Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Язмаларда - язмыш

Кайда син, бәхет?

Тагын шул ук төш керде. Елга уртасында басып тора ул. Аяк тирәсендә шундый күп балыклар йөзеп йөри. Тота да, кире җибәрә. Берсе дә күңеленә ятмый...

Зөлфия күзләрен ачты да елмаеп куйды. Бәхетле булырга  сәбәпләр дә юк кебек югыйсә. Ноябрьнең салкын, караңгы, карлы-яңгырлы бер көне. Җылы урыннан торасы да килми. Ә ул елмая... бәлки, бүген атнаның соңгы эш көне булуы шулай куандырадыр. Алда  – яллар. Ә алар аның, гадәттә, егетләр янында уза.  Өч матур егете бар бит Зөлфиянең... апасының уллары. Алар белән күрешү шатлыгы да шулай бәхетле итәдер... Ләкин бу башкача  бәхет чаткылары. Мәхәббәтең белән очрашыр алдыннан була торганы. Зөлфия белә ул хисне. Институтның беренче курсында укыганда беренче мәхәббәте белән очрашыр алдыннан шулай канатланып йөргән иде. Тик уйлаганча матур мәхәббәт булмады ул. Берничә ел  очрашып йөргәннән соң, егет аны ташлады. Ташлады... Бөркөнне килде дә әйтте: «Мин башкага гашыйк булдым, сине алдап йөрисем килми...»  Ул көнне әле дә хәтерли Зөлфия.  Ул ярага кагылган саен әле дә  саркып кан чыгарга тора.  Шуннан соң ир-атларга бик сак кына күз сала. Алардан качарга, яшеренергә тырыша кебек. Тагын яра салсалар нишләрсең? Әмма күңел төпкелендә саф мәхәббәт турында хыялланып яшәде  Зәлфия. Очрамый калмас! Аллаһы Тәгалә һәр кешене парлап  яраткан, ди бит. Әллә кая адашып кына йөридер.   

Институтны тәмамлаганчы ук  кияүгә чыга башлаган  иптәш кызларына кызыкты. Диплом язасы бар әле,  егетләр соңыннан,  дип, үз-үзен юатырга тырышты. Инде диплом да язылып бетте, тик офыкта кияү күренмәде.  

 Ул инде  көзгедәге  чагылышыннан  да, әнисеннән дә сорый: «Кайчан кияүгә чыгам инде?»  

– Җир асты белән ир астына бервакытта да соң түгел, чыгарсың әле, – ди әнисе гадәттәгечә. 

Әнисенең болай дип әйтүе Зөлфиянең ачуын китерә башлаган иде инде.  

– Син һаман шулай дигәнгә дә чыга алмыймдыр кияүгә. Өстәге  илаһи зат: «Әнисе әйткәч, моңа көтсә дә була икән әле», –  дип, миңа таба атлаган кешене башка якка борып җибәрәдер. 

,

– Кызым, чыгарсың, әле син бит яшь, – дип, тизрәк тынычландырырга керешә әнисе. Күрәсең, үзе дә аптырыйдыр: 

– Әллә соң мин синең өчен дә кияүгә чыктым микән?– дип әйтеп куя, ике тапкыр кияүгә чыгып та, гаилә бәхете таба алмаган әнисе. Ләкин ул кызының бик тә бәхетле булуын тели. Үзенең дә оныклар сөясе килә инде... 

 Эштән чыкты да Зөлфия якындагы тукталышка йөгерде. Уе –  апасына бару. Сагынды ул аның наяннарын. Шул өчәү янында гына  ул бөтен маскаларын салып, үзе булып кала икән бит. Кайгы-борчулар да онытыла, кияү мәсьәләсе дә... Малайлар аның үзен дә зарыгып көтеп алалар.  Килеп керүгә муенына асылыналар. «Ничек шулай  җайлап кына уртак тел табасыңдыр?» – ди өч төрле яшьтәге улларын тәрбияләп, алҗу чигенә җиткән апасы.  

Бүген дә ишектән керүгә үк кочаклап алдылар аны. Чишенеп бетәргә дә ирек бирмичә, бүлмәләренә чакырдылар. Малайлар компаниясе арткан иде. Компьютер артында апасының олы малае белән бер үсмер утыра. Кара чәчле, янып торган коңгырт күзле бала башын күтәреп исәнләште. Зөлфия  аның күзләренең бик тә моңсу булуын  күрде. Коңгырт күзләр хуҗасының исеме Айдар булып чыкты.  Алар гаиләсе чит шәһәрдән күченеп килгән икән. Апасының олы малае Данис белән дуслашып киткәннәр. 16 яшьлек үсмерләрнең кызыксынулары да туры килгән – кич буе компьютерда утыралар.  Апасы әйтүенчә, Айдарның әнисе бик эшлекле ханым икән. Улы белән утырып сөйләшергә дә вакыты юк, ди. Көне-төне эштә. Малай шуңа күршеләрендә җылылык тапкан. Апасына ни өч малай, ни дүрт малай, артык аерма юк.  

Балачак кына бәхетле  була алмый икән дигән нәтиҗәгә килде Зөлфия, әлеге үсмернең күзләрен искә төшереп. Кемнәрнекедер ул бер кайгысыз, ата-ана мәхәббәтенә төрелсә, кемнекенәдер наз юк. Килгән саен,  нигәдер, Айдарның күзләренә карарга тырышты ул. Алар һәрвакыттагыча моңсу иде. Үз яшенә караганда күпкә өлкәнрәк һәм аз сүзле булып чыкты үсмер егет. Зөлфия кунакка килгәч, Айдар аның белән  очрашудан кача сыман. Ләкин шул ук вакытта малайның кызыксынучан карашын  үзендә тоя. Зөлфия аны жәлли иде. Шул вакытларда үсендереп җибәрәсе килә. Ул аның укуы, кызыксынулары хакында сорашты. Айдар гитарада уйный, хәтта җырлар да чыгара  икән.  

Айдар  Зөлфиянең апаларында үз өенә кайткан  кебек йөри. Зөлфия дә еш кунак  бу йортта. Апасына рәхәтләнеп ярдәм итте. Үзенә тиң кешене һаман  очратмады. Үзенең ялгыз җанына җылылыкны әнә шул бала тавышлары тулы, тәмле камыр ашлары исе килгән якты өйдә тапты. Малайлар Зөлфиядән шаяртып та алалар иде: «Күрәсең, синең киявең тумаган әле, бәлки мәктәптә генә укыйдыр...» Ә бит шаяртып сөйләшүләр чынга аша язды.  

 Бер ел узганы сизелмәде дә. Данис инде Зөлфияне куып тотып узып китте.  Тиздән соңгы кыңгырау бәйрәме. Айдар да үсте, ләкин һаман да шундый ук аз сүзле, ләкин бик тәкәллефле егеткә әверелде.  Малайларның гел бергә булуларына Зөлфия шулхәтле күнекте ки, аларны аерып та карый алмады. Айдарны энекәше итеп кабул итте.  Айдар гына башкача уйлаган икән. Ул аңа башкача караган,  башка мөнәсәбәттә булган. Зөлфия дә аны сизде, тик гадәти бала-чага гашыйк булуы итеп кабул итте. Малайлар аны ярата, ул да аларга ярату белән  җавап бирде. Бу ярату, билгеле, Айдар өлешенә дә тия иде.  Соңгы вакытларда егет бик үзгәрде. Зөлфияне күрү белән кызарып чыга, күзләрен яшерә һәм өйдә эшлисе эшләре барлыгына  сылтау белән тизрәк чыгып китәргә  ашыга. Зөлфия аптырады,  күңелсез хәлгә тарыды  микән әллә дип борчылды,  тик сораштырырга кыенсынды. Көннәрдән бер көнне сабырлыгы бетте. Бүлмәдә ялгыз чагын туры китерде дә күзенә туры карап:  «Айдар, синең белән нәрсә булды? Нинди күңелсез хәлгә тарыдың? Бәлки, мин ярдәм итә алырмын?» – дип сорады. Егет бик озак вакыт битараф кыяфәт чыгарып, берни булмады, дип әйтергә тырышты, тик  биреште... Күкрәк тутырып  сулыш алды да: «Син! Син моңа сәбәпче! Көт син мине, Зөлфия. Мин тиздән, бик тиздән үсеп җитәрмен», – диде дә, йөгереп чыгып китте. «И җүләр бала», – дип уйлады ул. 

 Шулай да өенә кайтканда әллә нинди бер рәхәтлек сизде. Елмаюдан туктамады, күңелендә кошлар сайрады.   Эзләгән бәхете янында гына булып чыга түгелме соң? Тик ул әле үсмәгән... Аның үскәнен көтәргәме инде?! Болар барысы да җүләрлек, татлы җүләрлек... 

Икенче көнне почта тартмасыннан аңа адресланган хат алды. Күптән хат килгәне юк иде. Тиз генә ачып укыды. Аптыраудан кашларын сикертте. Анда бары тик өч сүз язылган: «Мин сине яратам...»  Зөлфия хатка карап бик озак елмаеп  басып торды.  Ул бит аңа гына аталган. Дөньяның пычрагы тияргә өлгермәгән самими хисләр белән сугарылган... Үзе кебек үк самими... 

 

 

 

 

 

http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/kayda-sin-bkhet

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X