Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Чаллыда 74 яшьлек Саимә әби беркемдә дә булмаган дизайнлы күлмәкләр тегеп кия

«Кайда булсам да фото һәм видеога төшерәләр. Алар бөтен интернетка тарала», – ди чал чәчле дизайнер.

Игътибар иткәнегез булгандыр, пятачокларда матур күлмәкләрен киеп, модный эшләпә, муенсаларын тагып бер ханым бии иде. Әле кызылдан, әле яшелдән киенеп килә ул сөйкемле апа. Андый күлмәкләрне бүтән беркемдә дә очратмассың. Бер пятачокны да калдырганы булмады.

Ноябрьдә узган пятачок концертына да килер микән ул матур әбиебез дип көттек. Бу юлы нинди күлмәк киеп килер икән дидек. Көтүебез юкка булмады! Ачык шәмәхә чәчәкләрдән ободок, шул ук төстә ялтыр-йолтыр килеп торган күлмәк кигән ханымга һәркемнең күзе төшкәндер. Әнә бит, сәхнә яныннан китми дә, рәхәтләнеп бии. Үз көенә, кабаланмый гына. Йөзе нурлы. Әйтерсең, ул әкият кызы.

Аның белән якыннан танышып сөйләшәсебез килде. Саимә Логинованың телефон номерын табу авыр булмады. Аны белмәгән кеше юк. Шәһәрдә нинди бии, җырлый торган чара уза – ул шунда. 

Яңа ел алдыннан шалтыраттым Саимә ханымга. Бераз авырып торам, бәйрәмнәр узгач кунакка чакырырмын, медальләремне дә күрсәтермен, диде ул. Безгә бигрәк тә күлмәкләр кызык иде, медальләр дигәч кызыксыну тагын да артты. 
Сөйләшенгән адрес буенча килдек. Безне бизәнгән, гадәттәгечә, матур күлмәкләрен кигән Саимә ханым каршы алды. Сүзне ул ерактан башларга булды. 

– Мин укытучылар гаиләсеннән. Матур киенү, пөхтәлек шуннан киләдер. Кечкенәдән курчакларыма киемнәр тегә идем. Укырга кергәнче үземә матур перчатка тегеп кидем. Лениногорскида нефть техникумында укыганда да параллель рәвештә дизайнер-тегүче курсларын бетердем. Тегәргә бик ярата идем, – дип сөйләп китте ул.

Саимә Логинованың туган җире – Мөслим районы Түбән Табын авылы. Яшьтән тайгалы Пермь өлкәсендә нефтяник булып эшли. Аннары Лениногорскига кайта. Шул ук өлкәдә мастердан алып өлкән инженерга кадәр карьера баскычыннан күтәрелә. Тик күңеле туган ягына тарта. Үзгәртеп кору еллары башлангач, балаларга да шулай яхшы булыр дип, Чаллыга кайталар. 

Саимә ханым ике бүлмәле фатирда яши. Берүзенә өч зур кием шкафы бар аның. Берсендә аллы-гөлле күлмәкләр, костюмнар, икенчесендә пәлтәләр һәм башка өс киемнәре, өченчесендә спорт киемнәре. Җәйге киемнәрен җыеп, шкаф өстенә алып куйган. Үзе бәйләгән киемнәр дә шактый күренә. Аннан кала, китаплар белән тулган тагын бер шкаф бар. Һәркайсын карап чыктык. 

Киемнәрнең исәбе юк. Ничә күлмәге барын Саимә ханым үзе дә белми. Белүне кирәк дип тә санамый. Иң мөһиме – аларның тегелеше, фасоны, төсләре. Җөйсез диярлек тегелгән пәлтә генә ни тора монда! Күлмәкләр дә чын профессиональ дизайнерлар теккәннән ким түгел. Күлмәк җөйләре тәнгә тиеп тормаслык итеп капланып тегелгән, тукыма читләре оверлокланган. Бер күлмәктә төрле тукымалар, башка элементлар җай белән урнаштырылган. Әле алай гынамы, һәр күлмәккә аерым эшләпә, ободок, муенса каралган...

– Яхшы киенгәнгә мине эшләгәндә дә авылдан килгән кыз итеп кабул итмәделәр. Киемгә карап каршы алалар дигән нәрсә дөрес ул. Ихтирам белән карыйлар. Чаллы мэры да берничә тапкыр игътибар итеп, үз янына сөйләшүгә чакырды. Кайда булсам да мине фото һәм видеога төшерәләр. Алар бөтен интернетка тарала. Шуңа да күңелем була минем, – ди Саимә ханым.

– Мин тормышка вызов ясадым! Миңа кырын караган кешеләр сөенмәсен әле! 91нче елгы юл һәлакәтендә иремне, аннары улымны югалтканнан соң мине бетәр диделәр. Якыннарымны җир куенына салу бик авыр булды. Ирем белән очраган авариядән соң хәтеремне җуеп, шактый гына дәвалану уздым. Мин җиңеп чыктым, ирем мантый алмады. Миңа алга таба яшәргә кирәк иде. Калган гомеремне урын өстенә калып, «овощ» булып үткәрәсем килмәде. Үз-үземне коткарырга туры килде. Бирешмәдем! Сынаулар аз булмады. Артык авырлык җыеп, иелеп аяк киеме дә кия алмаслык дәрәҗәгә җиттем берзаман. Хәзер мин 69 кило, ул чакта 92гә җиткән идем. Спорт, тегү, кул эшләре коткарды мине, – дип ачы язмышын да сөйләп алды Саимә апа. – Алары кирәкмәс, язмассың. Кемгә кирәк кеше кайгысы?! – дип тә өстәде.

Минемчә, бу зур батырлык. Мин мескен дип утырмый ул, җәлләүләрен теләми. Чын спортчы үзе. Кечкенәдән спорт белән шөгыльләнгән, көчле рухлы. Әле дә чаңгыда йөрү, йөгерү, йөзүне – берсен дә калдырмый Саимә ханым. Без килүгә әзерләп куйган 35 медале – 2011 елдан бүгенге көнгә кадәр яулаган трофейлары. Күбесе – алтын.

– Берара дингә дә күчкән идем. Биш вакыт намазларымны укыдым. Тик намаз укып, купальник киеп ярышларда йөреп булмый бит. Мин сайлау алдында калдым. Аллаһка ышанам, тик спорт белән шөгыльләнмәсәм, теккән күлмәкләремне киеп кеше арасына чыкмасам, мин яши алмам, – ди Саимә ханым. 

Бердәнбер якын кешесе – кызы бар-барын. Тик ул башка шәһәрдә яши. Бер оныгы бар. Санкт-Петербургта хәрби икән. Картлык көнен үзенә генә күрергә туры килә Саимә ханымга. Психология, эзотерика белән кызыксына. Шкафында күпчелек китаплар шул турыда. Тормышында булган кайбер хәлләргә җавап эзли булса кирәк. 

Тормыш иптәше дә эзләп караган. Тик, үзе әйткәнчә, җүнсез кешеләр генә очраган аңа. 

Бернигә карамастан, Саимә ханым без килгәндә дә кич бер танышының юбилеена барырга образ барлап йөри иде. Үз кулының җылысы салынган күлмәкләр аңа алга таба яшәргә көч бирә төсле. Амин, шулай булсын! Быел 1 январьда Саимә ханым үзенең 75 яшен дә билгеләп үтте. Чын күңелдән котлыйбыз аны!

Сәрия Гарипова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар