Шəhри Чаллы

«Бу минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез»

Күп еллар интернет челтәре йогынтысына бирелмәдем, аңардан бик кирәктә генә файдаланырга тырыштым. Сәбәбе кесә телефонымның гадилегендә булган икән. Соңгы вакытта, ирекле-ирексез диярлек, кул ешрак телефонга үрелә. Әле үземне һаман да бу өлкәдән бик еракта торучы дип санасам да, мин күзәтеп бара торган төркемнәр, аралашу даирәсе алай күп булмаса да, соңгы бер ел эчендә китаптан шактый читләшкәнмен булып чыкты…

Җәлил хәзрәт бүләк иткән «Тигез гомер итегез» дигән китапны кулга алуга тойдым мин аны. Китап битендәге хәрефләр дә ваграк кебек тоела, зурайтасы килә башлады. Тик бу беренче мизгелгә генә. Элекке хисләр кире кайтты: кулга китап тотып укуга җитәме соң?! Әле китабы да нинди бит! Һәр сүзе, һәр җөмләсе күңелнең мең кылын тибрәтә торган. Гыйбрәтле кыска хикәяләре мәгънә тирәнлеге ягыннан зур чәчмә әсәрләрне бәреп егарлык. Мондый үтемле телдә Җәлил хәзрәт кенә сөйли, яза аладыр. Бер-икесенә күз салыйк әле.

«Баласыз хатын бер ананың яшь баласын урлый. Бала анасы, баласын эзләп табып: «Бу – минем балам, кире кайтар», – дигәч, тегесе: «Юк, бу бала минеке», – дип дәгъва кыла. Мәсьәләне хәл итәр өчен Сөләйман галәйһиссәлам янына баралар. Сөләйман галәйһиссәлам биләүдәге баланы бер бүкән өстенә яткыра да, кылычлы сакчыны чакырып: «Шул баланы урталай чап та яртысын – бу хатынга, яртысын икенчесенә бир», – дип әйтә. Баланың үз анасы «аһ» итеп кычкырып җибәрә һәм: «Бу  минем балам түгел, әнә теге хатынга бирегез», – дип, баласының гомерен саклар өчен, иң кадерле йөрәк җимешеннән баш тарта. Сөләйман галәйһиссәлам: «Баласыннан баш тартканы – аның чын әнисе, шуңа бирегез», – дип хөкем чыгара. Ана кеше бала хакына бар авырлыкка да түзәргә әзер».

Беләм, әлеге кыйссаны укыгач, бик күп әниләр бу урында мин нишләр идем икән, дип уйлангандыр. Мин дә нәкъ шулай уйладым. Бу адымга барырга көч тә, акыл да кирәк шул. Адәм баласы гына түгел, хайваннардагы аналык хисе турында икенче бер кыйсса биреп, икеләтә хис-тойгыларны арттыра хәзрәт. «Базарда ике дөя басып тора, яннарында бер дөя баласы чабып йөри. Дөя хуҗалары килгәч, бәхәс чыга. Берсе: «Минем дөя баласы», – ди, икенчесе исә: «Юк, минеке», – ди. Бер галимне чакырып, мәсьәләне хәл итәргә кушалар. Галим, дөя баласын көймәгә салып, тирән суга кереп китә. Бер дөя шундук суга сикерә. Дөя йөзә белми торган хайваннардан санала, шуңа да карамастан, баласы өчен тирән суга сикерә. «Бала суга сикергән дөянеке», – дип нәтиҗә ясыйлар. Хайваннарда бала дигән хис бик тә көчле, баласы өчен хайван үләргә тора, әмма үсеп җиткәч, хайваннарда әти-әни дигән хис калмый. Балаларыбызда әти-әни дигән хис булуын теләсәк, «кешедән ким булмасын» дип түгел, «кеше булсын» дип, Аллаһ кушканча тәрбиялик», – дип нәтиҗә ясый Җәлил абый. Уйландыра торган нәтиҗә.

Әниләр догасы турында моңа кадәр дә күп язды ул. Аның бер шундый дога-теләкләрен укып, мондый теләкләрне фәкать әни кеше генә яза, ул гына тели ала дип уйлаган, азактан Җәлил хәзрәтнеке икәнен белеп, бик тә аптыраган идем. Бу китабында да әлеге теманы дәвам итә һәм әниләр догасының бөеклеге, кабуллыгы турында күздән яшьләр китерерлек кыйссалар китерә хәзрәт.

«Муса галәйһиссәлам Аллаһы Раббыбыздан: «Җәннәттә урыным кем белән янәшә булыр икән?» – дип сораган. Аллаһы Раббыбыз аңа бер шәһәрдәге ит чабучыны эзләп табарга кушкан. Муса галәйһиссәлам әлеге кешене эзләп тапкан, ул кешенең өенә кайтканнар. Өйгә кереп, дога кылгач, ит чабучы Муса галәйһиссәламне калдырып, түр якка кереп киткән һәм шактый гына торып чыккан.

Муса галәйһиссәлам: «Кунакны калдырырлык нинди мөһим эшең бар иде?» – дигәч:

– Анда минем авыру әнием ята, хәлен белдем, астын алыштырдым, ашаттым, – ди ит чабучы.

Муса галәйһиссәлам:

– Әниең берәр сүз әйтмәдеме? – дип сорый.

Әлеге кеше:

– Әнием: «Җәннәттә урының Муса галәйһиссәлам янәшәсендә булсын иде», – дип дога кылып калды, – ди.

Әни кешенең догасының бөеклеге дә шунда…»

«Җәннәт әниләрнең аяк астында» дигәнне барыбыз да белә. Аларның җәннәткә капка, бәла-казалардан калкан булуы турында күбебез уйлана белми.

«Бер сәхабә, елап, Пәйгамбәребез (с.г.в.) янына килгән. Аллаһы Илчесе аннан:

– Нәрсә булды? – дип сораган.

– Әнием үлде…

– Әниең намаз укымый идеме әллә, тәмугка эләгер дип борчыласыңмы?

– Юк, әнием иманлы, намаз укучы, ураза тотучы мөслимә иде, урыны җәннәт түрендәдер, аның өчен борчылмыйм, – дигән сәхабә. – Ул миңа җәннәткә капка иде. Аңа хезмәт итеп, җәннәтне кәсеп итә идем. Догасы афәтләрдән, бәла-казалардан саклый торган калкан иде. Җәннәткә алып баручы юлым киселде, саклаучы калканны югалттым…»

Әйтергә теләгәнем шул: мондый мәгънәле китаплар-язмаларны күбрәк укыйк, күбрәк уйланыйк. Тормышка карашыбыз да, уй-ниятләребез, башкаларга мөнәсәбәтебез дә үзгәрер.

Гөлсинә Хәбибуллина

Чыганак:Ватаным Татарстан

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: