Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Язмаларда - язмыш

Энә очы кадәр дә

Энә очы кадәр дә

Минем әни әтинең туганнары белән тату яшәмәде. Әти - гаиләдә бердәнбер ир бала булган. Дүрт апасы төпчек энеләрен бик яратканнар, бәлки аны кем беләндер бүлешәселәре дә килмәгәндер, әнине кабул итмәгәннәр. Кайнанасы да кызлары сүзеннән чыга алмаган күрәсең, килененә “сикереп төшмәгән”.

Бергә озак тора алмагач, әти яшь хатынын алып чыгып киткән дә бер әбидә фатирда торган. Аның төп йортны ташлап чыгып китүе дә ошамаган туганнарына. Әтинең әнисе – улы белән килененең яңа өйләрен дә килеп күрмәгән, оныгы тугач - аны да. Әни моны гафу итмәгән, шулай итеп, ике арада боз стена хасил булган.  Әби оныгын да күрмичә үлеп киткән. Әле ул чагында без тумаган да булганбыз.
Әтинең бер апасы белән бер авылда яшәсәк тә безнен гаиләләрнең арасы җылы түгел иде. Дөрес, аралаша идек.  Аның кызы белән мин бер сыйныфта укыдык, тик алай бер-беребезгә артык тартылу булмады. Без күбрәк әнинең туганнары белән аралаштык. Алар Чаллыда яшиләр иде. Ә әтинең апалары Башкортстан якларында гомер кичерде. Анда безнең барган булмады. Үзләре  кайтканда бик сирәк кенә кунакка килгәлиләр иде. Әти чакыра иде.
Без мул яшәдек, әти мал таба иде, әни бик эшчән булды. Авылга кемгә дә булса кунаклар килгәндә бөтен кеше белә бит ул. Әтинең апаларына Уфадан кайтсалар мин дә белми калмый идем. Мин – сабыйның күзләре  гел алар ягында  була торган иде. Хәтеремдә әле, алар кайткан йортның урам якка караган тәрәзә каршыларына киләм дә урамда  әрле-бирле йөрим, имеш өй ачкычын төшереп калдырганмын. Апалар эшнең нидә икәнен аңлап көлә- көлә чыгалар да итәгемә кәнфит салалар.
Әти дә апаларына кунакка сирәк йөрде. Ул күбрәк әнинең энеләре белән аралашып, ярдәмләшеп яшәде. Өлкәнәя төшкәч кенә апаларына тартылды.
Аннары бер-бер артлы 3 апасы да дөнья куйды. Әти үзе дә 7 ел бик каты авырды. Шул чакларда исән калган олы апасы янына еш барып йөри иде ул. Без алып  бара идек. Нәрсәнедер төзәтергә ашыккандай гаилә ядкарьләрен дә сөйләп калдырды. Әнисенең туган һәм үлгән көннәрен дә әйтеп калдырды, мин аларны истә тотарга тырышам. Каберләрен дә барлап-карап торабыз.
Әти безнең гаиләдә бик кадерле кеше иде. Аны югалту белән озак килешә алмадык. Олы апасы янына хәзер дә эзне суытмыйбыз. Әни дә каршы килми. Шулай да без җыена  башласак бераз киеренкелектә кала. Сизеп торабыз – каршы да килә алмый, жибәрәсе дә килми. Ә әтинең апасы ел саен безне балалары кебек көтеп, сагынып каршы ала. Безнең уңышларыбызга сөенә, әтигә күрсәткән кадер-хөрмәтләребез өчен рәхмәтләрен укый. Әни белән бәйле элеккеге вакыйгаларны да күптән оныткан инде, аңа да сәламнәрен әйтеп, күчтәнәчләрен биреп жибәрә. Соңгы баруыбызда хәтта: «Дөнья хәлен белеп булмый, күрешә алмасак бәхил булыгыз. Мин сездән канәгать, балалар!» - дип, елап озатып калды. Олы туганыбыз яныннан без, инде үзебез дә  бик үк яшь түгел кешеләр, күңелебез чистарынып, зур бурыч үтәгәндәй кайтабыз. Күпме йөреп кайтсак та, әнигә: «Без анда озак тормадык, кереп кенә чыктык», - дибез, артык сүз дә сөйләмибез. Аның да йөрәген яралыйсы килми. Дөресен генә әйткәндә, үзе дә артык кызыксынмый. Чөнки әтинең туганнарына аның күңелендә энә очы кадәр дә урын юк.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: язмышлар