Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

«Ярый әле син очрадың, шунда үлеп кала идем бит»

Бу вакыйгалар мин күргән сәер хәлләрнең бер өлеше генә. Сезгә язуым бераз гына булса да күңелемне бушатасы килүдән иде.

Мин медпунктта санитар булып эшлим. Язгы пычрак вакытлар, беркөнне медпункттан шактый еракта яшәгән әбигә даруларын илтеп бирергә дип киттем. Боларның капка төбенә җиткәндәрәк никтер борчыла, тынычсызлана башладым. Бернинди тавыш та ишетелми, әмма кемдер ярдәмгә чакыра сыман. Як-ягыма күз салдым, бар да яхшы кебек. Карасам, әбинең коймасы янында таяк ята. Шул таякны күрүгә: «Бетте, әби чокырга егылып төшкән!» – дип уйладым. Бата-чума чокырга якынлашсам, әби, чыннан да, чокыр төбендә ята, тавыш-тыны ишетелми, хәрәкәтләнми дә. Кайдан көч килгәндер, аны өстерәп чыгарып, күршеләренә кертеп салдым. Аяк-кулларын уып, аңына китердем. Аннары тиз генә медпунктка йөгереп, табибны алып төштем. Хәзер теге әби мине күргән саен рәхмәтләр укый, ярый әле син очрадың, шунда үлеп кала идем бит ди. Ә мине иң гаҗәпләндергәне шул: әбине күтәрерлек көч миңа кайдан килде икән?!

Икенче очрак  үсмер вакытта булды. Кичтән китабымны укып бетердем дә, йокларга яттым. Берзаман кемдер көйләп шигырь укыган кебек булып китте. (Шунысын да әйтергә кирәк – бу вакытта өйдәгеләр инде йоклый иде). Күземне ачып карасам, беркем дә юк. Яңадан йомам, тагын шул тавыш ишетелә башлый. Әле шигырь уку гына түгел, «боларны язып ал» дип тә әйтә кебек. Бәрелә-сугыла торып, блокнот белән ручка алдым да, колагыма ишетелгән шигырьләрне яздым. Иртән торгач, боларны мин яздым микән дип, шаккатып утырганым да истә әле.

Балачагымнан тагын бер очрак. Математика дәресендә биремнәрне чишә алмый азапланып утыра идем. (Дөресен әйткәндә, математика белән дуслык элек тә юк иде, хәзер дә юк минем). Берзаман колагыма ниндидер хатын-кыз тавышы ишетелеп киткән сыман булды. Аптырап як-ягыма карандым, әмма янымда беркем дә юк иде. Шуннан бу тавыш биремнәрнең чишелешен әйтә башлады. Үзем дә сизмәстән, тавышка ияреп, ул әйткәннәрне язып бара башладым. Нәтиҗәдә шул биремнәр өчен «4»ле алдым бит. Минем өчен шаккатмалы хәл булды бу.

Исемемне күрсәтмәвегезне сорыйм.

фото: ru.freepik.com

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: серле дөнья