Шəhри Чаллы

Икенче ир — ямаулык

Бер тапкыр – үзебезнең авылдан, бер тапкыр – күрше авылдан килеп караганнар иде, бармадым. Икесен дә борып чыгарып җибәрдем.

Үзебезнең авылныкы булгач, бөтен тормышын беләм. Күз алдында бит инде. Начар кеше дип тә әйтә алмыйм. Әмма хатын-кызга карата ихтирамы юк аның. Хатыны да гомер буе шушы иренә бил бөгеп, үлеп китте. Тормышлары начар булмады. Ул ир урындырак җирдә эшләде. Шуның аркасында хатынын да хатын итеп түгел, колы сыман итеп кенә күрде.
Абзарга аяк та атлаганы булмады, берәр кайчан көрәк тотканын да белмим мин аның. Бер авылда яшәгәч, кайчак кергәләргә дә туры килә бит. Без алар белән икебез ике очта яшәдек, алай бер-беребезгә эшебез төшкәне булмады. Шулай да, берзаман нишләптер керергә туры килгән иде. Шактый еллар элек инде, хатыны авырмый иде әле ул чагында. Күп булса, биш минут торганмындыр, нәрсәдер алырга кердемме, сорыйсы бар идеме – хәзер хәтерләмим инде. Кеше кергән шул кыска гына арада да ире, үзенең кемлеген күрсәтеп: “Идән салкын, җылы носки кигерт әле миңа”, – дип, хатынына дәште.
Хатыны, йөгереп барып, батарейда торган носкины иренә кигертте. Урын өстендә яткан авыру ир түгел бит ул, сузылып носки гына кимәслекме? Күз каршымда булган шушы хәлдән соң бик озак аптырап йөрдем. Кеше булганда алай кыйланмыйсың бит инде ул. Нык кызганып чыгып киткән идем ул хатынны. Орчык кебек йөгереп кенә торды ул. Гомер буе шулай яшәделәр. Өйдә ул хатынның сүзе сүз булгандыр дип уйламыйм. Урыны җәннәттәдер инде аның.
Менә шушы ир берзаман миңа шалтыратты. “Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Әллә кайларга күченәсе юк. Киемнәреңне ал да, миңа мен”, – ди. Мине дә үзенең хатынын биеткән сыман биетерегә иде бугай исәбе. “Төшеп алам” дип әйтми бит ул. Күңел булыр иде, ичмасам.

Күрше авылдан килгән ирне дә яратмадым. Ул вакытта кияүгә чыгу уемда да юк иде. Катлы-катлы иргә бармыйм, үзем генә яшәргә язгандыр инде дип чыгарып җибәрдем анысын.
Техникумнан соң кыз да, малай да үзебезгә кайттылар. Кыз шушында кияүгә чыкты, алар аерым яшиләр. Улым да өйләнде, бергә яшибез. Ике баламда икешәр онык үсеп килә. Өйдә һәрвакыт кеше безнең. Кызның балалары да көн саен диярлек безгә киләләр. Барысының да яшьләре бер чама булгач, рәхәтләнеп уйныйлар. Өйдә кеше күплеккә мин дә ияләштем. Күп итеп ашарга пешерәм, камыр куеп, пәрәмәчләр дә пешерәм. Яшерен-батырын түгел, кайчак тынычлап кына ял да итәсе килгән чаклар булды инде.
Икенче ирем Казанда яши дигән идем бит. Хәзер Казанда яшәсә дә, үзебезнең авыл кешесе ул. Алар белән дә гомер буе исәнләшеп яшәдек. Хатыны белән гел кайткалап тордылар. Хатынының елы узгач, шушы ир миңа килеп сөйләште. Сабан туенда күрешеп сөйләшеп киткән идек. Шуннан берничә тапкыр шалтыратты, бер тапкыр өйгә килде дә, мин ризалыгымны бирдем. Дөресен генә әйткәндә, тынычлык эзләп бардым инде мин аңа. Өйдәге бала-чага тавышы башка каба бит. Малайның хатыны да яңгыравык тавышлы безнең. Юк әйберне дә кычкырып сөйләшүчән холыклы.
Икенче иремә никахлар укытып кияүгә чыктым. Ике ел инде, шәһәр хатыны сыман яшәп ятам менә. Колакка тыныч инде, әмма күңелдә тынычлык юк. Сыерны да сагынып куям, үземнең ишегалларын да сагынам. Көн саен киленем белән сөйләшеп торабыз, мин сораштырам, базга су төшмәдеме, бик пычракмы, дим. Ул көлә инде, тынычлап кына яшә, бар да тәртип ди. Мин гомер буе кеше белән яшәгәч, күп итеп пешереп тә ияләшкән бит.
Монда икебез генә. Камыр куйсам да, бишәр таба чыга, шулпа да ике–өч көнгә җитәрлек була. Мулдан ияләшкән кеше мин. Ә ирем шуны яратмый, әз генә пешер, бер утыруда бетәрлек булсын, ди. Бер утыруда бетәрлек булгач, миңа гел плитә каршында торырга кирәк бит ул. Бер пешкән шулпаны ике–өч мәртәбә җылытып ашасаң да, ни булган, берни булмаган бит инде. Менә шул якларына һич ияләшә алмыйм тормышның. Ир дә шуңа гел төрттереп кенә тора.

Чыганак: "Язмыш кочагы" газетасы 

Фото: pixabay.com

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: