуымы? Шәйтан белсен... Әмма буласы булган: Гәбделхәйнең тормыш иптәше Җиһа-ния булып чыга ул хатын!

Менә шулай көтмәгәндә уйламаганда хатынсыз кала автобус йөртүчесе.

Халык арасында чыш-пыш китә.

– Гөлсәрвәр генә юрады! Шул гына гаепле!

– Шуның теле! Шуның теле! Алай каты бәрелмәсә ни булган инде шул иргә?! – ди бер төркеме. Берәүләр, киресенчә Гөлсәрвәрне яклый.

– Ул үтермәгән бит аны, ник бәйләнәсез аңа? Дөрес әйтте, урынына утыр-тырга кирәк иде ул оятсыз ирне. Ник көлә ул тол хатыннан?! Һәм башка шуның ише бәхәсләр...

Мәктәп бер шаулап алды да аннары тынды. Яңадан халык үз көенә, үз тор-мышына кайтты. Берәүләр укыта, икенче берәүләр ашарга пешерә, өченче бе-рәүләр автобус белән балалар ташый, кемдер – завсклад...

Кибеттә эшли иде башта Минзилә. Аннары мәктәпкә склад мөдире булып эшкә урнашты. Склад мөдире кирәк-яраклар белән эш итә, исәпкә ала, саный, барлый һәм башкалар. Техник персонал, ягъни мәсәлән. Андыйлар мәктәптә биш-алты кеше, асылда. Ике-өч идән юучы, каравылчылар, машина йөртүче һәм завсклад. Аларның укытучыларга катнашы юк, алар аерым.

Тик менә укытучылар арасында да төрлеләре бар. Кемнеңдер башында гел – дәрес планнары, укучылар, белем өстәү, китаплар. Аларның күзләре “сукыр”, үз эшләреннән ара башкаларны күрмиләр, ишетмиләр, үзләренә кирәк булма-ганга кысылмыйлар. Кемдер – боларның нәкъ киресе, кеше тикшереп йөрүдән тәм-ләззәт табалар. Кемнең кайда, кем белән, ни сөйләшкәнен, нишләгәнен карап-тикшереп кенә торалар. Белмәгәнен-күрмәгәнен исә шыпырт кына ки-леп, әйләнмәле, бөтерелмәле сораулар белән булса да сорап-сыйпап барысын да белергә тырышалар. Шундыйлар күреп кала, шундыйлар авылга сүз тарата:

– Кайчан карама Гәбделхәй янында бу Минзилә. Сөйләшер сүзләре шулай күп! Исең китәр! Артын сикертеп керә дә җитә, керә дә җитә шуның янына... – ди бер ише.

– Сез белсәгез, Искәндәр хатыны Минзилә белән теге автобус шоферы Минзиләнең бүлмәсенә бикләнеп... Әллә бер сәгать торып чыктылар шунда! Гаҗәп хәллләр безнең мәктәптә!

Авылда тагын гайбәт, чыш-пыш башлана.

– Ишеттегезме соң әле яңалыкны? Искәндәр хатыны автобус йөртүчесе бе-лән гыйшык-мыйшык уйный башлаган икән бит, – дип очына-очына сөйли гай-бәт яратучылары.

– Нинди гыйшык? Нәрсә сөйлисез? Тоттыңмы әллә үзләрен? – монысы ара-да гайбәт тыңламый, гайбәткә ышанмый торганнары.

– Тотмадык. Күрүчеләр булган. Гел шуның янында. Гәбделхәй кеше алдында “матурым” дип тә ычкындырган, ди...

– Ул Гәбделхәй бөтен хатын-кызга “матурым” ди инде. Теләсә кемгә бәйлә-нә... Шул теле аркасында, әнә пешекче Гөлсәрвәрдән дә эләкте үзенә.

– Юк инде, монда бит теге җиллесе сырпалана ди. Ихахай-михахайланып шул йөри ди...

– Сөйләмә юкны, белмәгән, күрмәгән килеш, гөнаһысына кермә...

Шулай итеп авылда халык ике төркемгә бүленә. Берәүләр Минзиләне Гәб-делхәй янында бөтерелә дип уйлый, икенчеләре моңа ышанмый, гайбәт итеп кенә карый.

Иртәме-соңмы сүз гайбәтнең төп каһарманнарына да барып җитә. Гәбдел-хәйгә ни сөйләсәләр дә барыбер – югалтыр кешесе, гаиләсе юк. Ә Минзилә күз яшьләре белән генә еламый инде.

– Мин, менә дигән ирем була торып... Мәктәптә укый торган ике балам бар бит минем! Ничек шундый сүзләр сөйли ала ул кешеләр? Ничек җир йөртә ул гайбәтчеләрне?! Балаларның күзенә карарга оялам хәзер! Нахакка гаеп ягып! – үксепме-үкси Мизилә.

Кызганып куялар үзен. Дөрестән дә, бер гаепсезгә кешегә гаеп тагарга, ир белән хатын арасын бозарга нинди хакы бар ул гайбәтчеләрнең? Оятсыз ке-шеләр бар шул авылларда! Тел бетләре, кеше мөнәсәбәтләрендә уйнаучы-лар, гаилә җимерүчеләр, шуннан тәм табучылар бар!

Шулай итеп, Минзилә халыкның автобус йөртүчесе белән гыйшык-мыйшык уенының фәкать гайбәт булуына ышандыра: һәр кешегә елый-елый аңлата. Хәер, гайбәт яратмаганы аны болай да аңлый инде. Балавызлар сыгып йөрмә-сә дә...

Ә анда ир-ат та бар бит әле! Искәндәр бар! Аның башында нинди уйлар бө-терелгән? Ышанмагандыр ул да. Юк-барга ышана торганнардан түгел. Ишет-мәмешкә салышкандыр.

Шулай итеп тагын берникадәр вакыт уза. Халык тынычлана. Чыш-пыш килү-ләр дә кими. Укытучылар үз эшләрендә - укыталар, балалар – укый, кемдер ав-тобус белән авылдан авылга балалар ташый, кемдер – завсклад булып эшлә-вен дәвам итә...

Көннәрдән бер көнне авылны тагын корт чага. Искәндәр күршеләренең бер-сенә килеп кергән. Кул-аяклары калтарый. Йөзенә карарлык түгел, кәгазь кебек ап-ак.

– Нәрсә булды, Искәндәр? Ник калтырыйсың? Йөзеңә карарлык түгел!

– Минзилә... – ди ул тотлыгып... – Ташлап китеп барды...

Күршесенең кулындагы табагы идәнгә шапылдап төшеп китә.

– Нәрсә сөйлисең, Искәндәр? Син аектыр бит?

– Аек...

Менә шулай уйламаганда-көтмәгәндә гаиләсен калдыра да чит иргә ияреп чыгып китә Минзилә. Әле кайчан гына күз яшьләренә буылып елаган иде, югыйсә... Аның яклы беркатлы халыкны ышандырып... Халык ышанган иде бит үзенә.

Авыл тарихында моңарчы бер тапкыр да күзәтелмәгән, булмаган вакыйга. Һәрхәлдә бөтен кеше белмәгән. Яшь гаиләләр белән булганы бар. Ә унбиш елдан артык бергә торган гаиләнең менә шулай таркалуы авыл тарихында бердәнбер хәл дип искә алалар.

Балалары күз яше белән елый. Кызы үкси, малаең. Әтиләрен кызганып, әни-ләрен аңламыйча...

Ә беркөнне олы малай авылга кайтып җитә. Кайчандыр әнисенә ияреп кил-гәне. Бала-чагы шушында үткән, шушы авылда үскән, тумаса да, иң якты хәти-рәләрен, күңелле бала-чагын сеңдергән авылы. Искәндәргә – чит, әмма үз ба-ласы итеп үстергән...

– Әнигә нинди рәхәт тормыш күрсәтте соң ул?! – ди малай.

“Менә сиңа, күрәчәгең булса!

Әй, бала! Бу нәрсә дигән сүз? Син моның белән ни әйтергә телисең?! Берәр вакыт ордымы, суктымы анаңа “әтиең”? Сиңа тидеме? Авыр сүз әйттеме? Әллә без белмибезме?

Халык шулай сүкте малайны. Малайны, Минзиләне.

Әнисе яклы булып маташкан иде дә. Авылга кайтмый ук башлаган иде дә. Үзгәртте кебек фикерен. Аңлагандыр: авылга да кайта башлады... Ни дисәң дә, үз авылы бит. Монда аның энесе, сеңлесе, дуслары...

Ә Минзиләбез югалды. Бүтән аның бу авылда эзе дә күренмәде.

Авылда калган өен суд аша бүлешә үк башладылар. Суд икегә бүлергә дип карар чыгарды. Казаннан журналистлар да килде. Язып та чыктылар. Журна-листлар ике якны да тыңларга тиеш икән? Шулай кирәк, канун шулай куша. Ике як сөйләгәннән чыгып нәтиҗәләр туа. Йә укучының үзенә нәтиҗә ясарга кал-дыралар. Искәндәр ничек бар бөтенесен дә журналистларга сөйләп бирә. Мин-зиләне дә эзләп табып сөйләтәләр. Кем гаепле? Кем гаиләне бозган? Гаҗиттә-ге язмалардан төгәл нәтиҗә ясап булмый. Киресенчә, язмаларны укыгач, ирек-сездән хатынны гына кызганасың. Ышандырырлык итеп сөйләгән чөнки, инан-дырырлык итеп! Ә Минзилә сөйли белә! Ул аны бер кешеләр алдында “андый хәл берничек тә була алмый” дип елап исбатлап күрсәтте инде.

– Ул журналистын да әйтер идем. Бер генә сорау бирәсе бит үзенә! – дип борчылды халкы гәҗиттәге язманы укыганнан соң.

“Нинди сорау?”

– “Балалары ник әтиләре белән калдылар соң?” Кайсы бала гаиләнең тарка-луында гаепле булган ата янында кала? Юк! Калмый! Бер бала да калмый! Шул сорауны гына бирәсе иде бит ул журналистларга. Шул бер җөмләне генә өстәп куясы иде.

Ә балалар дөреслекне белә. Әнисе киткәч, олы кыз “эх” тә итмичә йорттагы хуҗабикә дилбегәсен үз кулына алды. Малай исә әтисенең иң якын дусты, те-рәгенә әверелде. Авыр хәл. Әнисе янына да китергә теләгәннәрдер...

...

Менә шундый Бред Питтлар, Анжелина Джолилар яши татар авылларында.

Хәзер инде ул вакыйга бер тарих кына буларак истә. Чәйнәп, сөйләп туйды-лар. Искәндәр өчен генә бик борчылганнар иде. Ялгыз калды бит. Тик ул да ахыр чиктә сынатмады. Күрше районнан хатын алып кайтып куйды. Хатынның шулай ук балалары бар. Үсеп буга җиткәннәре, берсе – мәктәптә укый. Менә шул малай миңа сәлам биреп китә хәзер. Үз авылында кебек йөри. Кызык ма-лай, шук, тере.

Кайткан саен күрергә тырышам, исәнләшә минем белән, туктап күрешеп тә китә. Шуның сәламен ишетүгә кәефләр күтәрелеп китә. Мин ни дисәң дә шат инде. Искәндәр өчен куанам. Бәхетле булырга аның да тулы хакы бар.

Райнур Әгъләметдинов. (исемнәр үзгәртелде)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев